Глазов (Кала, рус. Глазов, удм.
Глаз, Глазкар) — Удмуртиянең төньягында урнашкан шәһәр, Глазов районының административ үзәге.
Глазов | |
---|---|
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Удмуртия |
Координатлар | 58°8'тн, 52°39'кнч |
Эчке бүленеш | юк |
Башлык | Александр Вершинин |
Нигезләнгән | 1780 |
Беренче телгә алу | 1678 |
Мәйдан | 69 км² |
Халык саны | 95 835 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | 34141 |
почта индекслары | 427620 - 427649 |
Рәсми сайт | glazov-gov.ru |
Халык саны — 95 835 кеше (2010).
Глазов Чүпченең сул ярында, Ижаудан 180 километрдан көнчыгышка таба урнаша.
Шәһәрнең мәйданы — 6916 га (69 км²).
Глазова климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 3,0 | 5,6 | 9,2 | 25,3 | 30,4 | 34,2 | 37,8 | 37,1 | 32,7 | 20,9 | 9,6 | 3,2 | 37,8 |
Уртача максимум, °C | −10 | −9 | −1 | 7 | 16 | 21 | 24 | 20 | 14 | 5 | −4 | −9 | 6 |
Уртача температура, °C | −13,5 | −12,1 | −5,4 | 3,7 | 11,6 | 17 | 18,7 | 15,6 | 9,8 | 2,5 | −5,6 | −10,3 | 2,7 |
Уртача минимум, °C | −16 | −16 | −10 | −2 | 5 | 10 | 12 | 10 | 6 | 0 | −8 | −14 | −2 |
Абсолют минимум, °C | −46,3 | −39,5 | −33,2 | −24 | −8,8 | −2,5 | 2,3 | −0,2 | −7,3 | −24,2 | −35,3 | −46,8 | −46,8 |
Явым-төшем нормасы, мм | 18,3 | 13,7 | 13,3 | 14,1 | 21,4 | 45,4 | 44,8 | 35,0 | 32,1 | 36,5 | 24,9 | 17,3 | 316,8 |
Чыганак: weather.msn.com |
Глазово авылы беренче тапкыр 1678 елда телгә алына.
1780 елда Екатерина II указы буенча, 13 өяздән торган Вятка калгайлыгы оештырыла; Глазово авылы Глазов өязенең үзәге була һәм шәһәр статусын ала.
1796—1818 елларда шәһәрнең башлыгы Пётр Фёдор улы Чайковский (Петр Илья улы Чайковскийның бабасы) булган.
1879 елда Владимир Короленко Глазов шәһәренә сөргенгә җибәрелгән.
1898 елда Глазов аша Себер аша магистрале узган.
1921 елның гыйнвар—июньдә Глазов Вәтәк автономияле өлкәсенең башкаласы булган.
Бөек Ватан сугышы вакытында Глазовка Ленинградтан тәмәке фабрикасы, 2нче Ленинград пехота училищесы, 544 номерлы патрон заводы эавкуацияләнәләр. Сугыштан соңгы елларда патрон заводы нигезендә уран җитештерү предприятиесы төзелә (киләчәктә — Чүпче механика заводы).
Шулай ук шәһәрдә медицина училищесы, техниум, 3 профессиональ-техник училищесы, 18 мәктәп, 3 гимназия, 1 лицей, сәнгать һәм музыкаль мәктәпләр бар.
Глазов аша Горький тимер юлның тармагы уза, Глазов — Ижау трассасы Ижауга һәм Пермьгә чыгуны таэмин итә.
Шәһәр эчендә унөч автобус маршрут эшли.
Шәһәрнең төп предприятиеләр:
һ.б.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Глазов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.