Соя (лат. Glycine max) — кузаклылар гаиләлегеннән булган берьеллы үләнсыман үсемлек.
Азия, Көньяк Аурупада, Америкаларда, Үзәк һәм Көньяк Африкада, Австралиядә таралган. Ватаны — Кытай.
Соя | |
Кыскача исем | G. max |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Glycine max Merr., 1917 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | соя[d] |
Таксонның халык атамасы | ffeuen soia, soybean, Sojaboon, Соя, sója, Sojabønne, Sojabohne, Sojfabo, Soja, Soijapapu, Soja, Soojabuan, Soia, ダイズ, Soja, Kacang soya hijau, Sojaboon, Soyabønne, Soyabønne, Soja, feijão-chinês, feijão-soja, Soja, Соевые бобы, Sojaböna, Soya Fasülyesi, 枝豆, 毛豆, 菜用大豆, 大豆[…], 野大豆, peltosoijapapu, 大豆, 菽, 黄豆, 大豆黄卷, 大豆黄卷, 淡豆豉, 黑豆衣, 穞豆, 豆腐, 豆腐浆, 豆油, 黑大豆花, 黑大豆皮, 黑大豆叶, 豆黄, 黑大豆, 黄大豆, 黄豆, 黄豆芽, 豆腐皮, 大豆根 һәм soja |
Базионим | P. max[d] |
Эндемик булган төбәкләр | Замбия |
Нәрсәнең чыганагы | соевые бобы[d], soy extract[d], soya lecithin[d], Соевое масло[d] һәм soy isoflavones[d] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Зоны морозостойкости растений | 2[d] |
Ареал таксона | Пекин, Кытай, Фуҗиян[d], Тибетский автономный район[d] һәм Гуандун[d] |
Ссылка на авторов таксона | L. Merr. һәм (L.) Merr. |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=17711 |
Геном төзелеше URL-ы | plants.ensembl.org/Glycine_max |
Соя Викиҗыентыкта |
Соя – дөнья игенчелегендә иң борынгы культураларның берсе. Кытайда аның хакында безнең эрага кадәр V гасырда ук искә алына. Культуралы соя кузаклылар семьялыгындагы кыргый төрләрдән барлыкка килгән берьеллык үлән. Ул 50-120 сантиметр биеклектә, яхшы тармакланып туп-туры үсә. Кузаклары җирдән диярлек үк башлана. Бер сабакта 30-35 кузак, һәр кузакта 3-4 борчак була. 1000 бөртекнең авырлыгы 100-200 грамм тәшкил итә.
Соя башка үсемлекләр сыман клетчаткага гына түгел, аксымга да бай. Соя аксымы үзенең аминокислоталар составы буенча терлек аксымына охшаш дип санала. Теоретик яктан 1 кг соя аксым күләме буенча 3 кг бозау итенә, 5 кг ипигә, 2 кг эремчеккә, 1,3 л сөткә яки 80 тавык йомыркасына бәрабәр. Кайбер эшкәртелүче төрләрнең орлыкларында күп микъдарда (орлык массасыннан 15—26%) май туплана.
Соядан соя сөте, соя эремчеге (тофу), соя пастасы (мисс), сыр (суфу), соя соусы, кефир, йогырт, туңдырма, каймак, эретелгән сыр һәм башка ризыклар әзерләргә мөмкин. Шуңа күрә дә организмнары лактоза кабул итә алмый торган кешеләр өчен соя өстенлеккә ия.
Соя мае кәнфит, соус, шулай ук маргарин, сабын, гөлсирин, лак һәм буяу җитештерүдә кулланыла.
Соя продуктлары тышына "генетик үзгәртелгән" дигән язу куела. Галимнәр әлегә генетик үзгәртелгән ризыкларның организмга ни дәрәҗәдә йогынты ясавын яки ясамавын әйтә алмыйлар әле.
Җитештерү лидерлары - АКШ, Бразилия, Аргентина, Кытай, Һиндстан, Парагвай, Канада, Боливия, Индонезия һәм Россия.
Бу — авыл хуҗалыгы турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Соя, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.