Ринат Әхмәтов

Ринат Леонид улы Әхмәтов (tat.

lat. Rinat Äxmätov(үле сылтама), укр. Рінат Леонідович Ахметов) (21 сентябрендә 1966, Донецк шәһәре, Украина) – Донецк эшкуары, сәнәгатьче, миллиардер, Украинаның иң бай кешесе, "Шахтар" Донецк футбол такымының президенты, «Систем Кэпитал Менеджмент» ширкәтенең оештыручысы, "Төбәкләр фиркасе"дән Украинаның Югары радасы депутаты (2006-2012), хәйрия фондының "Украина үсеше" нигезләүчесе, иң бай татар кешесе. Аның байлыгы 22,3 млрд. долларда (дөньяда 26-нче урын) бәяләнә.

Ринат Әхмәтов
Ринат Әхмәтов
Туган телдә исем Ринат Леонид улы Әхмәтов
Туган 21 сентябрь 1966(1966-09-21) (57 яшь)
Донецк, Украина ССР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Украина
Әлма-матер Донецк милли үнивирситите[d]
Һөнәре эшкуар, икътисадчы, сәясәтче
Сәяси фирка Төбәкләр фиркасе[d] һәм Оппозиционный блок[d]
Бүләк һәм премияләре "Хезмәт өчен" ордены кавалеры, "Шахтачы Шөһрәте" билгесе, "Зирәк Ярослав" ордены 5 дәрәҗәле

Ринат Әхмәтов Ринат Әхмәтов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл

Ринат Әхмәтов эшчеләр татар гаиләсендә Донецк шәһәрендә 1966 елда туган. Аның әтисе – Леонид Әхмәтов – шахтачы булып эшләгән, шахтада эшләгәндә үпкә авыруы йоктырган, 1991 бу авырудан үлгән. Әнисе – Нәкыя Нәсреддинова – сатучы булып эшләгән. Икесе дә Мордовиянең Сыркыды авылыннан. Ринат Әхмәтовның хатыны – Лилия Әхмәтова, уллары – Дамир һәм Әлмир.

1995 елда Ринат Әхмәтов "Шахтар" футбол клубын җитәкли.

2001 елда Донецк Милли университетының Икътисад факультетын тәмамлый.

2004 елда Украина президентына Виктор Януковичка сайлауларда бик булыша.

2000 елда Систем Кэпитал Менеджмент ширкәтен оештыра, 2009 елдан ширкәтенең бердәнбер акционеры була.

Ринат Әхмәтов 2005 елда хәйрия фондын "Украина үсеше" оештыра, шушы фонд авыру кешеләргә булыша, мәгърифат үсешенә, мәдәни һәйкәлләрне торгызырга булыша.

2009 елда заманлы "Донбасс-арена" стадионы Донецк шәһәрендә Әхмәтов ярдәмендә ачыла.

2006 елдан сәясәттә актив катнаша башлый, Украина парламентына ике тапкыр сайлана.

Ринат Әхмәтов Украинада татар милли бәйрәмен Сабан туе үткәрергә булыша .

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Вечерко В. Н., Федоренко А. С. Ринат Ахметов. Главные слова. – Донецк: издательство А. С. Федоренко, 2012. – 384 с. – ISBN 978-966-2485-02-8

Tags:

ДонецкУкраин телеУкраина

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Маршалл утрауларыРезидә ШәрәфиеваНорвегияАрча хәбәрләре (газета)Лев ТолстойТатнетКүвәйтСуарЗиндан-МуругФин телеДэвид КэмеронЭнциклопедияАлексей ЕфимовФәрит ЯхинИпекәй (китап)Резеда ВәлиеваҖәйге Олимпия уеннары 2004ДанияШвецияФилүс КаһировРусиянең алтын боҗрасыАрчин теле2022-2024 елларда Украинада сугышта һәлак булган татар һәм башкорт хәрбиләре исемлегеАзия-Тын океан икътисади хезмәттәшлегеБезнең гомер (китап)YouTubeНидерланд теле2015 елАлинә КәримоваМулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия (Яр Чаллы)СентябрьBaşqort teleҮсемлекләрМәгълүматИкенче бөтендөнья сугышыҺади ТакташҖир көнеСәгыйть РәмиевСалих СәйдәшевГаризаЧәчәкләрАйзирәк Гәрәева-АкчураКуниӘнвәр НургалиевРавил ФәйзуллинВикипедияТөньяк АурупаТелевидениеISO 3166-1Таһир ЯкуповГази Кашшаф1865 елПыяла (җыр)Яһүд дине1452 елBatu xanРизаэддин ФәхреддинЕвропа Берлеге Җитәкчеләре ШурасыГазинур ФарухшинXVII гасыр (б. э. к.)SigvaРазин Фатыйхов1925 елБеларусияИдел КыямовИке кабырчыклы моллюскларКлара Хәйретдинова🡆 More