Бәлеш — татар һәм башкорт уртак ашларыннан берсе, камыр тыш эченә бер яки берничә төрле ашамлык салып мичтә пешерелгән кунак ашы.
Эченә ит белән бәрәңге, ит белән дөге, кабак, алма, һ.б. нәрсә кулланыла.
БР Бүздәк районы үзәге Бүздәк авылында, Бүздәк районының бренды һәм визит карточкасы булган традицион милли ашлар фестивале «БәлешФест» уздырыла. 2022 елның 20 августында 5нче мәртәбә уздырылган. Ашамлыклар парадында кунаклар өчен 1500 бәлеш әзерләнгән. Аларның иң зуры ― 100 кг авырлыкта, күләме 80-120 см. зурлыгында килеп чыккан.
2022 елның 20 августында Бүздәк районы үзәге Бүздәк авылының үзәк мәйданында Бәлеш хөрмәтенә арт-объект (һәйкәл) булдырылган. Проектның авторы ― «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Альбина Хәлиуллина. Макетның авторы ― Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов, һәйкәлне җирле оста Илһам Баһдануров ясаган. Һәйкәл тулысынча металлдан ясалган. Объектның биеклеге - 1,6 м, диаметры - 2,5 м, авырлыгы — 350 кг .
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
Пәрәмәч
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Бәлеш, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.