Башкортстан Приют

Приют
баш. Приют
Илтамга
Башкортстан Приют
Рәсми исем Приют
Дәүләт Башкортстан Приют Россия
Нәрсәнең башкаласы Приютовский поссовет[d]
Административ-территориаль берәмлек Приютовский поссовет[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 19 132 (1 гыйнвар 2019)
Мәйдан 11,57 км²
Почта индексы 452017–452018
Беренче язма телгә алу 1830
Җирле телефон коды 34786

Приют (баш. Приют, рус. Прию́тово) ― Башкортстан Республикасы Бәләбәй районындагы эшчеләр бистәсе (1956 елдан). Шәһәр җирлеге статуслы Приют бистә советы муниципаль берәмлегенең административ үзәге һәм бердәнбер торак пункты. 1956-2004 елларда Бәләбәй шәһәре составына кергән. 2005 елдан шәһәр җирлеге хокукында Бәләбәй районы составына керә.

Халык саны ― 2 1150 (2002), 20 891 (2010), 19 595 (2021), 18 497 кеше (2022). Бистәдә яшәүчеләр саны Башкортстанның 3 шәһәрендә: Агыйдел (14 219), Баймак (17 833) һәм Межгорьеда (15 697) яшәүчеләр саныннан артыграк.

Почта индексы — 452017, 452018. Телефон коды: +7 34786. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80 209 565.

Урнашуы

Шәһәр җирлеге Башкортстанның көньяк-көнбатышында, өч административ һәм муниципаль район: Бәләбәй, Ярмәкәй һәм Бишбүләк районнары киселешендә, республика башкаласы Уфадан 210, Бәләбәй шәһәреннән 27, Туймазыдан 86 һәм Октябрьскидан 100 һәм Ырынбур өлкәсе чигеннән 30 километр ераклыкта урнашкан.

Транспорт

Куйбышев тимер юлының Мәскәү – Чиләбе линиясе (Абдулино ― Уфа дистанциясе) тимер юл станциясе.

Бистә Бәләбәй — Ярмәкәй — Приют автомобиль юлында урнашкан

Тарих

XIX гасыр башында Приютны Бәләбәй өязе рус крестьяннары кече авыл буларак нигезли. 1865 елда 14 хуҗалыкта 82 кеше яшәгән. Бистәнең тарихи исемнәре: Приютово, Приютовское, Приютина, Юртова. Октябрь революциясенә кадәр Приют Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Ильин волостена керә.

  • 1885 елда Самар-Златоуст тимер юлы төзелә.
  • 1923 елда Приют волосте башта Васильевка, аннары Бишбүләк волосте белән берләштерелгән.
  • 1930 елда җидееллык мәктәп ачыла. Приют, Кече Приют, Болан авылларын берләштереп, «Сознание» күмәк хуҗалыгы оештырыла. Приют машина-трактор станциясе төзелә. 1960-елларга кадәр Приют авыл хуҗалыгы юнәлешендә үсә.
  • 1930-1932 елларда Приют – Башкортстан АССРда Бәләбәй кантоны волостьлары территориясендә оешкан Приют районы үзәге.
  • 1932 елдан Бишбүләк , 1935 елның гыйнварыннан яңа оештырылган Ярмәкәй районнары составына кертелгән.
  • 1941 елда авылда 1082 кеше яшәгән.
  • Приют 1953 елда Шкапово нефть чыганагы(рус.) ачылып, эшкәртелгән вакытта үсеш ала.
  • 1955 елда Башнефть составында шәһәр барлыкка китерүче предприятие – «Аксаковнефть(рус.)» нефть-газ чыгару идарәсе оештырыла (2005 елдан Ишембайнефть составында).
  • РСФСР Югары Советы Президиумының 1956 елның 20 апрелендәге Указы белән Башкортстан АССР Ярмәкәй районы Приют торак пункты эшчеләр бистәсе категориясенә кертелә.
  • 1957 елдан бистә административ яктан Бәләбәй шәһәренә карый.
  • 1959 елда Болан авылы бистә белән берләштерелә.
  • 2004 елдан Приют эшчеләр бистәсе, Кече Приют, Плодопитомник торак пунктлары белән берләштерелеп, Бәләбәй районы составына кертелә.
  • 2018 ел ахырына, Ярмәкәй районы Бекетово (Бикәт) авыл советы җирләренең бер өлешен кушкач, Приют бистә советы җирләре 11,57 квадрат километр тәшкил итә (аңа кадәр 10,45 кв. км булган).

Халкы

Халык саны
195919701979198920022008200920122013
20 27821 05118 16419 34920 80720 90820 98920 54220 394
201420152016
20 23719 99819 768

Милли состав

2010 елгы җанисәп буенча, бистәдә руслар (45,1%), татарлар (25,5 %), башкортлар (12%), чуашлар (10%), мордва (4,1%), украиннар (1,6%), башка милләтләр (1,7%) яшәгән.

Дин

Башкортстан Приют  Тышкы рәсемнәр
Башкортстан Приют  Тихвин-Богородица чиркәве фотосурәте.
    Православие
  • Тихвин-Богородица чиркәве. 1993-2003 елларда төзелгән.
  • Богородица-Тихвин хатын-кызлар монастыре
    Ислам
  • Җәмигъ мәчете. 2013 елның 24 августында югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашында ачылган.

Икътисад, социаль өлкә

Нефть чыгару. Приютта элек шәһәр барлыкка китерүче предприятие – «Аксаковнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең бүлекчәләре булган предприятиеләр урнашкан. Хәзер әлеге предприятиенең цехлары һәм бүлекчәләре «Ишембайнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә керә. Газ эшкәртү заводы эшләгән. 2012 елда Башкортстан хөкүмәте, Башкортстан Президентының шәхси йөкләмәсе буенча, Приют поссоветы шәһәр җирлегенең социаль-икътисади үсеш программасын эшләгән. Анда килеп туган кризистан чыгуның төп юллары: бистәне төзекләндерү, эш урыннары булдыру (газ эшкәртү заводын реанимацияләү, яңа комбиазык заводы төзү, кече эшмәкәрлекне үстерү һ. б.), мәгариф һәм сәламәтлек саклауны үстерү (Приют медсанчасте базасында Бәләбәй, Ярмәкәй һәм Бишбүләк районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү буенча районара медицина үзәген төзү) каралган.

Приютта 4 урта мәктәп, 8 балалар бакчасы, музыка һәм сәнгать (1991 елда яңа бина бирелгән) мәктәпләре бар; 1992 елдан Балалар иҗаты үзәге эшли. 2010 елда «Приютовский» спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелеп, файдалануга тапшырылган.

Бәләбәй районының төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән:

  • Приют тимер юл станциясе бинасы (1888 елгы)
  • Приют Мәдәният йорты (1967 елгы)
  • Тимер юл станциясендәге су кудырту башнясы (1888 елгы) һ. б.

Шәхесләр

  • Камил Низамов (1936), техник фәндәр докторы (2001), профессор (2003).
  • Сергей Пашин (1946), икътисад фәндәре докторы (2001), профессор (2005).

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 ОКТМО
  • Закон Республики Башкортостан от 17.12.2004 № 126-з «О границах, статусе и административных центрах муниципальных образований в Республике Башкортостан».
  • ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  • Архивированная копия.
  • 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 История. Администрация городского поселения Приютовский поссовет
  • География. Администрация городского поселения Приютовский поссовет
  • Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  • Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  • Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  • Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
  • Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  • 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  • Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
  • Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  • Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  • Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
  • Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. әлеге чыганактан 2015-08-06 архивланды. 2015-08-06 тикшерелгән.
  • Калып:Население/2016AA
  • Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года по Республике Башкортостан. әлеге чыганактан 2013-03-09 архивланды.
  • Приютово, Церковь Тихвинской иконы Божией Матери
  • Приютово, Богородице-Тихвинский женский монастырь
  • В Приютове открылась новая мечеть
  • Достопримечательности. Официальный сайт муниципального района Белебеевский район Республики Башкортостан
  • Сылтамалар

    Tags:

    Башкортстан Приют УрнашуыБашкортстан Приют ТранспортБашкортстан Приют ТарихБашкортстан Приют ХалкыБашкортстан Приют ДинБашкортстан Приют Икътисад, социаль өлкәБашкортстан Приют ШәхесләрБашкортстан Приют ИскәрмәләрБашкортстан Приют СылтамаларБашкортстан Приют

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Илдус ГабдрахмановИбраһим АганинКантон телеТатар шагыйрьләреЯпон телеМетафораӘзербайҗаннарГалиәсгар КамалБеренче бөтендөнья сугышыЭлектроникаШәмгун СаттаровHawa transportıEva ElfieБушево (Шамотульский повяты)Сергей РахманиновРоссия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетыКастаик (Калифорния)Гариф АхуновЗарина ШәфигуллинаТатарстан тарихыНью-Оберн (Миннесота)ТуңдырмаӘлфинур ХисамиТатар милли орнаментларыЛена ШакирҗановаТатар әдәбиятыИделManuel Noyer24 ноябрьЯсалма сүзләрЧимбалMcDonald’sРавил ХаликовГөлдания ХәйруллинаБеренче театр (спектакль)Җенси теләкАлмашлыкTatar teleМәскәүСафа-ГәрәйТатар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләреКиров өлкәсеПатшаИсем кушу (йола)Татар әлифбасыРәсим БаксиковАлтынИнтернет ирегеЭлектр каршылыгыСовет Социалистик Республикалар БерлегеЭджворт (Пенсильвания)Гарәп телеИндонезияКара каргаФирдүс ГыймалтдиновАйдар ТимербаевSIX4Таһир ЯкуповҺади ТакташХаликовАлаеттин (Гөнен)КолшәрифМузыкаДанила КашинАвыруQimmätle käğäz2022-2024 елларда Украинада сугышта һәлак булган татар һәм башкорт хәрбиләре исемлеге🡆 More