Монтсерратта ислам (ингл. Islam in Montserrat, гарәп.
Пью тикшеренү үзәгенең (ингл. Pew Research Center) 2009 ел өчен хисабы буенча, Ислам тарафдарлары Монтсеррат халкының (4 649 кеше, 2018 елга) 0,1 % ын тәшкил итә).
Монтсерратта ислам | |
Дәүләт | Бөекбритания |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Мансират |
2001 елда АКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматы буенча, Монтсерратта төп дин ― христианлык (протестантлар 67,1 %, шул исәптән англикан чиркәве тарафдарлары 21,8 %, методистллар 17 %, илленчеләр 14,1 %, җиденче көн адвентистлары 10,5 % һәм Илаһ чиркәвенә табынучылар 3,7 %), католиклар 11,6 %, растафарилар 1,4 %, башка диннәр 6,5 %, атеистлар 2,6 %, диннәрен күрсәтмәгәннәр 10,8 % .
1660-еллардан утрауда французлар булдырган плантацияләрдә шикәр камышы үстерелә, аларны үстерү һәм эшкәртү өчен Африкадан күпләп коллар китертелә. Шул чорда утрауга беренче мөселманнар аяк баса. 1678 елда колларның гомуми саны 1 мең кеше булса, 1800 елда 7 меңгә җитә, кара тәнлеләр сан буенча ак тәнлеләрне күпкә узып китә. 1783 елдан Монтсеррат тулысынча Бөекбритания кул астына күчә. 1834 елда Берләшкән корольлек колонияләрендә коллык бетерелгәч һәм XIX гасырда бөтен дөнья буенча шикәргә бәяләр төшү сәбәпле, утрауда сәнәгать масштабында лайм үстерелә һәм атаклы Монтсеррат лайм согы җитештерелә башлый. Җирләр яңа күчеп килүчеләргә сатып бирелә һәм лайм үстерү хуплана . 1995 елның 18 июлендә Суфриер-Хиллс янартавы уянып, ата башлагач, утрауның көньяк өлешенә, шул исәптән башкала Плимутка зур зыян килә, ил халкының 2/3 өлеше утрауны ташлап китә (күрше Антигуа, Кариб диңгезе бассейны илләренә, Бөекбританиягә) .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Монтсерратта ислам, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.