Нократ (чир.
Виче, удм. Ватка, рус. Вятка) — Рәсәйнең Европа өлешендәге елга, Каманың уң кушылдыкларыннан иң зурысы.
География | |
---|---|
АТБ | Удмуртия, Татарстан, Киров өлкәсе |
Ил | Россия |
ДДӨБ | 53,1 метр, 240 метр |
Координатлар | 58°27'7.6"тн, 52°10'3.0"кнч, 55°35'26.9"тн, 51°29'46.0"кнч |
РДСР | 10010300212111100029744 |
Tarddiad | Яр районы |
Нинди сулыкка коя | Чулман |
Бассейн мәйданы | 129 000 км² |
Озынлык | 1314 километр |
Су чыгымы | 890 м³/с |
Озынлыгы 1314 км, елга бассейны мәйданы 129 мең км².
Удмуртияның төньягында Югары Кама калкулыгында башлана, Мамадыш шәһәреннән 17 км түбәнрәк Кама елгасына коя. Нократка агу юнәлешен кискен үзгәртү хас (төньяктан көньяк-көнбатышка, аннары көньяк-көнчыгышка). Нократ — гадәти үзән елгасы, нигездә сөзәк янтыклы киң үзәнлек буенча ага.
Туенуы катнаш, күбесенчә кар суларыннан тора. Еллык уртача су чыгымы 890 м³/сек. Ноябрьның беренче яртысында туңа, боздан апрельның икенче яртысында ачыла.
Нократ сүзе татар теленә Новгород сүзен татарчалаштырудан кергән.
Елганың аталышы төрле, татар халкында аны "Нохрат" һәм "Нократ" исеме белән йөртәләр. "Нохрат" исеме елга һәм шәһәрчек исеме булып тора. "Нохрат" сүзе көмешне яки көмеш болгар акчасын аңлата дигән версияләр дә бар.
Нократ сулары күбесе кар суыннан. Уртача еллык су агымы 890 м³/сек. Ноябрьнең беренче яртысында боз белән ката. Апрельның икенче яртысында боз катламыннан ачыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Нократ елгасы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.