Садри Җәлал

Садриислам Хәйретдин улы Вәлидов — татар язучысы, тәнкыйтьче.

Садриислам Хәйретдин улы Вәлидов
Псевдонимнар: Садри Җәлал
Туу датасы: 1891(1891)
Туу урыны: Казан губернасы Тәтеш өязе Апас авылы
Үлем датасы: 1943(1943)
Эшчәнлек төре: укытучы, хикәяче, журналист
Иҗат итү теле: татар

Тормыш юлы

1891 елда Казан губернасы Тәтеш өязе Ильин-Шонгут волостенә керүче Апас авылында (хәзерге Апас районы) мулла гаиләсендә туа. 1910 елда атаклы Иж-Бубый мәдрәсәсен, 1915 елда Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый.

8 бала атасы.

1931 елның 8 май көнне «милләтчелек эшчәнлегендә» гаепләнеп кулга алына, 1932 елның 11 май көнендә ССРБ Халык Комиссарлары Шурасы Дәүләт Сәясәте буенча берләштерелгән идарәсенең (рус. ОГПУ) ТАССР буенча бүлеге коллегиясе тарафыннан 58-11, 58-10 матдәләре буенча җәза карары чыгарыла — 5 елга концентрацион лагерьләренә җибәрелә.

1937 елның 27 июль көнне «Солтангалиевчыларның Мәскәү үзәге эше» (рус. Дело «Московского центра султан-галиевцев») буенча яңадан кулга алына, 1940 елның 27 февраль көнендә ТАССРның НКВД өчлеге тарафыннан 58-2, 58-4, 58-11 матдәләре буенча җәза карары чыгарыла.

1943 елда вафат, 1959 елның 29 сентябрь көнне аклана.

Иҗаты

Хезмәт юлы

С. Җәлалның хезмәт юлын өч өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе — укытучылык хезмәте. Ул 1927 елдан алып 1931 елның язына чаклы Казандагы Татар рабфагында, Сәнгать техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта.

Икенчесе — журналистлык эшчәнлеге. Ул бигрәк тә Совет хакимияте елларында күп санлы газета-журналларда («Кызыл шәрекъ яшьләре», «Безнең юл», «Яңалиф» журналларында, «Кызыл Армия», «Эш», «Эшче» һ.б. газеталарда) мәкаләләр, татар театрына рецензияләр бастыра. Тәнкыйть мәкаләләрен Тимер ага баласы, Әфләтун яшерен имзалары белән чыгара. Җәлал (олуглык) сүзен үзенә гомерлек имза итеп ала. Өченчесе — әдәби иҗаты. С. Җәлал — нигездә хикәяче. Бердәнбер күләмле әсәре — «Дим буенда» повесте. Башта «Гасыр», 1929 елда «Яңалиф» нәшриятында аерым китап булып басылып чыга. Бу әсәр әдипне киң җәмәгатьчелеккә таныта. Әле хәзер дә аның исеме күп очракта шушы повесте белән искә алына. Повесть XIX гасыр татар морзалары катлавының ни рәвешле таркала баруын күрсәткән бердәнбер әсәр булуы ягыннан татар әдәбиятында үзенә аерым урын тота.

Татар теленә Антон Чехов, Максим Горький, Дмитрий Фурманов әсәрләрен тәрҗемә иткән.

Балалар әдәбияты

С. Җәлалның балалар әдәбиятында да искә алып сөйләрлек өлеше бар. Әдәбият мәйданына ул беренче мәртәбә «Ак юл»да басылган «Биш тиен харап итте» (1913) хикәясе белән килеп керә. «Ак юл»ның 1913–1915 елгы саннарында «Иреккә», «Заһитның күңелсез бәйрәме», «Җамал әби», «Яз», «Гарәп белән җылан» (Шәрекъ әкияте) «Югары урманга җиләккә бару», «Аерылышу», «Минем сазым» хикәяләре дөнья күрә. Кайбер хикәяләрен ул рус язучыларына ияреп тә иҗат итә («Аучы карт» М. Сибирякның «Емеля охотник» әсәреннән). Аның тәрҗемәләре дә шактый. Иҗатының төп юнәлеше XX йөз татар балалар әдәбиятының үзәк фикерләреннән берсе булган яшь буында мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү. Бу хисне чагылдыру өчен үзенчәлекле алымнар эзли. Музыканың сүзгә караганда да кешегә тәэсире көчлерәк. Моң кешене сафландыра, күңелен нечкәртә. Шуны истә тотып, С. Җәлал игътибарын музыкага юнәлтә («Минем сазым», 1914). Әсәрне XX йөз башы татар балалар әдәбиятына беренче килеп кергән нәсер жанры итеп бәяләргә кирәк. Ул, нәсер жанры таләп иткәнчә, лирик тонда, күтәренке интонация белән язылган, шигъри сөйләмгә якын тора. С. Җәлалның сазы теләсә кемне түгел, кешеләрне хәвефтән коткаручы батыр йөрәкле, шәфкатьле егетне мактап җырлый. «Яз» әсәре дә нәсергә якын. Ул мәгълүм бер сюжетка корылмаган.

Үлеме

Иҗаты буенча шәфкатьлелек турында сөйләгән С. Җәлалның соңгы язмышы фаҗигалелек белән төгәлләнә. «Дим буенда» повесте белән татар морзаларын идеаллаштыруда гаепләнеп, шәхес культы чорында 1931, 1937 елларда ике мәртәбә кулга алына. Соңгысында сәламәтлеге тәмам какшап, күзләре сукыраеп, 1939 елда төрмәдән чыгарыла, 1943 елның июнендә вафат була.

Чыганаклар

Tags:

Садри Җәлал Тормыш юлыСадри Җәлал ИҗатыСадри Җәлал ҮлемеСадри Җәлал ЧыганакларСадри Җәлал

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Сынык сызыкТатар сәнгатеЮрий ГагаринВитиния (Рим)Илтөзәр МөхәммәтгалиевАлмашлык114-нче мәктәп (Казан)АсылтүшAuchanТатар шагыйрьләреЖабинка (Беларусия)БромISO 3166-1ГөбәдияSolaZolaМисырХәбир ИбраһимСанлы объект таныклыгыКазакъстанCOVID-19 коронавирус авыруыДамир ГарифуллинРезеда ӘхияроваГармунИлдар КыямовКиевИсем (сүз төркеме)Руслан ЧагаевВикипедияләр исемлегеАзәрбайҗан татарларыГостерадицеСөләймания (Гыйрак)Татар сынлы сәнгатеАйдар ФәйзрахмановРоссия«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблеКырымЮнан телеШамил ШәрифуллинВинарис ИльегетПарана (штат)ПеснәкләрАбдулла АлишМишель ОбамаПәрәмәчGoogleФатих ӘмирханВикиҗыентыкТатар милли киемнәреГабдулла Тукай биографиясеГыйрак26 майЧәйDimäşqЧерногория24 ноябрьEva ElfieМарсель ГалиевТөрек телеИлдар ЮзеевКлара ЗиннәтуллинаГази Кашшаф1777 елТроя атыRSS🡆 More