Этанол

Этано́л (эти́л спирты, метилкарбино́л, шәраб спирты яки алкого́ль) — бератомлы, C2H5OH формулалы спирт (C2H6O), башкача: CH3-CH2-OH, бератомлы спиртлар гомологик рәтенең икенче вәкиле, стандарт шартларда очучан, кабынучан, үзенә бертөрле исле, төссез сыекча.

Этанол
Ethanol Ethanol Ethanol
Гомуми сыйфатлар
Молекуляр формула C2H5(OH)
SMILES CCO
Моляр масса 46,069 г/моль
Тышкы кыяфәт төссез сыекча
Номер CAS [64-17-5]
Сыйфатлар
Тыгызлык һәм
агрегат халәт
789,3 кг/м³ 20 °C, сыекча
суда эрүчәнлек Тоткарлыксыз кушыла ала
Эретү температурасы −114,3 °C (158,8 K)
Кайнау температурасы 78,4 °C (351,6 K)
Өчләтә нокта −114,3 °C (158,8 K), ? бар
Критик нокта 241 °C (514,15 K), 63 бар
pKa 15,9
Үзлек 1,2 сПз , 20 °C
Өслек тартылышы 22,39×10−3 Н/м , 20 °C
Диполь момент 1,69 D (газ)
Куркынычы(ш.и. токсик)
Кабыну температурасы 13 °C (286,15 K)
Үзкабыныш температурасы 363 °C (636,15 K)
Шартлаучанлык чиге 3,28 — 18,95 %
Куркыныч классы III
LD50 (күселәр өчен) 10,3 г/кг
Тугандаш кушылмалар
Тугандаш спиртлар Метанол
Бутанол
Башка кушылмалар Ацетальдегид
Уксус кислотасы

Иске, 1993 елга кадәр гамәлдә булган ГОСТ аңа икенче, тулырак билгеләмә биргән. Этил спирты — үзенчәлекле исе булган, тиз кабынып китә торган сыекча, башта ярсыта, аннары нерв системасын параличлый торган көчле наркотик матдә.

Судан җиңелрәк (тыгызлыгы 0,8 г/см3), 78,3 °С та кайный, суда яхшы эри һәм үзе дә күп кенә органик һәм нәорганик матдәләрне яхшы эретә.

Алкогольле эчемлекләрнең актив компоненты, депрессант — кешенең үзәк нерв системасын төшенкелеккә этәрә торган психоактив матдә.

Медицинада антисептик, төрле дарулар нигезе булуы белән кыйммәтле.

Этил спирты шулай ук ягулык, буяу эреткеч һәм спиртлы термометрларда тутырма буларак кулланыла.

Этил спиртының кеше организмына тәэсире

Алкоголь йөрәк мускулатурасы күзәнәкләрен җимерә, алар эластиклыгын югалта, акрынлап андагы мускул тукымасын тоташтыргыч тукыма алмаштыра. Йөрәк май белән каплана һәм бик авырдан тибә башлый, ул тибүдән туктарга да мөмкин. Алкоголь эчемлеге организмга кергәч, аның составындагы этил спирты бик тиз кан тамырларына сеңә. Кандагы эритроцитлар бер-берсенә ябышып башта куыклар барлыкка китерә, соңыннан төерчекләргә әверелә. Орга низмда кан хәрәкәте бозыла. Баш миенең капиллярлары йомыла һәм кеше миенә җитәрлек әче тудыргыч килми башлый, эчкече кешенең хәтере начарая.

Организмга эләккән этанол (спирт) ацетальдегидка әйләнә, ә ул бик тә агулы продукт. Башны да, йөрәкне дә ацетальдегид авырттыра. Шунысы сәер, табигать безнең организмга, күзәнәкләргә ни өчендер аз гына күләмдә шушы агулы, зарарлы продуктны — ацетальдегидны кертеп калдырган. Безнең организмда бераз гына спирт бар. Ацетальдегидтан башка күзәнәк сулый алмый, әче тудыргычны үзләштерә алмый икән. ацетальдегидкүбәйсә, күзәнәк өчен куркыныч. әйтик, шушы нечкә системага — күзәнәк һәр молекуланы берәмтекләп «күздән кичерә» торган системага — «100 грамм»ны салып куясың, ди. ацетальдегидбераз күбәя, күзәнәккә яхшы булып китә, сулыш иркенәя. әмма бу «рәхәтлек» кыска була. Тагын 100 г җибәрсәң, күзәнәкне бик авыр хәлгә куясың. Ул контрольне югалта башлый. Бөтен организм агулана. ә тагын да эчсәң, наркоз башлана, кеше утырган җиреннән ава башлый.

  • Кеше канындагы 30-60 мг/л, ягъни 0,0006 процент этил спирты — «табигый алкоголемия» бусагасы булып санала, алкогольнең бу дозасы һәрбер аек кешенең дә канында була, аны организм үзе эшләп чыгара.
  • Доза 0,05 проценттан артып китсә, игътибар югала, үзконтроль өчен җаваплы үзәкләрнең эше сүлпәнләнә.
  • Доза 0.1 проценттан артып китсе, мускулларга һәм моторика үзәкләренә булган контоль өлешчә югала.
  • Доза 0,2 проценттан артканда, алкоголь урта мигә үтеп керә (моңа кадәр әле ми тышчасына гына кагыла иде), кешене йокы баса, организм эшчәнлегендә тулы тоткарлык күзәтелә.
  • Доза 0,5 проценттан артып киткәндә исә, алкоголь минең эчке катлавына кадәр үтеп керә, бу очракта сулыш алу аппаратының параличлануы, үлемгә китереп җиткерү ихтималы бар.

2010 елда Россиянең «Юл хәрәкәте иминлеге турындагы» законга тиешле төзәтмәләр кертелгәч, алкоголь, наркотик һәм башка төрле исерткеч матдәләр кулланган кешеләргә бөтенләй рульгә утырырга ярамый. Шулай ук Административ хокук бозулар кодексына да үзгәрешләр кертелә. Аңарчы әлеге кодекс буенча 1 литр канда этил спирты күләме 0,3 граммнан яки үпкәдән чыккан 1 литр һавада 0,15 миллиграммнан артканда гына кеше җаваплылыкка тартыла ала иде. Ә бу ярты литр сыра, 40 грамм аракы яки бер бокал шәраб эчкәндә дә машина йөртергә ярый дигән сүз.

Хәзер исә канда спирт бөтенләй булмаска тиеш. Машина йөртүчеләр өчен «коры закон» Европа тәҗрибәсенә таянып кертелде. Европаның күп илләрендә инде күптәннән эчкән килеш машина йөртергә ярамый.

Продуктларда этанол микъдары

Этанол проценты кефирда 0,12 проценттан алып (бер көнлек кефирда) 0,88 процентка (өч көнлегендә) кадәр барып җитә. Эчкәннән соң кефир 36,6 градуслы организмда тагын да әчүен дәвам итә һәм 3 сәгатьтән соң тулысы белән сөт шикәрен эшкәртеп, алкогольгә әйләндерә.

Бер төркем галимнәр эчкечеләрнең 32 проценты — 10 яшькә кадәр, 64 проценты 11дән 15 яшькә кадәр эчә башлаганын ачыклаган. “Күкрәк баласы булганда ук әнисе эчкән кефир аша спирт белән агуланып, эчүгә тартылмадылар микән?” — дигән сорау куя алар.

Эчкечелек белән көрәшне сабый балалардан башларга кирәк һәм беренче итеп алар рационыннан кефирны алырга, өлкәннәрдә аның куллану микъдарын кискен киметергә чакыралар.

Бу яңа ачыш түгел. Ленинград шәһәре башкарма комитетының 596нчы карарында балалар рационындагы кефирны башка төр сөт ризыгы белән алыштыру турында сүз бара. Сәбәбе — кефирның составында спиртлы эчемлек булуы. СССРда ел саен 1 млн. тоннадан артык кефир җитештерелгән һәм халыкның яртысы мәҗбүри рәвештә 1 мең тонна этанол эчкән. Көнбатыш Европа илләрендә һәм АКШта, шулай ук Көнчыгышта (Япония, Тайвань) әче сөт ризыклары дрожжи белән әчетүсез әзерләнә. СССРдан аермалы буларак, башка илләрдә киң таралган әче сөт ризыгы булып йогурт тора. Ул шул ук технологияләр буенча әзерләнә, әмма чүпрә кушылмый. Һәм анда алкоголь юк.

Бу проблема өстендә эшләгән бер төркем галимнәр 1980 елларда ук КПСС Үзәк комитетына, СССР һәм РСФСР Министрлар Шурасына, СССР Югары Шурасы Президиумына барлык сәбәпләрне ачып салып, яшерен рәвештә балаларны алкоголиклаштыруны туктатуны сорап хат юллаган. Берничә айдан аларга кефирда этанолның бик аз микъдарда булуын, шул сәбәпле борчылу урынсыз икәнен белдергән җавап хаты килә. Арыш ипиендә дә этанол бар диелә анда.

Хәер, соңгы вакытта ипигә “ташланулар” да кефирга булганыннан ким түгел. Аңа гаепнең дә җитдирәге тагылды. Ул кешеләрдән алкаш ясамый, аларны үтерә булып чыкты. Ипи пешерүдә кулланылган чүпрә кеше сәламәтлегенә зур зыян сала. Әлеге ачышны ясаган кешеләр фикеренчә, термофиль чүпрә күптән түгел генә барлыкка килгән. Дөресрәге, аны кешеләр уйлап тапкан. Аңа термофиль чүпрә, сахарамицетлар салалар. Аларны үз чиратында хлор известе, күкерт әчелегесе белән эшкәртәләр. Бу сәер эшкәртү ысуллары турындагы имеш-мимешләр белән Интернет тулды. Һәм әле булса бәхәсләрнең очы-кырые күренми.

Без ашаган ризыкларда промильле күләме:

  • Квас — 0,1-0,6
  • Кефир (катык, әйрән) — 0,2
  • Кымыз — 0,3
  • Морс — 0,17
  • Өлгергән банан — 0,2
  • Йогурт — 0,2
  • Ипи белән колбаса — 0,2

Этил спирты җитештерү

Этил спирты — углеводлар әчешү процессында чүпрә гөмбәләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә торган матдә.

Этил спиртын алуда төп чыганак булып бөртеклеләр, бәрәңге, чөгендер һәм шулай ук кәгазь һәм агач производствосы тора. Чи этил спирты (сырец) үзе күптөрле катнашмалардан гыйбарәт, шул исәптән агулы аракы маеннан да. Ул махсус аппараттан чистарту узарга тиеш. Этил спирты халык хуҗалыгы өлкәләрендә киң кулланыш таба. Мисал өчен, аны лаклар, политурлар, органик буяулар, фармакологик препаратлар, синтетик каучык әзер ләгәндә файдаланалар. Этил спирты дезинфекция чарасы буларак медицина өлкәсендә дә киң кулланыла. Ә менә аракы җитештергәндә бары тик чистартылган этил спирты гына кулланылырга тиеш. Аракының тәме спиртка бәйле. Кайберсен төрле чистарткычлар аша чыгаралар, үсемлекләр кушалар. Спирт заводының чималы начар икән, аракысы да шундый. Аракы заводларының эш технологиясе катлаулы, аны кешегә күрсәтмәскә тырышалар. Хөкүмәткә аракы заводлары чыгарган эчемлекнең үзкыйммәте 5-10 сумга төшә. Әгәр инде чимал итеп агач спирты яки нефтьтән эшләнгәне кулланылса, бөтенләй зур табыш бирә.

Россия империясендә өчпочмаклы шешәләрдә спирт сатканнар, аны шкалик дип атаганнар. Иң бәләкәе 300 грамм, калганнары — 400-600 миллилитр. Пыяласы калын шешәләр ничектер яшел төс алганнар, “яшел елан” дигән гыйбарә дә шуннан калган.

1895 елда 80 градуслы спиртлы эчемлекне “казенное вино” дип атыйлар. Бодайдан, арыштан куылганнар “хлебное вино” була. Совет елларын да, сугышка кадәр игенгә кытлык кичергән чорда спиртны агачтан гидролиз ысулы белән таба башлыйлар.

Бөек Ватан сугышында солдатларга алгы сызыкка атакага барыр алдыннан нәкъ менә шул агач спиртыннан эшләнгән аракы бирәләр дә инде. Аның тәме әче була. Фронтовиклар сөйләвенә караганда, ул аракы кешене курку белмәс ясый. Күпчелек үлгәнен белми дә калган. Шул спирт белән яраланган урыннарын эшкәрткәннәр. Агач спиртында метил күп була, анысы агу. Ул биш процентка җитсә, кешенең күзләрен сукырайтырга мөмкин. Атакага барган сугышчыларга агач чүбеннән эшләнгән спиртны жәлләмәгәннәр.

СССРда күпләп нефть чыгарыла башлагач, спиртны нефтьтән куарга өйрәнәләр. Әйтүләр буенча, 1970 елларда аракыдан нефть исе килә иде. Соңыннан агачтан һәм нефтьтән куылган спиртны агулы матдәләрдән аерырга өйрәнделәр. Бүген хәтта приборлар да спиртның нидән эшләнгәнен аера алмый. Спирт заводлары аны оста итеп нефтьтән дә, агачтан да, игеннән дә куа. Шуңа күрә Осетия, Кабарды-Балкария һәм башка Төньяк Кавказ республикаларыннан килгән аракыларның күбесе нефтьтән куылган. Ул гади этанолга караганда, кеше сәламәтлеге өчен тагын да куркынычрак.

Гомумән, илдә совет заманында арыш, бәрәңге, чөгендердән спирт җитештерә торган илледән артык завод бар иде. Бүген шуларның бишесе генә эшли. Иң зурысы Иваново шәһәрендә урнашкан, спиртын сата алмый интегә. Инде икенче ел халыкка хезмәт хакы түли алмыйлар. Димәк, аракы заводлары спиртның агачтан гидролиз буенча алынганын, нефтьтән эшләнгәнен очсызга сатып ала. Чөнки заводлар үзләре спирт чыгармый, сатып алганын су белән бутый гына. Инде ватык шифердан, тольдән спирт куу технологиясе барлыкка килгән.

Агулы техник сыекчалар — суррогат алкогольнең бер төре. Аларны ялгышлык белән этил спирты дип белеп яки, киресенчә, белә торып та, куркыныч булуга да карамастан, кулланалар. Моны инде тормыш төбенә төшкән эчкечеләр шулай эшли. Мисал өчен, метил спирты һәм этиленгликоль антифриз составына керә. Кату температурасы түбән булганлыктан, алар төрле двигательләрнең суыту системаларында файдаланыла. Гади спирт шикелле үк бу сыекчалар да исереклек халәте барлыкка китерергә мөмкин, ләкин сыекчаларны кулланып 10-12 сәгать үткәннән соң агулану билгеләре: көчле баш авырту, күңел болгану, хәлсезлек башлана. Соңыннан кеше аңын югалтырга мөмкин. Мидәге таркалыш яки бөерләрнең зарарлануы нәтиҗәсендә үлем ихтималы да бар. Метил спирты – нерв-тамыр агуы һәм аның 100 грамм дозасы гына да кешеләр өчен куркыныч. Дихлорэтан аннан да коточкычрак. Әлеге сыекчаның 10-15 граммы бавырны һәм бөерләрне зарарлап, бөтенләй эштән чыгаруга сәләтле.

Ягулык итеп куллану

Спиртны ягулык буларак куллануны яңалык дип әйтеп булмый. Әйтик, АКШта инде күптәннән биоэтанолны гади кукуруздән ясыйлар. Аны җитештерү өчен биредә йөзләгән завод эшләп килә. Белгечләр әйтүенчә, мондый спиртның 10 процентын гына бензинга кушсаң да, ягулык азрак тотыла, двигатель дә "озын гомерле" була. Ә менә Европа Берлеге илләре кукуруз белән түгел, ә рапс культурасы белән кызыксына. Германиядә һәм Франциядә, мәсәлән, автотранспортны әйләнә-тирәгә зыян китерми торган ягулыкка күчерү буенча дәүләт программалары кабул ителгән. Рапс перспективалы һәм табыш китерүче культура буларак, дөнья базарында аңа сорау әледән-әле артып тора. Европа Берлеге илләре рапс орлыгының бер тоннасы өчен — 180-200, ә маеның тоннасына 620-630 доллар түләргә әзер.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз


Tags:

Этанол Этил спиртының кеше организмына тәэсиреЭтанол Продуктларда этанол микъдарыЭтанол Этил спирты җитештерүЭтанол Ягулык итеп куллануЭтанол ИскәрмәләрЭтанол ЧыганакларЭтанол СылтамаларЭтанол Моны да карагызЭтанолВодородУглеродӘче тудыргыч

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Татар электрон китабы тупланмасыЛандыш НигъмәтҗановаRusiä FederatsiäseРәшит ӘхмәтҗановҺөнәрМәсәлQimmätle käğäzТатар биюләреXX гасыр (б. э. к.)Татарстан РеспубликасыВирусларҖенси теләкФонетикаТеатрБәетТатарстан Республикасы гимныЛуи ПастерИлдар СибгатуллинЛуиза ЯнсуарКазанЛюзияТатьяна ВоропаеваПатшалык (биология)КамкаКәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыУрта СабаМузыкаVlogДаими фаза элементыАварларQazan KirmäneИҗтимагый фәннәрҖәмил БаймурзинЯсалма сүзләрДжозефсон эффектыАйгөл ӘхмәтгалиеваGarikoӘлмәтMcDonald’sРезеда ӘхияроваҖанкөйБөек Ватан сугышыБанкТатарстан яшьләре (газета)Интернет ирегеГалимҗан ИбраһимовӘлфинур ХисамиИльмира НәгыймоваБану КаһармановаXVII гасыр (б. э. к.)Рөстәм МиңнехановМускуллар1403 елЛазерРоссия шәһәрләре исемлегеМаклерАкчарлак (газета)Кантон телеПатша48-нче мәктәпГариф АхуновТатарстан тарихыКиев2020 елТылсымлы куллар (журнал)Ибраһим АганинБал корты🡆 More