Россия империясе һәм РСФСР составында булган Җидесу өлкәсе белән бутамагыз
Җидесу өлкәсе | |
каз. Жетісу облысы, Jetısu oblysy | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 8 июнь 2022 |
---|---|
Дәүләт | Казакъстан |
Башкала | Таллыкурган |
Сәгать поясы | UTC+06:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Исабаев, Бейбит Оксикбаевич[d] |
Халык саны | 698 987 (1 август 2022) |
Мәйдан | 118 500 км² |
Җидесу өлкәсе Викиҗыентыкта |
Җидесу өлкәсе (каз. Жетісу облысы, Jetısu oblysy) – Казакъстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан административ берәмлек (өлкә). 2022 елның 8 июнендә оештырылган. Административ үзәге – Таллыкурган шәһәре.
Җидесу өлкәсе көньякта Алматы өлкәсе белән, төньяк-көнбатышта Балхаш күле аша Караганды өлкәсе, төньякта Абай өлкәсе белән, көнчыгышта Кытай Халык Республикасы белән чиктәш.
2022 елның 16 мартында Казакъстан Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев парламент палаталарының уртак утырышы вакытында Казакъстан халкына юллама белән чыгыш ясап, Алматы шәһәре агломерациясенә кагылышлы проблемаларның булуын билгеләп үткән һәм Алматы өлкәсен ике — Җидесу һәм Алматы өлкәләренә бүләргә тәкъдим иткән:
Биредә яшәүчеләр, нигездә, Алматы шәһәре тирәсендә тупланган. Таллыкурган шәһәреннән торып, Узынагаш яки Талгар мәсьәләләрен хәл итеп булмый. Бүген өлкә үзәгенә барып җитү өчен, халыкка бик ерак йөрергә туры килә. Шушы һәм башка сәбәпләрне исәпкә алып, Алматы өлкәсен икегә бүләргә тәкъдим итәм – бу төбәктә Җидесу һәм Алматы өлкәләре булдырылачак. Алматы өлкәсенең өлкә үзәге Капшагай, ә Җидесу өлкәсенеке — Таллыкурган булырга тиеш. Бу адымнар әлеге төбәкләр үсеше өчен яхшы адым булыр дип уйлыйм.
Өлкә 2022 елның 8 июнендә Казакъстан Президентының 2022 елның 4 маендагы указы нигезендә оештырылган.
Җидесу өлкәсе үз чикләрендә 1997 елда бетерелгән элеккеге Таллыкурган өлкәсенә тәңгәл килә.
Өлкә 8 районнан һәм 2 өлкә буйсынуындагы шәһәрдән тора (шәһәр акиматлары):
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Җидесу өлкәсе (Казакъстан), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.