Буа (рус. Буинск, чуаш.
Пăва) — Татарстан шәһәре, Буа районы үзәге.
Буа | |
---|---|
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Буа районы |
Координатлар | 54°58'0"тн, 48°17'0"кнч |
Беренче телгә алу | 1691 |
Мәркәз биеклеге | 80 м |
Рәсми тел | рус теле, татар теле |
Халык саны | 20 854 кеше |
Милли состав | татарлар, руслар, чуашлар һ.б |
Дини состав | Ислам, христианлык һ.б. |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | 84374 |
почта индекслары | +7 84374 |
Шәһәр статусын 1780 елда алган. Халык саны – 20 854 кеше. (2015)
Карлы елгасы буенда урнашкан. Казаннан 137 километр, Сембердән 80 километр ераклыкта урнашкан.
Беренче тапкыр 1691 елда телгә алына.
1780 елдан Буа (Архангельский дип тә атала) авылына Сембер наместниклыгының (1796 дан - губерна) өяз шәһәре статусы бирелә. 1781 елда өяз мәхкәмәсе, хәйрия идарәсе, шәһәр башлыгы идарәсе, дворяннар опекунлыгы, земствоның түбән мәхкәмәсе, түбән хөкем органы, өяз казначылыгы, почта экспедициясе ачыла. 1800 елдан — рәтүш, 1832 елдан шәһәр магистраты эшли.
1859 елгы мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 509 хуҗалык исәпләнә; чиркәү, мәчет, өяз һәм приход училищесе, шәһәр хастаханәсе, почта станциясе эшли. Халык төрле кәсеп — иген игү, терлекчелек, олаучылык белән шөгыльләнә, юлаучылар йортлары тота.
1913 елда Буада 829 хуҗалык, 2 чиркәү, 2 мәчет, хатын-кызлар гимназиясе, берничә училище һәм мәктәп, 2 мәдрәсә, земство хастаханәсе, гарипләр йорты була, пәнҗешәмбе саен — базар, ел саен Крещение (6-11 гыйнвар) һәм Покрау (27 сентябрь—5 октябрь) ярминкәләре үткәрелә.
1920 елда шәһәр өяз белән бергә ТАССР составына керә. 1920-30 елларда ТАССРның Буа кантоны, 1930 елның 10 августыннан Буа районы үзәге.
Халык саны | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|
1856 | 1897 | 1913 | 1926 | 1931 | 1939 | 1959 |
3400 | ↗4200 | ↗5900 | ↘4700 | ↘3500 | ↗5900 | ↗9021 |
1970 | 1979 | 1989 | 1992 | 1996 | 1998 | 2000 |
↗14 852 | ↗15 610 | ↗16 800 | ↗17 200 | ↗18 000 | ↗18 500 | ↘18 400 |
2001 | 2002 | 2003 | 2005 | 2006 | 2007 | 2008 |
→18 400 | ↗19 736 | ↘19 700 | ↘19 676 | ↗19 792 | ↗19 972 | ↗20 000 |
2009 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 | 2014 | 2015 |
↗20 225 | ↗20 352 | ↗20 433 | ↗20 482 | ↗20 657 | ↗20 718 | ↗20 854 |
Төп милләтләр:
Спирт заводы, электромеханка заводы, шикәр заводы, катнашазык заводы, ит комбинаты, май-сыр ясау заводы, чүпрә заводы.
Буада ветеринария техникумы, медицина училищесы, Социаль мәгариф академиясенең филиалы, М. Вахитов исемендәге гимназия, Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп, 2нче лицей, 5нче гимназия, лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе), мәктәптән тыш эш үзәге, сәнгать мәктәбе, 1нче сәнгать мәктәбе, «Арктика» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2017).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Буа (Татарстан), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.