Әл-Әнгам сүрәсе (гар.سورة الأنعام - сүрәтүл-әнгъәм)- Коръәннең алтынчы сүрәсе.
Мәккәдә иңә. Аятьләре саны - 165.
Арабский Коран (14мб).pdf Сүрә (аудио) Әл-Әнгам | |
Исеменең тәрҗемәсе | Терлек |
---|---|
Статистика | |
Сүрә саны | 6 |
Аятьләренең саны | 165 |
Сүзләре саны | 3055 |
Хәрефләре саны | 12418 |
Алдагы сүрә | Әл-Мәидә |
Киләсе сүрә | әл-Әгъраф |
Тәрҗемә |
Сүрә Аллаһ, Аның сыйфатлары турында сөйләүдән башлана. Аннары соң, Аллаһка гыйбадәт кылучылар үрнәге буларак, пәйгамбәрләр каралалар, бигрәк тә Ибраһим галәйһиссәләм. Ибраһим галәйһиссәләмнең, табигать, йолдызлар, ай һәм кояшны күзәтү нәтиҗәсендә, тәүхид - бераллалыкка килүе тасвирлана. Аннары соң Аллаһның рахмәсе һәм акылының табигатьтә чагылышы күрсәтелә, мәҗүсиләрнең адашулары шелтәләнә. Сүрә иҗтимагый гаделлелеккә һәм җәмгыять алдындагы бурычларны намуслы үтәүгә чакыру белән тәмамлана.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әнгам сүрәсе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.