Брно мәчете (чех.
Brněnská mešita) — Чехиянең Көньяк Моравия крае административ үзәге Брно шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Чехиядә төзелгән беренче мөселман гыйбадәтханәсе. Мәчет төзелешенә рөхсәт биргәндә, Брно хакимияте мәчетнең манарасы, гөмбәзе булмауны шарт итеп куя.
Мәчет | |
Мәчетнең ишек ягы | |
Ил | Чехия |
шәһәр | Брно, Vídeňská ур., 38a |
Дин | Ислам |
Бина төре | манарасыз, гөмбәзсез мәчет |
Төзелеш еллары | 1997—1998 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Брнода мөселманнар 1992 елдан бирле намазны шәхси йортта, Добровский урамындагы подвалда, студент тулай торагындагы клуб бүлмәсендә, спорт залында укый. Беренче имам Босниядән килгән Җафар була. Чехословакия мөселман студентлары берлеге Праһада ислам үзәге (Брнода филиалын) төзү тәкъдиме белән чыккан була. Башкаладан идарә итү белән килешмичә, 1994 елда Брнода мөстәкыйль мөселманнар җәмгыяте (фонд) оештырыла, ул шәһәрдә мөселман гыйбадәтханәсе төзүне кайгырта башлый. Фондның штаб-фатиры югары техник көллияттә урнаша. Шәһәр хакимияте мәчет төзелешенә рөхсәт биргәндә, мәчетнең манарасы, гөмбәзе булмауны шарт итеп куя. Шулай ук мәчет бинасы архитектурасы белән янәшәдәге биналардан аерылып тормаска тиеш була. 1995 елның мартында Вена урамында мәйданы 250 квадрат метр булган җир участогы сатып алына. Төзелеш эшләре 1997 елның июлендә башланган. Мәчет урнашкан Штирица (чех. Štýřice) районы халкы ислам гыйбадәтханәсе төзүгә каршы чыгуына карамастан, 1998 елның 2 июлендә тантаналы ачу уздырыла. Тантанада сәясәтчеләр, яһүд, православие диннәре руханилары катнашкан. Шәһәр хакимияте ислам гыйбадәтханәсе төзүгә каршы чыгучыларның петициясен кире каккан.
Мәчет Брнода яшәүче йөзләгән мөселман өчен намаз уку урыны булып тора. Ул шулай ук Ислам мәдәнияте үзәге булып та хезмәт итә. Гыйбадәтханә эшчәнлеге белән Брнодагы мөселман фонды (чех. Islámská nadace v Brně) идарә итә. Брно мәчете башка илләрдәге мәчетләрдән үзгә архитектурасы белән аерылып тора. Мәчеттә экскурсияләр, ачык ишекләр көннәре үткәрелә. 2016 елның 9 мартында мәчеттә АКШның Чехиядәге илчесе Эндрю Шапиро булган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Брно мәчете, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.