Махсус мәсләкләр һәм алардан чыгармалар өчен, ВП:Төркемләү битен карагыз.
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Һәр мәкаләнең навигация өчен уңайлы һәм мантыйкый агачлар төркемендә үз урыны булырга тиеш. |
Төркемнәр — Википедиядәге мәгълүматларның төп оештыру ысулларының берсе, Википедиядә бар төр битләрен үзенә алуы мөмкин.
Һәртөр исемнәр фәзасына кергән битне берәр төркемгә кертү өчен, анарга тег-сылтаманы урнаштыру зарур. Мәсәлән, «Скрипка» мәкаләсендәге төркемнәрдән берсе
[[Төркем:Кыллы инструментлар]]
Бит кертелә алынган төркемнәр саны чикләнмәгән, аның өчен бул биткә шул кадәр тег урнаштырылуы (автоматик рәвештә, мәсәлән калыплар ярдәмендә, яки кул белән кертү юлы белән) зарур. Мәсәлән, Габдулла Тукай мәкаләсе кул белән кертелгән төркемнәренең кайберләре:
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]] [[Төркем:XX гасыр шагыйрьләре]] [[Төркем:Русия империясе шагыйрьләре]]
Күрсәтелгән төркем битләре булдырылган чакта, аларда автоматик рәвештә бу төркемнәргә кертелгән битләргә таба сылтамалар пәйда булыр.
Битнең кодында төркемнәрне гадәттә иң түбәндә урнаштырыла (алардан соң, буш бер юлдан соң кайвакыт интервики кодлары урнашулары мөмкин). Төркемнәр эчендә сортлау автоматик рәвештә ясала, мәкаләләр битләрендә исә төркемнәр тегларның урнаштырылу тәртибендә күрсәтелә.
Мәкаләләрне төркемнәргә кертү навигация сәбәпләре өчен файдалы, чөнки:
Шулай булгач, мәкаләнең табыла алуы өчен аның кимендә бер төркемгә керүе зарур.
Мәкаләне берәр төркемгә керкәндә, аны бар булганнардан иң якын асттөркемнәренә бәйләргә кирәк.
Берәр төркемгә аның исеме (һәм белгеләмәсе) белән билгеләнгән тема белән бәйле включаются мәкаләләр яки астөркемнәр керәләр. Мәсәлән:
Семантизацияләү — мәгълүмати системаларның сыйфатын үстерүнең төп юнәлеше, кулланучысына берәр төркемнең характеры турында мәгълүмат бирү белән бәйле. Мәсәлән, уртак төрләрне берләштерүче төркемнәр югарырак категорияләр турында мәгълүмат бирүче мәкаләләргә күчү мөмкинлеген бирә, мәкаләләрне объектлар классификациясе системасына бәйли. Еш өрерәк объектларга яки эшчәнлек юнәлешләренә багышланган мәкаләләренә күчергә рөхсәт итүче төркемнәр куллана (техника, биология һәм б.).
Мәкаләдә тасвирланган объектлары төркемнәре һәм мәкаләләр объект буларак кергән төркемнәрне бутамау зарур. Соңгылар мәкаләләр фәзасы буенча навигациясенә комачауламаска тиеш. Кайвакыт, шундый төркемнәр битнең бәхәс төркемендә урнаштырылган очраклары да бар.
Махсус төркемнәр үрнәкләре: Махсус:Үзләштерелмәгән битләр, Махсус:Кыска битләр һәм башкалар.
Башка исемнәр фәзаларына керүче битләр дә үз төркемнәренә җыела. Бер төркемгә төрле төр битләрне кертү дөрес түгел: аларны битләрнең кайсы исемнәр фәзасыннан булуын күрсәтүче асттөркемнәргә аеру хәерлерәк. Төп фәзасына кермәүче бар битләр өчен сортлау гадәттә фәза исемен искә алмыйча ясала (Калып:Mwmw).
Кайбер очракларда, төркем исеме битләрнең анарга кертелү критерийларны тулы һәм төгәл килеш билгеләмәскә мөмкин. Бу низаглар тудыра алырлык булган очракта, төркем битендә аңарга мәкаләләр һәм асттөркемнәрнең кертелү критерийларның кыскача тасвирланышы бирелергә тиеш.
Мәсәлән, Мәскәү китапханәләре төркеменә элек эшләгән яки бүген эшләп килүче китапханәләрдән тыш, или әле төзелеп бетмәгенен дә кертеп була.
Иң югары дәрәҗәле Барлык төркеменнән тыш һәрбер теркем бер яки күбрәк «югарырак» дәрәҗәле төркемгә астөркем буларак керергә тиеш.
Төркем битендә навигация калыплары (башка Википроектлардагы охшаш төркемнәргә сылтамалар) һәм төркемнең өст- яки астөркемнәре булмаган якын төркемнәргә сылтамалар (мәкаләләрдәге "Шулай ук карагыз" бүлегенең аналогы) урнаша ала.
Яңа төркемне булдыру өчен критерий — төркемләү өчен кулланылган сыйфат билгесенең әһәмиятле булуы, аның бар булган башка сыйфат билгеләреннән сизелерлек дәрәҗәдә аерылганлыгы һәм булдырылган төркемнең тутырылуы потенциалы.
Төркемне булдыру алдыннан тема буенча охшаш мәкаләләрнең инде бар булган яраклы төркемгә керү-кермәүләрен тикшереп алыгыз.
Төркемне булдыру алдыннан, анын эченә кертелә алачак мәкаләләрнең булуын карап чыгыгыз. Үсеш потенциалы булмаган, бер генә мәкалә керүче төркемне булдырмагыз — шундый очракта бу мәкаләне киңрәк төркемгә кертүегез хәерлерәк булачак.
Битләрне төркемгә кертү өчен кулланылган сыйфат билгесен билгеләгәч, аны төркем битенә языгыз. Аннан соң булдырыла торган төркемне бар булган ана төркемнәренә кертегез. Википедиянең башка телле бүлекләрендә булдырыла торган төркемгә туры килүче төркемнәрне табырга торышып, төркемне алар белән интервики ярдәмендә тоташтырыгыз. Мәсәлән, Төркем:Кулканатлылар битне булдырганда, түбәндәге текст кертү:
Бу төркемнең темасы - [[Кулканатлылар]] биологик отряды. [[Төркем:Плаценталылар]]
— аннары битне саклап, сул панельнең астында «Сылтамалар өстәү» сылтамасына басып, ачылган тәрәздә Тел: en, Бит: Category:Bats билгеләү кирәк. Моннан соң бу төркемгә бар кирәкле булган мәкаләләрне кертегез.
Исемне сайлаганда, Википедия:Мәкалә исемнәре тәртибенә нигезләнеп эш итәргә була, әммә төркемнәр өчен кыска исемнәрне куллану отышлырак булуын истә тотуыгыз сорала. Асылы буенча охшаш төркемнәр исемнәрен уртак тәртиптә кушырга торышу хәерлерәк, мәсьәлән:
Төркемнәр белән бәйле үзгәртүләр күпсанлы мәкаләләргә тәэсир итә ала. Шулай булса, кылырга теләгәнегез гамәлләр турында башка катнашучылар белән киңәшләшү аеруча зарур. Бу максат өчен төркемнең бәхәс битен генә түгел, бу төркем белән бәйле булган порталлар яки проектларның бәхәс битләрен, аеруча масштаблы очракларында исә — җәмгыятьнең уртак форумын да куллану урынлы. Әллегә, бәхәсле вәзгыятьләрне бәхәсләшү өчен «Википедия:Төркемнәр бәхәсе» бите кулланыла — анда мәкаләләр өчен төркемнәрне берләштерү, аеру, булдыру һәм исемнәрен үзгәртү турында әнгәмә бара.
Техник ягыннан төркем битенең исемен үзгәртү гади бер битнекенең кебек үк мөмкин булса да, шундый үзгәртү анарга керүче битләрне һәм астөркемнәрнең төркемләнүенә тәэсире булмаганы сәбәпле үзеннән үзе мәгънәле булмый.
Төркемнәрнең, аеруча да эченә күп мәкаләләр һәм/яки астөркемнәр керүче төркемнәрнең, исемнәрен үзгәртү кул белән түгел - ботлар ярдәмендә уңайлырак. Бу рутинадан гына түгел - бәйле хаталардан да имин калырга ярдәм итә. Консенсусны гарантияләүче бәхәс уздырылганнан соң, төркемнәрнең исемен үзгәртүгә таләпләрне Википедия:Роботка эш битендә урнаштырырга мөмкин.
Төркем буш булганда, ул тиз бетерелүгә тәкъдим ителә ала — аның өчен төркем битенә {{db-catempty}} калыбын урнаштыру кирәк. Тик, калып урнаштырылмаган чакта да, шундый төркем автоматик килеш «Кулланылмаган төркемнәр» исемлегенә кертелә һәм башка кулланучылар тарафыннан юк ителә ала.
Төп иерархиянең берәр төркемнең игезәге булган төркемне кабатлаучы киң таралган әммә дөрес булмаган яки альтернатив исемле төркемнәрне бетерү урынына, аларның эчтәлеге дөрес төркемләнгәчтән соң {{Исеме үзгәртелгән калып}} калыбы белән билгеләү хәерлерәк. Шундый очракта бу төркемнәр башка кулланучылар тарафыннан хата буенча торгызылмас, аларга хата буенча кертелгән битләр исә нәтиҗәдә дөрес төркемләнер. Исемләре үзгәртелгән төркемнәр автоматик килеш бетерелми.
Мәкаләнең текстында берәр төркемгә сылтаманы урнаштыру өчен, ике нокта (кушнокта) кую зарур, мәсьәлән [[:Төркем:Испания футбол клублары]]
буларак язылганы Төркем:Испания футбол клублары буларак күренәчәк. Ике ноктасыз ясалган сылтама исә битнең астында пәйда була, бит - бу төркемгә кертелә.
Язуда {{Cl|Испания футбол клублары}} калыбын куллану шулай ук Испания футбол клублары буларак пәйда була.
Мәкалә битенең әлегә булдырылмаган бер төркемгә кертелүе (бу очракта төркемгә сылтама кызыл төс белән күрсәтелә, мәс. Төркем:Тактояклылар, бик үк яхшы булмаган хәл) — мәкаләне (мәкалә кодыннан аны төркемгә бәйләгән тегны-сылтаманы) шундый төркемнән чыгару өчен сәбәп була алмый. Тегны юк итү өчен урынлы була алган сәбәп - кызыл категориянең мәкалә тематикасына туры килмәү.
Википедия — хезмәттәшлек һәм, махсус очраклардан тыш, төрле карашларның бер-башкасын энциклопедиядән этеп чыгармыйча яши алуына нигезләнгән проект проект. Нәтиҗәдә, төркемләү системасы үзенең теләсә нинди өлешендә дә бердән-бер классификациягә генә керүче агач булырга мәҗбүр түгел, бер-берсеннән аерым яшәүче агаччыл структуралы система да була ала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Википедия:Төркем, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.