Eurovision җыр бәйгесе (ингл. Eurovision Song Contest 2015; фр. Concours Eurovision de la chanson 2015), тәрҗемәсе Аурукүренү (урысча Евровидение) – 60 нчы Eurovision бәйгесе.
Ул Австриядә 21 майдан 23 майга кадәр узды. Австрия узган елгы Даниядә узган «Евровидение 2014» бәйгесендә җиңү яулады, җиңүне аңа «Rise Like a Phoenix» җыры белән Кончита Вурст китерде. Полуфиналлар 19 май һәм 21 май көннәрендә булдылар. Бәйге финалы — 2015 елның 23 мае. Австрия бәйгене икенче тапкыр кабул итте (беренче тапкыр — Евровидение 1967).
Eurovision җыр бәйгесе 2015 | |
---|---|
Дата | 2015 елның мае |
Финал | 2015 елның 23 мае |
Алып баручылар | Мирьям Вайксельбраун, Элис Тумлер, Арабелла Кисбауэр, Кончита Вурст (гринрум) |
Телеканал хуҗасы | ORF |
Үткәрү урыны | Австрия, Вена «Винер Штадтхалле» |
Җиңгән җыр | «Heroes» (Манс Селмерлөү, Швеция) |
Тавыш бирү системасы | тамашачылар / хөкемдарлар: 50 / 50 |
Дәүләтләр саны | 40 |
Дебют | Австралия |
Кире кайту | Кипр, Сербия, Чехия |
Eurovision җыр бәйгесе 2015 | |
◄2014 2016 ► |
2015 елда бәйгедә 40 ил катнашты. Быел бәйгедә катнашудан илдәге сәяси тотрыксызлыклар аркасында Украина баш тартты. Шулай ук бәйгегә соңгы вакытта катнашмаган Кипр, Сербия һәм Чехия кайтырга булдылар. Беренче тапкыр Аурупагы кермәгән Австралия дә бәйгедә катнашты.
Бәйгедә җиңүне «Heroes» җыры белән Швеция вәкиле Монс Сельмерлёв яулаган. Россия икенче урынны, Италия өченче урынны алган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Eurovision җыр бәйгесе 2015, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.