Mantra-Rock Dance

Mantra-Rock Dance — 1967 елның 29 гыйнварында Сан-Францискода «Авалон» бию залында булган музыка концерты.

Концертта Grateful Dead, Moby Grape, Дженис Джоплин белән Big Brother and the Holding Company, һәм шулай ук шагыйрь битник Аллен Гинзберг һәм кришнаит гурусы Бхактиведанта Свами Прабхупада чыгыш ясаган. Тамашачылар арасында Тимоти Лири һәм Оусли Стэнли булган. Концертның кульминациясе Гинзберг һәм Прабхупада эшләгән киртан булган, анда «меңнәрчә кеше „Харе Кришна“» җырлаган. Прабхупада өйрәнчекләре тарафыннан гуруларына Хейт-Эшбери хиппиларын “Харе Кришна” мантрасы белән таныштыру мөмкинчелеген бирү өчен һәм шул вакыттан күптән түгел Сан-Францискода Кришна ашрамын тәэмин итәр өчен акча җыяр өчен оештырылган булган. Mantra-Rock Dance-тә катнашканга күрә Прабхупада һәм аның тарафдарлары массакүләм мәгълүмат чараларында уңайлы яктыртылган булган һәм үзенә Америка җәмәгатен җәлеп иткән. Тарихчы Роберт Эллвуд соңыннан Mantra-Rock Dance-ны хиппи эрасының төп вакыйгаларының берсе дип хасият биргән, ә Аллен Гинзберг аны «Хейт-Эшбери рухи энтузиазмының пигы» дип атаган.

Mantra-Rock Dance
Сурәт
Дәүләт Mantra-Rock Dance Америка Кушма Штатлары
Административ-территориаль берәмлек Калифорния
Mantra-Rock Dance Mantra-Rock Dance Викиҗыентыкта

Алтарих

Mantra-Rock Dance 
Хейт-Эшбери, 2001

Бенгалия вайшнав монахы Бхактиведанта Свами Прабхупада (шулай ук «Бхактиведанта Свами» яки гади рәвештә «Прабхупада» буларак мәгълүм) Һиндстаннан Нью-Йоркка 1965 елда көнбатыш җәмәгатенә гаудия-вайшнавизм тарату максаты белән килгән. Ул Америкада үз миссиясен башкару өчен бик уңайлы вакытта килгән, шул вакытта күп яшь кешеләр Һиндстан мәдәнияте һәм Һинд дине белән кызыксынганнар «рухилык аңының киңәйтү»нең яңа формаларын эзләгән. 1966 елда Прабхупада Нью-Йоркта беренче кришнаит ашрамын ачкан һәм Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятен нигезләгән. 1966 елның ахырында ул өйрәнчеге Мукунда Госвами һәм аның хатынын Джанакины Калифорниядә Кришна ашрамын нигезләргә сораган. АКШ Көнбатыш ярына килгәннән соң, Мукунда һәм Джанаки элекке дусларын, Һиндстан рухилыгы белән кызыксынган ике пар яшь кешеләрне очраткан. Болар Сэм Спирстра һәм Мелани Нагель (Малати Даси) һәм Роджер Зигель һәм Джоан Кампанелла (Ямуна Даси) булган. Аларның ярдәме белән Мукунда Хейт-Эшбери районында элеккеге кибет бинасын арендага алган (ул шул вакытта Америкада хиппи контркультурасы үзәге булган) һәм анда Радха-Кришна ашрамын ачкан — Көнбатыш ярда беренче кришнаит ашрамы.

Әзерләнү

Mantra-Rock Dance 
Аллен Гинзберг Сан-Франциско аэропортында Прабхупаданы каршылый, 1967 елның 17 январе.

Мукунда Госвами һәм башка кришнаитлар Прабхупада катнашуы белән концертны Хейт-Эшбери хиппиларын “Харе Кришна” мантрасы белән таныштыру өчен һәм Сан-Франциско ашрамын тәэмин итү өчен акча җыю өчен оештырганнар. Хаягрива Свами һәм Прабхупаданың Нью-Йорк ашрамыннан кайбер өйрәнчекләр рухи остазлары өчен «үкерүче электрогитаралар, гөрелдәвекле барабаннар, күзгә бәрүче прожекторлар утлары һәм йөзләрчә наркотик белән исергән хиппи» белән концертта катнашу яхшы булмас дип санаган. Алар уйлаганча шундый урында беркем дә «аның чиста юлламасы»н ишетә алмас. Баш тартуларына карамастан шул вакытта Нью-Йоркта булган Прадхупада Mantra-Rock Dance-та катнашырга риза булган. «Авалон»да хөкем сөргән атмосфераның шәһиде булып Прабхупада «брахмачари өчен урын булмаганын» билгеләп үткән. (Brooks, 1989, p. 79) Сэм Спирстра Grateful Dead менеджеры Рок Скаллины шәхсән белгән, бу аңа бу мәшһүр Сан-Франциско төркеменең Mantra-Rock Dance-та катнашуы турында килешергә мөмкинчелек биргән. Скалли һәм Grateful Dead катнашуы белән концертта катнашу өчен Big Brother and the Holding Company-ны чакырырырга мөмкин булган. Ике музыкаль коллектив та концертта минималь түләү — 250 доллар өчен чыгыш ясарга риза булганнар. Мелани Нагель инициативасы буенча, концертка шулай ук әле беркемгә дә мәгълүм булмаган Moby Grape төркемен чакырганнар. Барлык чыганакларда концертта Grateful Dead, Big Brother белән Дженис Джоплин һәм Holding Company һәм Moby Grape катнашуы турында әйтелгән. Кайбер чыганакларда концертта Jefferson Airplane, Quicksilver Messenger Service һәм Грейс Слик чыгыш ясаган дип раслана. Битник шагыйрь Аллен Гинзберг Mantra-Rock Dance-та катнашырга риза булган гына түгел, ә Прабхупаданы концерт аудиториясенә тәкъдим итәргә булган. Гинзберг Прабхупада белән моңа кадәр берничә ай элек Нью-Йоркта танышкан. Ул Нью-Йорк ашрамында периодик рәвештә Прабхупада лекцияләренә һәм киртаннарына килгән һәм таныш кешеләре ярдәме белән Прабхупадага АКШ-ында визаны дәвам итәргә ярдәм иткән. Прабхупада белән очрашуга кадәр Гинзберг Кришнаның туган урынында Вриндаванда булган, анда ул «Харе Кришна» җырлавының рухи практикасы турында белгән. Америкага кайтканнан соң ул бу мантраны җырлауның популяризациясе белән мәшгуль булган һәм киртанны фәлсәфәсенең өлеше иткән. Гинзберг тыңлаучыларына «Харе Кришна»ны җырлау аларны һичшиксез экстатик халәткә китерәчәк дип әйткән. Шагыйрь Прабхупада АКШ-ында «Харе Кришна» җырлау практикасын таратуы белән канәгать булган әмма Бенгалия гурусы өйрәнчекләре өчен куелган пуритан рухи стандартлар белән канәгать булмаган. Гинзберг кебек шул вакытның контркультураның күп идеологлары (Тимоти Лири, Гэри Снайдер һәм Алан Уотс) Прабхупада дәгъва иткән тәгълиматны һәм «Харе Кришна» җырлау практикасын җәлеп итүче дип таныганнар.

Mantra-Rock Dance 
Мукунда Госвами San Francisco Oracle-да 1967 елның январендә нәшер иткән Мукунда Госваминың “Яңа фән” мәкаләсе.

Концерт уздыру өчен яраклы залны сайлаганда оештыручылар ике мөмкин юраманы: «Филлмор» аудиториясен һәм «Авалон» бию залын мөмкин дип караган. Аларның сайлаулары «Авалон»да туктаган, чөнки аның импресариосы Чет Хелмс бинаны кришнаитлар өчен уңайлы шартларда бирергә ризалашкан, алар буенча музыкантлар гонорары, тәртип саклау чыгымнарыннан тыш концерттан килгән бөтен акча Сан-Франциска ашрамы файдасына барырга тиеш. Реклама постеры дизайны Прабхупаданың беренче өйрәнчекләре берсе Харви Коэн тарафыннан ясалган булган. Психоделик плакатта Прабхупада сурәте астында киләсе концерт турында мәгълүмат булган һәм “мендәрләр, барабаннар, чаңнар, цимбаллар” алып килергә сорау булган. Киләсе концертка Хейт-Эшбери хиппилары арасында кызыксыну уяту максаты белән популяр идән асты San Francisco Oracle психоделик газетасында “Яңа фән” дигән мәкаләне бастырган. Мәкаләдә Хейт-Эшберига тиздән Бхактиведанта Свами Прабхупада киләчәк дип әйтелгән булган, ул көн саен кечкенә ашрамда «Бхагавад-гита» буенча лекцияләр, дискуссияләр, җырлау, музыка коралларында уйнау һәм биюләр белән рухи программа уздырачак. Мәкалә ахырында Мукунда Прабхупада пропагандалаган «Харе Кришна» мантрасын җырлау һәм биюләр «Хатха-йога яки раджа-йога яки ЛСД тәэсире астында Али Акбар Ханны тыңлаудан эффективрак дип әйткән…» Прабхупада Нью-Йоркка Сан-Францискодан 1967 елның 17 январендә килгән. Аэропортта аны Аллен Гинзберг катнашуы белән купшы кабул итү көткән. Гинзберг, Мукунда һәм башка тарафдарлар белән беррәттән Прабхупаданы 50-дән артык “Харе Кришна” җырлаучы хиппи төркеме кабул иткән. Роджер Зигель соңыннан бу эпизодны түбәндәгечә тасвирлаган:

Хәттә Сан-Франциско аэропорты өчен дә без шактый экстравагант кыяфәттә булган идек. Мукунда чуар шакмаклар белән бизәлгән Мерлин сихерче мантиясен кигән булган. Сэмда сарык йоныннан капюшон белән Марокко плащы булган – аннан хәттә сарык исе килгән иде, ә миндә Япон самурайларныкы кебек кул белән ясалган таплы зәңгәр япма иде. Барысының муеннарында озын джапа-мала (тәсбих) булган. Күн штаннар, читекләр, гимнастёркалар, кечкенә түгәрәк күзлектә кешеләр – бөтен матурлыгында Сан-Франциско фантасмагориясе дип әйтергә була. Прабхупаданың килүеннән соң берничә көннән соң Сан-Францисконың иң эре газетасы San Francisco Chronicle-та «Свами хиппи патшалыгында — изге Сан-Францискода ашрамны ача» исеме астында мәкалә чыккан. Мәкалә шулай башланган: «Дусты шагыйрь-битник Аллен Гинзберг диненең иң консерватив вәкилләренең берсен дип санаган Һиндстаннан изге кеше кичә Сан-Франциско хиппилары җәннәтендә миссионер эшчәнелеген башлагап җибәргән». Газета корреспонденты Прабхупаданы ул җәмгыятенә хиппиларны кабул итүе турында сораган, шуңа ул: «Хиппи я башка берәр кем — мин аерма ясамыйм. Барыгыз да рәхим итегез».

Концерт

Mantra-Rock Dance 
San Francisco Oracle-да Mantra-Rock Dance турында игълан, 1967 елның январе.

Mantra-Rock Dance 1967 елның 29 январе якшәмбе кичәсенә планлаштырылган булган. Чет Хелмс фикеренчә концерт өчен көн һәм вакыт уңышсыз итеп сайланган булган, әмма аның борчулары дөрес булып чыкмаган: 29 январьны кичен «Авалон»га керүгә тулы кварталга чират җыелырлык кеше җыелган булган. Билет ике доллар ярым торган һәм керүдә сатылган. 8 сәгатькә 3000-нән артык кеше килгән һәм «Авалон» тулы булган. Концертка шулай ук Тимоти Лири һәм Оусли Стэнли килгән. Лири билет өчен түләгән, шул ук вакытта Оусли Стэнлины бушлай керткәннәр. Концерт башланыр алдыннан кришнаитлар публикага әфлисун өлешләреннән прасад биргән булганнар. Наркотиклар куллану тыелган булганга карамастан, килгәннәрнең күбесе “үлән” тартканнар һәм ЛСД алганнар. Концертта тән сакчылары ролен «Тәмугъ фәрештәләре» башкарган. Прабхупаданың биографы Сатсварупа Даса Госвами бу кичне килгән публиканы түбәндәгечә тасвирлаган:

Концертка барлык диярлек килгәннәр купшы яки гадәти булмаган киемнәр кигән булган: индеец плащлары, Мексика пончолары, Һиндстан курталары, “годс-айзлар” [концентрик түгәрәкләр рәвешендә купшы бизәк белән майкалар], күбесендә каурыйлар һәм буслардан бизәнү әйберләре булган. Кайбер хиппилар үз флейталары, лютнялары, шалтыравыклары, барабаннары, горннары, трещоткалары һәм гиталары белән килгән. Кызлары белән “Тәмугъ фәрештәләре” барган – таралмаган, пычрак чәчле, джинсы кигән, читекләрдә һәм тупас киндер пиджакларда. Чылбырлар кигән булып алар сигарет тартканнар, аларда немец каскалары, герб белән эмблемалар һәм башка атрибутлар булган, әмма мотоциклларын алар керү янында калдырырга мәҗбүр булганнар.

Mantra-Rock Dance 
2022 елда «Авалон» бию залы.

Беренче булып сәхнәгә кришнаитлар чыккан һәм Һинд мотиваны «Харе Кришна» мантрасын җырлый башлаганнар. Ирләр Мерлин сихерчесе мантияләрен, ә хатын-кызлар — сари кигән булганнар. Музыкантларның кайберәүләре кришнаитларга коралларында аккомпанемент ясаганнар. Сәхнәдә һәм залның барлык почмакларында хушбуйлар яндырганнар. Булганнарның күбесе наркотик алган булганнар, әмма моңа карамастан залда тыныч булган. Бөтен җирдә төрле төстәге утлар янган, түшәмдә, стеналарда һәм идәндә ачык төстәге бликлар хәрәкәтләнгән. Стеналарга Кришна һәм аның тормышынна эпизодлар белән слайдлар проекцияләнгән булган: «арбада чабучы Кришна һәм Арджуна; майны урлаучы Кришна; давыл формасын алган шәйтанны үтерүче Кришна; флейтада уйнаучы Кришна». Кришнаитлардан соң сәхнәгә Moby Grape чыккан. Аларның чыгышын зал хуплап гөрләп кабул иткән. Прабхупада «Авалон»га 10 сәгатьтә килгән. Ул Һинду монахы (санньяси) шафран киеме кигән булган, аның муенында гарденияләрдән чәчәк бәйләме булган. Ул килгәннән соң, кришнаитлар сәламләү билгесе буларак кабырчыкка өргәннәр, ә музыкантларның кайсысыдар барабан кага башлаган. Кешеләр юл биргән һәм сәламләү билгесе буларак гөрләгән һәм кул чапкан. Аллен Гинзберг белән Прабхупада сәхнәгә менгән, аның өчен махсус җайланган мендәргә утырган һәм Гинзбергны мантра турында берничә сүз сөйләргә сораган. Шагыйрь җыелганнарга «Харе Кришна» мантрасын аңлавы һәм ул аңа шәхсән нәрсә биргәне турында сөйләгән. Гинзберг Прабхупаданы публикага тәкъдим иткән һәм олы яшьтәге свамины «Харе Кришна» мантрасын ул булмаган урынга Түбән Ист-Сайдка алып килү максаты белән Һиндстанда тыныч тормышны калдырган өчен рәхмәт әйткән. Гинзберг мантра Санскрит төшенчәсе мәгънәсен «акылны азат итү» дип тәрҗемә иткән. «ЛСД-дан китә торганнарга, аңын тотрыкландырырга телгәннәрг һәм аны яңа „очышлар“»га әзерләргә теләүчеләргә ул Сан-Франциско кришнаит ашрамында «иртә киртаннар»ны киңәш иткән. Шуннан соң Гинзберг сүзне Прабхупадага биргән, ул кыскача «Харе Кришна» мантрасының тарихын сөйләгән һәм шагыйрьгә аны сәхнәдән җырларга тәкъдим иткән. Публиканы «бары тик тавыш вибрациясенә чумарга һәм тынычланырга» сорап Гинзберг ситар, тамбура, барабаннар аккомпанементына фисгармониядә уйный башлаган һәм Һинд мотивына «Харе Кришна» җырлый башлаган. Проектор стенада мантра текстын яктырткан. Әкренләп публика кушылып җырлый башлаган. Кришнаитларның берсе, элек кагучы, барабаннарда кага башлаган. Киртанның темпы үскән һәм бөтен зал җырлый башлаган. Прабхупада урындыгыннан күтәрелгән, кулларын күтәргән һәм бии башлаган, ишарә белән булганнарны кушылырга өндәгән. Күпләр урыннарыннан торган һәм Прабхупадага ияреп кулларын күтәргән килеш бии башлаганнар. Grateful Dead, Big Brother and the Holding Company һәм Moby Grape катнашучылары шулай ук гомуми энтузиазм белән корылганнар һәм музыка коралларында уйный башлаганнар. Прабхупада микрофонга җырлый башлаган һәм куәтле динамиклар белән көчәйтелгән тавыш зал буенча яңгырый башлаган. Киртанның темпы даими үскән һәм Прабхупада тирдән юеш булган. Сәхнә артында булган Киртанананда Свами гамәлне Прабхупада “мондый әйберләр өчен бик карт” һәм бу “начар бетәргә мөмкин” дип туктатырга сораган. Шулай да, киртан тизрәк һәм тизрәк була башлаган. Тиздән «динамиклар белән көчәйтелгән музыкада һәм меңнәрчә тавышлардан хорда мантра сүзләрен танып булмый башлаган». Аллен Гинзберг соңыннан шулай дип искә төшергән:

Без кич буе “Харе Кришна” мантрасын җырладык. Бу сокландыргыч иде – тулы азат ителү! Бу Хейт-Эшбери рухи энтузиазмының рухи пигы булган. Беренче мәртәбә Сан-Францискода барлык булганнар катнаша алган концерт узган булган. Һәрбер кеше башкалар җырлый һәм биегәнен карамыйча бии һәм җырлый алган. Җырлау ике сәгать диярлек дәвам иткән. Ахырда булганнар идәнгә төшеп буй сынганнар (кришнаит ашрамнарында рухи хезмәтләр вакытында кебек) һәм Прабхупада Санскритта догалар укыган. Прабхупада киткәннән соң сәхнәгә Big Brother һәм Дженис Джоплин белән Holding Company менгән. Алар «The House of the Rising Sun» һәм «Ball 'n' Chain» җырларын башкарып концертны дәвам иткәннәр.

Бәяләмләр һәм йогынты

Mantra-Rock Dance 
Бхактиведанта Свами Прабхупада Голден-гейт-паркта Харе Кришна мантрасын җырлый. Сулда — Джаганнатха Илаһы сыны (1967 елның феврале)
Mantra-Rock Dance 
Mantra-Rock Dance-ның 40 еллыгына багышланган постер (2007 ел)

Тимоти Лири Mantra-Rock Dance-ны «матур төн», ә Аллен Гинзберг — «Хейт-Эшбери рухи энтузиазмы пигы» дип атаган. Тарихчы Роберт Эллвуд концертны хиппи эрасының “ахыргы очышы” дип хасият биргән.

Mantra-Rock Dance-та чыгыштан соң Moby Grape карьерасы нык үскән булган. Тиздән төркем «Авалон»да The Doors белән чыгыш ясаган һәм Columbia Records белән контрактны имзалаган. Mantra-Rock Dance 2000 доллар җыйган алар Сан-Францискода кришнаит ашрамы ярдәменә барган. Концертта күпләр ашрам булуы турында белгәннәр һәм анда көн саен булган киртаннарга һәм лекцияләргә йөри башлаган. Прабхупаданың Mantra-Rock Dance-та чыгышы Хейт-Эшбери хиппиларына тирән тәэсир калдырган. Кришнаит гурусы аларның күбесе өчен ул дәгъва иткән фәлсәфәгә һәм әхлакый принципларга карамастан культ каһарманы булып киткән. Практика пения «Харе Кришна»ны җырлау һәм биюләр практикасы теге яки бу дәрәҗәдә «Тәмугъ фәрештәләре»н дә кертеп контркультураның барлык катламнары тарафыннан кабул ителгән булган. . Бу хиппиларга «азат җәмгыять» тәэмин иткән, аларны тынычландырган һәм аларга наркотикларга практикада эшли булырлык альтернативаны биргән. Хиппи арасында кришнаитларның популярлыгы даими үскән һәм тиздән җырлаучы һәм прасад өләшүче кришнаитларның кыяфәте Хейт-Эшбери сәхнәсенең аеручы хасиятләренең берсе булып киткән. Сан-Франциско кришнаитларының төп төркеме рухи практикаларында җитдирәк була башлагач, Прабхупада аларны Санскритта исемнәр биреп өйрәнчекләргә кабул иткән.Сэм Спирстра һәм Мелани Нагель, Шьямасундара һәм Малати булганнар,ә Роджер Зигель һәм Джоан Кампанелла тәңгәл килгән рәвештә «Гурудас» һәм «Ямуна» исемнәрен алганнар. Яңа Сан-Франциско ашрамын ул «Яңа Джаганнатха-пури» дип атаган, анда табыну өчен Джаганнатха, Баларама һәм Субхадра муртиларын куйган. Бу Илаһларның кечкенә агач копияләре шунда ук «психоделик хит» булып киткән: асаба хиппиларның күбесе аларны муенга тагылган итеп кигәннәр. Mantra-Rock Dance кришнаитларга Америка публикасы һәм массакүләм мәгълүмат чараларының артучы кызыксынуын җәлеп иткән. Хосусан, Прабхупада ABC телеканалында The Les Crane Show –да чыгыш ясаган, һәм шулай ук Кришна аңы турында Америка комигы Питер Бергман алып барган KPFK радиостанциясе программасында сөйләгән. Прабхупада өйрәнчекләрен шулай ук үзләрнең эшчәнлеге турында KFRC радиостанциясенә сөйләргә чакырганнар. 2007 елның 18 августында Берклида концертның элеккеге катнашучылары Mantra-Rock Dance-ның 40 еллыгы уңаеннан бәйрәм оештырганнар.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Tags:

Mantra-Rock Dance АлтарихMantra-Rock Dance ӘзерләнүMantra-Rock Dance КонцертMantra-Rock Dance Бәяләмләр һәм йогынтыMantra-Rock Dance ИскәрмәләрMantra-Rock Dance ӘдәбиятMantra-Rock Dance СылтамаларMantra-Rock Dance1967 ел29 гыйнварБхактиведанта Свами ПрабхупадаСан-ФранцискоХаре Кришна мантра

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Илсөя БәдретдиноваГүзәл ТөхфәтоваДинозаврларТатар йолаларыКанадаCamaspӘфганстанГизгечYuriy ŞevçukРибонуклеин әчелегеФатих ӘмирханПольшаЧәчәкләрМарат МөлековСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеАллаһның 99 исемеТуфан МиңнуллинШиһабетдин МәрҗаниВертуМөхәррәм СәлимовАнтигуа һәм БарбудаФёдор IIIНәүрүзХәнәви ШәйдуллинЛюблянаВикиөзекГиперсылтамаАризонаMail.RuГөлдания ХәйруллинаСергей СкрябинӨрәңге1 апрельISO 3166-1633 елУфаДәминовЛазерОблигацияБаулы районыИлфат ФәйзрахмановТатарстанФердинанд СәлаховEPCAMМәчеКазанны алуКаракулеВацлав ҺавелСара СадыйковаИсраилRudolf NurievКаһирәРөстәм АсаевЭльмира ШәрифуллинаҖөмһүриятЭлектр станциясеГабдерәхим МөслинкинГосман Хәбибуллин (1937)Әлдермештән Әлмәндәр (спектакль)ГарәпләрХристианлыкИлсур Сафин (1966)Төрек телеДәрдемәнд🡆 More