Плавт, Тит Ма́кций Плавт (лат. Titus Maccius Plautus, 254 ел (б.
э. к.), Сарсина, Умбрия — 184 ел (б. э. к.), Рим) — күренекле Рим комедиографы, паллиата остасы. 130 комедия язуы мәгълүм, шулардан 20 әсәре безнең көннәргә килеп җиткән.
Плавт | |
---|---|
уйлап чыгарылган сурәте | |
Тугач бирелгән исеме: | Тит Ма́кций Плавт |
Туу датасы: | 254 ел (б. э. к.) |
Туу урыны: | Умбрия, Сарсина |
Үлем датасы: | 184 ел (б. э. к.) |
Үлем урыны: | Рим Республикасы, Рим |
Эшчәнлек төре: | комедиограф |
Жанр: | комедия, трагикомедия |
Иҗат итү теле: | латин |
Безнең эрага кадәр 254 елда Борынгы Римның Умбрия өлкәсе Сарсина шәһәрендә туган. Яшь вакытыннан Римга күчеп килә, шунда комедия жанрында язу оcтасы булып таныла. 130 лап комедия язуы мәгълүм, кайберләрен грек теленнән тәрҗемә иткән. Грек драматургларыннан Менандрны якын итә. Бер пьесада драматургиянең төрле алымнарын куллана. «Мактанчык гаскәри» комедиясе шундыйлардан. Плавт үзенең комедияләренә халык (урам) театрынннан клоунада, буффонада кебек элементларны кертә. Шулай ук спектакльләргә пантомиманы беренче кертүче булып исәпләнә. Шәһәр сленгы белән язылган тере сөйләмне, диалог, арияләрне дә иркен куллана. Аның әсәрләрендә төп каһарманнар булып интриган—коллар тора («Вакхидлар», «Псевдол», «Өрәк»).
Плавт әсәрләре латин сөйләм телен безнең көннәргә китереп җиткергән.
19 комедиясе һәм 1 трагикомедиясе (21 225 юллык).
- Шәрәне чишендереп булмый.
- Таныш яманлык — кечкенә яманлык.
- Аллаһларның сөеклеләре яшьли үлә.
- Кулсыз каласың килмәсә, ташны төймә.
- Үзеңне беркайчан да көттермә.
- Кеше кешегә — бүре.
- Телегездә — бал, йөрәктә — үт.
- Киңәш алтыннан кыйммәтрәк.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тит Макций Плавт, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.