Гөлзадә Бәйрәмова

Гөлзадә Әүхәди кызы Бәйрәмова — татар шагыйрәсе, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2007 елдан)..

Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2018).

Гөлзадә Бәйрәмова
Гөлзадә Бәйрәмова
Тугач бирелгән исеме: Гөлзадә Әүхәди кызы Бәйрәмова
Туу датасы: 26 февраль 1963(1963-02-26) (61 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Сабай
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, журналист
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе

Тәрҗемәи хәле

Ул 1963 елның 26 февралендә Татарстанның Саба районы Сабай авылында дөньяга килә. 1970-1974 елларда әлеге авылның башлангыч мәктәбендә, 1974-1980 елларда Олы Шыңар урта мәктәбендә белем ала. 1980-1985 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый.Әле мәктәптә укыган елларында ук шигырьләре, кыска язмалары район һәм республика газеталарында басыла.

Эшчәнлеге

1987-1989 елларда милли китапханәдә, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли.

Гөлзадә Бәйрәмованың шигырьләре, әдәбият-сәнгатькә караган мәкаләләре көндәлек матбугатта даими басылып килә. Шагыйрә проза өлкәсендә дә каләмен сынап карый. Шигырьләре укучылар һәм әдәбиятчылар тарафыннан яратып кабул ителә. Г.Бәйрәмованың иҗатына тирән фикерләү, образлы сурәтләү хас, шигырьләрендә тормыш тәҗрибәсенә тупланган гамьле дә, моңлы да булган хакыйкать ята. Шагыйрә проза өлкәсендә дә каләмен сынап карый, матбугатта хикәяләре күренә башлау шуны раслый.

2006 елда «Әле кайчан гына...» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

2013 елда чәчмә әсәрләре һәм әдәби-публицистик язмалары тупланган «Син һаман шул сандугач» китабы, «Дөнья шигырь яздыра» шигъри җыентыгы дөнья күрә.

«Казан утлары» журналында Гөлзадәнең үткен каләме белән язылган эчтәлекле мәкалә-рецензияләр дә чыга тора, кайчагында мавыктыргыч гыйбрәтле хикәяләр дә дөньяга килә. Шул ук вакытта йөрәк түреннән ташыган иң кадерле хисләр шигырь юллары булып тезелә.Шагыйрәнең мәхәббәт шигырьләре күңелгә тирән уелып керә. Аларда күккә ашкан хыялый ярату түгел, әрнеп торган яралы, сыкраулы, моңлы-сагынулы хисләр.

Г.Бәйрәмова — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары

Әле кайчан гына...: шигырьләр. — Казан: Идел-Пресс, 2006. — 126 б. — 1000 д.

Мин Тукайга киләм: шигырьләр / төз. Г.Бәйрәмова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. —1926. —3000 д.

Бүләкләре

  • Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты
  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Файдаланган әдәбият

  • Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  • Гаташ Р. Шигырьләренә кереш сүз // Мәдәни җомга. — 2003. — 21 февр.
  • Гаташ Р. Шигырьләренә кереш сүз // Сөембикә. — 2005. — № 3. — 29 б.
  • Зарипова Ф. Сәясәтне әйдә ирләр язсын // Шәһри Казан. — 2007. — 2 март.
  • Низами Р. Шигырьләр әверелә язмышка... // Мәдәни җомга. — 2007. — № 6.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Гөлзадә Бәйрәмова Тәрҗемәи хәлеГөлзадә Бәйрәмова ЭшчәнлегеГөлзадә Бәйрәмова Төп басма китапларыГөлзадә Бәйрәмова БүләкләреГөлзадә Бәйрәмова Файдаланган әдәбиятГөлзадә Бәйрәмова СылтамаларГөлзадә Бәйрәмова ИскәрмәләрГөлзадә Бәйрәмова2007 ел2018 елСаҗидә Сөләйманова премиясеТатарТатарстан Язучылар берлегеЯзучы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Руслан Айсин (1980)6 июньЗур пандаМалиWikiversitetMumbaiАлтатаӘзһәр ШакировКиндерМиргазиз УкмасиГосман империясеWikipediaШәүкәт ГалиевТатарларАксубай универсаль технологияләр техникумыТөркиядә президент сайлаулары (2023)ИспанияSänäği inqıylabWikitörlärВикиханә15 ğinwarВенесуэлаТөрек ВикипедиясеОстра-ВетереИдиш телеМаҗар Википедиясе2002 ел923 елИврит ВикипедиясеГерман ШтаудингерТөньяк Атлантик килешү оешмасыКорей ВикипедиясеИван ЗолоГайморитСалкын сугышТөркияМалай ВикипедиясеРәис ХәннановСветлана АлексиевичЯңа ЗеландияУЕФА Чемпионнар лигасыДмитрий МенделеевДамир Сатретдинов1995 елӘлмәт районыMacOS2004Саф табышБалтыйк илләреЭшленд (Орегон)Сергей Антипов (1949)Атлантик океанНидерланд ВикипедиясеXXIX гасыр (б. э. к.)Рөстәм Абязов2001Альберт СөярголовÇarlz III (Böyekbritaniä patşası)ЛанувиоАквиналы ФомаАвгуст ВейсманТатар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләреKraxmalВале Йоро (Рим)АннонеQıtay Xalıq Cömhüriäteneñ Räise🡆 More