Каз Өмәсе

Каз өмәсе - көзен, кыш кергәндә казларны өмәләп эшкәртү чарасы.

Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү дә булып торган. Каз мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясыйлар. Каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдаланалар.

Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Каз өмәсен бигрәк тә кызлар көтеп алган. Аннан читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар. Йолкыган казларны көянтәгә асып кызлар чишмәгә, су буена алып төшкәннәр. Шул суда казларны юганнар. Гадәттә, гармуннар тагып, кызлар белән бергә егетләр дә чишмәгә тәшкә. Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган.

Кичке мәҗлес тәмамлангач, йортта яшьләр уены оештырылган.

Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткә-релә. Ул — бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан аза-гына кадәр кызлар өмәсе. Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оеш-тыру һәм уздыруның да үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр иртәгә өмә уздырыласы көнне кызларны чакырып чыгалар. Беренче чиратта туган-тумачаны, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, өмәгә чакыру эше балаларга кушыла.

Әйтелгән көнгә кызлар иртүк килә. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып сыдыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый.

Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистарты-лып бетә. Өмәнең иң күңелле вакыты — чистартылган каз¬ларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сук¬мак буйлап тараталар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшлә¬нә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.

Су буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп тора. Каз коймагына күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин.

Ашаганнан соң, кызларның бер өлеше, каз боткасы пеше¬рү өчен, кәйледә ярма күзләргә (төеп чистартырга) китә. Ка¬раңгы төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре ашка чакырыла. Аларга каз шулпасында токмачлы аш, каз калҗасы белән бәрәңге, каз ите белән бәлеш пешерелә.

Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күл-мәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыелалар. Җор телле, тап¬кыр сүзле кызлар ишек төбенә баса. Алар каз канаты «сата». Егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат «сатып» алганнан соң гына кертелә.

Кунак җыю, кунак сыйлау татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авыл-дашларың белән аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тор-мышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт бир¬гән. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булула¬ры ачыкланган.

Чыганаклар

  • Хабибуллина 3. Н. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8-нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ 3. Н. Хәбибуллина, X. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов.— Яңартылган 3 нче басма.— Казан: Мәгариф, 2005.— 207 б. ISBN 5-7761-1469-1

Tags:

КазКышКөзӨмә

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Пространство үлчәнешеАлсу КормашеваАтатүркчелекЛюдмила АланлыКазан татар дәүләт яшь тамашачылар театрыЭлектр каршылыгыВадим Захаров (1986)Зодиак йолдызлыкларыАсылъярФаил ШәфигуллинКамәрия ХәмидуллинаБөек Ватан сугышыҖәлилчеләрҖәмил Баймурзин18 апрельШиһабетдин МәрҗаниКанада гимныЭльмира ШәрифуллинаХатын-кыз күкрәгеИльмира НәгыймоваПакистан Ислам ҖөмһүриятеАлтын УрдаФирзәр МортазинТатарстан байрагыКамерунБаш битТумРоссия-1Николай КалашниковАйгөл ӘхмәтгалиеваМарат БәшировИлсур Сафин (1966)Сыйфат (сүз төркеме)TatarstanТетару (Констанца)Самат ШакирМарат БәшәровВладимир ЗавадскийЕвгений Никольский1 гыйнварРәдиф ГаташВинарис ИльегетАйдар ФәйзрахмановАббас ГалләмовФәрит ЯхинЗөлфәт ХәкимСалих СәйдәшевСанкт-ПетербургПантатаризмАзамат АйталиевӘзербайҗаннарМарат Әхмәтов (1954)Рәдиф ЗариповӘлмәтКасыйм (шәһәр)Нәбирә ГыйматдиноваКүкәйYXXVII гасыр (б. э. к.)Икътисади либерализмЛихтенштейн🡆 More