Уен Ак Калач

Ак калач — татар балалар уены.

Ак калач
Уен Ак Калач
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе

I вариант

Балалар түгәрәкләнеп тезеләләр. Уртада уенны алып баручы була. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Әминә апа туган көнне
Пешердем мин ак калач.
Ул калачны, мин сиңа әйтим,
Менә шулай кабарган.

(Балалар кулларын югары күтәрәләр.)

Ул калачны, мин сиңа әйтим,
Менә шулай җәелгән.

(Балалар кулларын як-якка җәяләр.)

Ул калачны, мин сиңа әйтим,
Менә шулай ябышкан.

(Балалар чүгәлиләр.)

Ахырда уртага икенче бала чыгып, уен яңадан башлана.

II вариант

Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп, уртадагы баланы «кысып» куялар. Җырлары:

этеч бебый 

ат усрыгы Булатның туган көненә
Без пешердек ак калач;
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк;
Менә шуның киңлеге.
Менә шуның тарлыгы;
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач!

Уртадагы бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Шул ук уенның «коймаклар» дип аталган төре дә бар:

Булатның туган көнендә
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шундый күпергән;
Менә шулай җәелгән;
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал,
Теләгәнеңне сайлап ал!

Чыганаклар

Tags:

Уен Ак Калач Уйнау тәртибеУен Ак Калач ЧыганакларУен Ак Калач

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Электр каршылыгыСайтГалимҗан Гыйльманов1 апрель1930 елРафаэль БилаловRudolf Nuriev1984 елİlon MaskПатшалык (биология)1-ГрязнушкаBabilНәбирә Гыйматдинова1960-елларВладимир ПутинГөлдания ХәйруллинаИлфат ФәйзрахмановКолумбияМөхәммәт пәйгамбәрКотлымөхәммәт Мәмәш улы ТәфкилевГурий ТавлинТатар милли ризыклары1969 ел1999 елРәфис КорбанСергей СкрябинЛокстене Диэвтури изге урыныАнглияWikiӘкиятБейсболКазан кремлеАлькаудете-де-ла-Хара0 (сан)Борынгы МисырӘнвәр НургалиевЯпонияАвтомобильПавел ДуровШәкүр РәхимовПоттер (округ, Көньяк Дакота)Мишәр диалектыТукай музее (Казан)«Шәһри Казан» газетасыЗаһир ИсәнчуринӘдәби марафонДекогеренцияАвстралияРауза ХәйретдиноваВафирә ГыйззәтуллинаМак-Аллен (Техас)АлабугаКаюм Насыйри6 майШерман (округ, Канзас)ИмамЛондонЮныс СафиуллинМари ИлНур БаянСанакГабдрәшит ИбраһимовМөдәррис Әгъләмов🡆 More