Күвәйт (гар.
|
كويت), рәсми исеме – Күвәйт дәүләте (гар. دولة الكويت; Дәүләт әл-Күвәйт) – Көньяк-көнбатыш Азиядагы дәүләт. Төньякта һәм көнбатышта Гыйрак белән һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән чиктәш. Көнчыгыштан Фарсы култыгы белән юыла. Башкаласы – Әл-Күвәйт шәһәре.
1962нче елда кабул ителгән Конституция буенча Күвәйт – конституцион монархия. Дәүләт башында әмир тора. Әмир премьер-министрны билгели, парламентны таркату хокукына ия һәм гаскәр башлыгы булып санала.
Закон чыгару хокукы әмирдә һәм бер палаталы парламентта (Милли Мәҗлес) бар.
Күвәйт районнардан торучы 6 провинцияга (мохафаза) бүленгән:
Күвәйт Гарәбстан ярымутравының төньяк-көнчыгышында һәм Фарсы култыгының Бубиян, Файлака, Варба, Куббар, Кару, Өмм-әл-Мәрадим һ.б. утрауларында урнашкан.
Территорияның зур өлеше чүлләр белән капланган. Иң югары ноктасы – диңгез өслегенә карата 290 м.
Илдә нефть һәм табигый газ табыла, сәүдә чәчәк ата, тотрыклы банк системасы бар. Тик нефтька бәйлелеге артык зур, шулай ук Күвәйт чит илләрдән керүче азык-төлеккә һәм чималга нык бәйле. Шәһәр халкы 98 % тәшкил итә.
2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре ил халкының 3,1 миллион кеше тәшкил итүен күрсәткән, шул исәптән 1,1 миллион ил гражданы һәм 2,0 миллион гражданлыгы булмаганнар.
Күвәйт халкының 75 % ы — мөселманнар, аларның 60—70 % ы — мәлики, хәнбәли мәзһәбе сөнниләре, 30—40 % ы шигыйлар, нигездә, 1979 елда Ираннан качкан фарсылар. Күвәйтнең рәсми дине — ислам. Якынча 450 000 экспатриант-христианнар, 600 000 һинд дине вәкиле һәм 100 000 буддачылык тарафдары бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Күвәйт, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.