Салават Юлаев, Салават Юлай улы (баш. Салауат Юлаев, 1754 – 1800) – башкорт халкының милли батыры, шагыйрь, Емельян Пугачёвның көрәштәше, 1773 – 1775 еллардагы Крестьян сугышы җитәкчеләренең берсе.
Салават Юлаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Салават Юлай улы |
Туган | 1754 Ырынбур губернасы, Уфа провинциясе, Шайтан-Кудәй вулысы, Тәкәй авылы |
Үлгән | 1800 Рогервик ныгытмасы, Палдиски, Эстония |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | шагыйрь |
Ата-ана |
|
Катнашкан сугышлар/алышлар | Пугачёв күтәрелеше[d] |
Хәрби дәрәҗә | беригадир[d] |
Салават Юлаев 1754 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы, Уфа провинциясе, Шайтан-Кудәй вулысы, Тәкәй авылында туган. Тәкәй авылы 1775 елда яубасарлар тарафыннан яндырылган, хәзерге выкытта урыны Башкортстанның Салават районына туры килә. Атасы Юлай Азналин Шайтан-Кудәй вулысы старшинасы, халык арасында ихтирам яулаган, вакытына күрә алдынгы карашлы кеше була. Салават бала чагында ук туган телендә укырга һәм язарга өйрәнгән. Яшьтәшләре арасында әйдәүче буларак билгеле. Мәсәлән, Сим заводын беренче тапкыр, яшьтәшләре белән үсмер чагында үк туздыра һәм яндыра.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Салават Юлаев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.