Гөнүл Пултар (төр.
Gönül Ayda Pultar, 1943 елның 3 ноябре, Төркия, Истанбул) — галимә, язучы, филология докторы, Америка мәдәнияте һәм әдәбияты белгече, Бөтендөнья татарлар лигасы башкарма комитетының (1997 елдан, вариант: 2003 елдан) һәм «Мәдәният тикшеренүләре» җәмгыяте рәисе. РИ Дәүләт Думасы депутаты, хокук белгече Садри Максудиның (1878—1957) оныгы, Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты Әдилә Айданың (1912-1992) кызы.
Гөнүл Пултар | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Fahriye Gönül Pultar |
Туу датасы: | 3 ноябрь 1943 (80 яшь) |
Туу урыны: | Төркия, Истанбул |
Ватандашлык: | Төркия |
Эшчәнлек төре: | галимә, җәмәгать эшлеклесе |
Иҗат итү еллары: | 1979 — х. в. |
Юнәлеш: | проза, пубдицистика |
Жанр: | роман, сценарий, эссе, мәкалә |
Иҗат итү теле: | төрек, инглиз |
Дебют: | 1979 - «Dünya Bir Atlıkarınca» |
Бүләкләр: |
1943 елның 3 ноябрендә Истанбулда төрек-татар гаиләсендә туган. Төркия илчесе булган әнисенең эш урынына бәйле, башлангыч белемне төрле илләрдә (Франция, Нидерландлар, Югославия) алган. Бакалавриатны Истанбулдагы Роберт көллиятендә (хәзерге Босфор университеты) тәмамлаган. «Чагыштырмалы әдәбият» белгечлеге буенча Әнкарадагы Урта көнчыгыш техник университетында филология докторантурасын тәмамлаган. Журналист булып эшләп ала. Аннары академик фән юлын сайлый. Әнкарадагы Билкент университетында, Истанбулдагы Босфор университетында, Бахчашәһәр университетларында укыткан, фәнни хезмәткәр булган. 1998 елда Гарвард университеты Лонгфелло институтының штаттагы хезмәткәре буларак, анда гыйльми эзләнүләр үткәрә.
Төркиядәге Америка тикшеренүләре җәмгыяте рәисе урынбасары вазифасын башкара. Чит илләрдәге тел, милләт юнәлешендә эшләүче гыйльми-тикшеренү оешмаларында, берлекләрдә әгъза булып тора. 1999 елда Төркиядә милли тикшеренүләр берлеге оештыра. Америка Кушма Штатларында нәшер ителүче «Популяр мәдәният» журналының редколлегия әгъзасы, «Төркиядәге Америка тикшеренүләре» (ингл. Journal of American Studies of Turkey) журналының оештыручысы һәм баш мөхәррире. Мәкаләләре Америка һәм Европа илләрендә, һиндстан, Япония матбугатында дөнья күрә.
Фән белән җәмәгать эшчәнлеген бергә алып бара. Бөтендөнья татарлар лигасы һәм «Мәдәният тикшеренүләре» җәмгыяте рәисе. Садри Максудиның тормыш һәм иҗат юлын популярлаштыру максатында төрки җөмһүриятләр (бигрәк тә Татарстан) белән тыгыз элемтәләр урнаштыра. 1992 елда Беренче татар корылтаена (Садри Максудиның икенче кызы Наиләнең улы Али Вахит Турхан һәм үзенең өч баласы белән) килә.
1979 елда «Дөнья — куласа» исемле беренче романы белән язучы буларак таныла. Фильм өчен язган сценарие белән Төркиядә (1965) һәм «Lettre à un Ami» эссесы белән Францияда (1970) беренче урынны алган. Америка мәдәнияте һәм әдәбияты буенча тикшеренүләре Төркиядә, Америка Кушма Штатларында дөнья күргән гыйльми хезмәтләр җыентыкларында басыла. АКШ, Нидерландлар, Алмания, РФ, Япония, Һиндстан һәм Төркия гыйльми журналларында басылган күп санлы энциклопедик мәкаләләр авторы.
Кайбер әсәрләре |
---|
|
Бабасы — РИ Дәүләт Думасы депутаты, хокук белгече Садри Максуди (1878-1957), әбисе — алтын приискысы хуҗалары Рәмиевләр нәселеннән Камилә Шакир кызы Рәмиева (?—1970).
Әнисе — Гадилә Садри кызы Максудова (Әдилә Айда). Әтисе — Рәшит Мазһар Айда (төр. Reşid Mazhar Ayda). Сеңлесе — Гөлнур Учок, икътисадчы.
Ире — фән эшлеклесе Мостафа Пултар (1940). Балалары: кызы Эрэн, уллары Гәрәй, Сәлҗүк (төр. Giray, Eren, Selçuk Pultar).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Гөнүл Пултар, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.