Җибутида Ислам: Җибутида дәүләт дине

Җибутида ислам (гарәп.

1992 елда кабул ителгән Конституция нигезендә, илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам. Ил халкы (0, 9 млн, 2016 ел, бәяләү) эчендә мөселманнар ― 94 % (740 000 кеше, 2012 елга), христианнар (католиклар) ― 5 % (7000 кеше, 2006 ел), яһүдләр ― 1 %, индуистлар ― 1 %.

Җибутида Ислам: Тарих, Хәзерге заман, Сылтамалар
Җибути дәүләт флагы
Җибутида Ислам: Тарих, Хәзерге заман, Сылтамалар
Ил башкаласы Җибути шәһәрендә Хәмуди мәчете(ингл.)
Җибутида Ислам: Тарих, Хәзерге заман, Сылтамалар
Борынгы Зейла(ингл.) мәчете. VII гасыр
Җибутида Ислам: Тарих, Хәзерге заман, Сылтамалар
Ил башкаласында 1500 кешене сыйдыра алучы Әл Садә мәчете. 1940-еллар
Җибутида Ислам: Тарих, Хәзерге заман, Сылтамалар
Ил башкаласында Салман мәчете(ингл.)

Тарих

Ислам дине төбәктә бик иртә, б. э. 622 елларында Һиҗрәттән соң, таралыш алган, чөнки эзәрлекләнүче мөселманнар төркеме, Мөхәммәд пәйгамбәр тәкъдиме белән, Кызыл диңгез артында Африка Мөгезендә (Сомали ярымутравы) сыеныр урын таба.

1900 елда, колониаль чор башында, Җибутинең хәзерге территориясендә христианнар булмаган диярлек.

Бәйсезлеккә ирешкәннән соң (1977 елның 23 июне), республика өлешчә Ислам хокукына (шәригать) нигезләнгән хокукый система төзегән.

1992 елда кабул ителгән Җибути Конституциясе исламны бердәнбер дәүләт дине дип таный, шулай ук барлык диндәге гражданнарның тигезлеген (1нче маддә) һәм дин тоту иреген (11нче маддә) күздә тота.

Хәзерге заман

Җирле мөселманнарның күбесе ― Шәфигый мәзһәбе сөнниләре. Суфичылыкның төрле тәрикатьләренә караучы мөселманнар да бар. Илнең һәр шәһәрендә мәчет бар.

2008 елда Дин иреге турында халыкара доклад нигезендә, Җибути мөселманнары башка дингә күчү яки башка диндәгеләр белән никахка керү хокукына ия булса да, икенче дингә күчкән кешеләр үз гаиләсе яки тулаем җәмгыять ягыннан тискәре реакция белән очрашырга мөмкин, һәм алар еш кына ислам диненә кайтуны таләп итә торган басым белән очраша.

Гаилә кодексының 23нче маддәсе нигезендә, мөселман булмаган ир-ат ислам динен кабул иткәннән соң гына мөселман хатынына өйләнә ала. Ислам йоласы буенча уздырылмаган никахларны хөкүмәт юридик яктан танымый.

2012 елда Җибути Диннәр эшләре министрлыгына Җибути мәчетләренә, шул исәптән җомга намазы вәгазьләренә катгыйрак күзәтчелек алып барырга хокук бирә торган закон кабул ителә. Министрлык мәчетләрнең эшчәнлеген көйләүче яңа законны имамнарны алыштыру һәм кайбер мәчетләрне вакытлыча ябу өчен файдаланган. Кайбер имамнар хәбәр иткәнчә, алардан вәгазьләрдән соң иминлек хезмәтләре сорау алу фактлары булган. Шулай ук киемен алыштырган иминлек хезмәткәрләренең җомга вәгазьләре эчтәлеген һәм мәчеткә йөрүче кешеләрнең эшчәнлеген күзәтүе турында хәбәрләр бар .

2014 елда ил хөкүмәте мәчетләрне дәүләт контроленә алу турындагы законны гамәлгә кертә, ул имамнарның статусын Ислам эшләре буенча министрлык каршындагы дәүләт хезмәткәрләре итеп, мәчетләрнең милкен һәм башка активларын хөкүмәт милке итеп үзгәртә. Закон мәчетләрдә сәяси эшчәнлекне бетерүгә һәм мәчетләрнең мөлкәтенә һәм эшчәнлегенә катгый дәүләт күзәтчелеген тәэмин итүгә, мәчетләрдә чит ил йогынтысына каршы торуга юнәлтелгән.

Дәүләт мәктәпләре дөньяви булып кала. Илдә ислам эшләре министрлыгы һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан идарә ителә торган 40лап шәхси Ислам мәктәбе бар.

Җибути ― Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы һәм Гарәп илләре лигасы әгъзасы.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Җибутида Ислам ТарихҖибутида Ислам Хәзерге заманҖибутида Ислам СылтамаларҖибутида Ислам ИскәрмәләрҖибутида Ислам2006 ел2012 ел2016 елГарәп телеИсламКатоликларМөселманнарФранцуз телеХристианнарЯһүдләрҖибутиҺинд дине

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Урта Идел краеIDH3BЧестер Әлан АртурФрай-Айленд (Мэн)АбальсискетаУкраина ПрезидентыАлаэхосСаба районыТываИсраилСтокһольм метрополитеныКазанОренбург өлкәсе1939 ел1773 елКопперас-Коув (Техас)8 мартКырның квант теориясеАлманнарСан Җовани Вале Ровето Супериоре (Л'Аквила)Флатония (Техас)МоржсыманнарЭлвин (Техас)Кешенең җенси системасы1971 елШәһәр1722 ел24 ноябрьБеларусияЛа-Абра-Гайтс (Калифорния)Васили СыромятниковРенсселер (округ, Нью-Йорк)Түбән КамаСовет Социалистик Республикалар БерлегеТампереБич-Гейвен-Вест (Нью-Джерси)13 сентябрьХигасияматоСтандарт модельРәсим БаксиковМонтивеллоЯмал-Ненец автономияле округыБрейнтри (Вермонт)Василий Кандинский20 мартИлеш районыBoeing 737Төньяк Ютландия28 гыйнварРоско (Техас)Дамир ГарифуллинCEACAM5Сембер өлкәсеВладимир ВысоцкийИнза районыИлсөя БәдретдиноваГонолулуMacOSБөркенһедАбрераВольфсбургНикарагуаМәскәү өлкәсеХэллоуинГоторн (Калифорния)Вестлейк-ВилледжТуфан МиңнуллинМариборКонкорд (Нью-Гэмпшир)1707 елСен-Донан🡆 More