Кот-д’Ивуар республикасы (фр.
République de Côte d'Ivoire [ʁepyˈblik də kot diˈvwaʀ] ; 1986 елга кадәр рәсми рәвештә Фил Сөяге Яры Республикасы дип тәрҗемә ителгән)- Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Либерия, Гвинея, Мали, Буркина-Фасо һәм Гана кебек илләр белән чиктәш. Көньяктан Атлантик океан сулары белән юыла. Франциянең элеккеге колониясе.
| |||||
Кот-д’Ивуар милли һимны | |||||
Бәйсезлек көне | 1960 елның 7 августы | ||||
Рәсми телләр | француз теле | ||||
Башкала | Ямусукро | ||||
Идарә итү формасы | президент җөмһүрияте | ||||
Президент Әлҗәзаир | Алассан Уаттара Жанно Ауссу-Куадио | ||||
Мәйдан • Барлыгы | 322 460 км² км² | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы | 24 294 750 (2017) | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына | 71 811 075 955 $ һәм 70 018 715 017 $ $ | ||||
КПҮИ | 0,55 | ||||
Акча берәмлеге | КФА франкы | ||||
Интернет-домен | .ci | ||||
ISO коды | CI | ||||
ХОК коды | CIV | ||||
Телефон коды | +225 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC±00:00[d] һәм Африка/Абиджан[d] | ||||
Җини коэффициенты | 37,2 | ||||
Балигъ булу яше | 21 яшь |
Илдә 60 тан артык этник группа санала. Башкаласы - Ямусукро, илнең төп шәһәре - Абиджан. Рәсми тел - француз теле, калган җирле телләр - бауле, дьюла, бете. Төп милли бәйрәм - Азатлык игълан иткән көн (1960 елның 7 августы).
Кот-д’Ивуарда күбесенчә тигез рельеф өстенлек итә, көньякта - дымлы тропик урманнар белән, төньякта озын үләнле саванналар белән капланган. Климат — экваториаль һәм субэкваториаль. Уртача температура— + 26° - + 28°. Еллык явым-төшем күләме— 1100 мм-5000 мм.
Табигый ресурслар — нефть, газ, алмаз, марганис, тимер рудалары, кобальт, боксит, бакыр,алтын, никел, тантал. Төп елгалар — Сасандра, Бандама һәм Комоэ.
Кот-д’Ивуарда шакаллар, гиеналар, пантералар, филләр, шимпанзе, крокодиллар яши.
Кот-д’Ивуар - президент республикасы. Президент турыдан-туры сайлау ярдәмендә 5 елга бер сайланыла.
Халык саны - 21,1 млн.
Еллык үсеш - 2,1%.
Туу күрсәткече - 32 гә 1000.
Үлем күрсәткече - 11 гә 1000.
Уртача гомер озынлыгы - ирләрнеке 55 ел һәм хатын-кызларныкы - 57 ел.
Шәһәр халкы - 49%.
Этник состав — аканнар 42 %, гурлар 17 %, төньяк манде 16 %, кру 11 %, көньяк манде 10 % һәм башкалар.
Дин тотучылар — мөселманнар 39 %, христианнар 33 %, абориген культы 11 %, атеистлар 17 %.
2020 елда: Мөселманнар ― 49,2 %, католиклар ― 17,2 %, евангелистлар ― 11,8 %, методистлар ― 1,7 %, башка христианнар ― 3,2 %, анимистлар ― 3,6 %, башка диннәр ― 0,5 %, бернинди дингә дә ышанмаучылар ― 19,1 % .
Төп өстенлекләре: авыл хуҗалыгы яхшы үсеш алган, какао (беренче урын) һәм каһвә (3 урын) җитештерелә. Нефть һәм газ сәнәгате үсеп килә. начар яклары: стабильлек булмау һәм каһвә-какаога бәйлелек.
Экспорт — 8,7 млрд долл. 2009 елда — какао, каһвә, үзагач, нефть, мамык, банан, ананас, балык.
Төп сатып алучылар — Нидерландлар 13,9 %, Франция 10,8 %, АКШ 7,8 %, Германия 7,2 %, Нигерия 7 %, Гана 5,6 %.
Импорт — 6,5 млрд долл. в 2009 елда — нефть продуктлары, сәнәгать товарлары, азык-төлек.
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Кот-д’Ивуар (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кот-д’Ивуар, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.