Озад Хәбибуллин, Озад (Азат) Гариф улы Хәбибуллин (Озад Хәбиб, 1949 елның 26 июле, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Бохара өлкәсе, Гиждуван) — рәссам, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты доценты.
Үзбәкстанның халык рәссамы (2004). СССР рәссамнар берлеге әгъзасы (1975 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017).
Озад Хәбибуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Озад Гариф улы Хәбибуллин |
Туган | 26 июль 1949 (74 яшь) Үзбәкстан ССР, Бохара өлкәсе, Гиждуван |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Үзбәкстан→ Русия |
Әлма-матер | Үзбәкстан дәүләт сәнгать институты[d] |
Һөнәре | рәссам, укытучы |
Бүләк һәм премияләре | СССР Рәссамнар берлеге премиясе (1984) Үзбәкстан халык рәссамы (2004) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017) |
1949 елның 26 июлендә Үзбәкстан ССРның Бохара өлкәсе Гиждуван бистәсендә (1972 елдан шәһәр) туган. Дүшәнбе шәһәрендә сәнгать укуханәсен (1968), А. Островский исемендәге Ташкәнт театр-сәнгать институтын (Чыңгыз Әхмәров остаханәсе) (1973), ССРБ рәссамнар йорты (Сенеж иҗат йорты) каршында аспирантура тәмамлый.
Рәссам-монументалист буларак иҗат итә. Шулай ук майлы буяу белән ясаган хезмәтләре дә бар. Сәнгатьнең мозаика, шамот, нәфис металл, скульптура төрләрендә дә эшли.
Мәскәү рәссамнары ел ярымда эшләргә вәгъдә иткән Казан метросы тукталышларын бизәүне О. Хәбибуллин җитәкчелегендәге иҗат төркеме 3 ай эчендә эшләп чыга.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Озад Хәбибуллин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.