1974 Шамил Солтанов

Бу Уфа геологы турында мәкалә, Мәскәү тарихчысы турында моннан укыгыз.

Шамил Солтанов
1974 Шамил Солтанов
Туган 30 август 1974(1974-08-30) (49 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер УДНТУ
Һөнәре тау инженеры-геолог

Шамил Солтанов, Шамил Хәниф улы Солтанов (1974 елның 30 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― тау инженеры―геолог, техник фәннәр докторы (2010), доцент, Башкортстан Фәннәр академиясе профессоры (2016) һәм президиум әгъзасы, «Углеводородларны чыгару, нефтехимик эшкәртү һәм транспортлау» фәнни советы гыйльми секретаре. Фән һәм техника өлкәсендә Башкортстан Республикасы Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (2003).

Тәрҗемәи хәле

1974 елның 30 августында Уфада туган. Уфа дәүләт нефть техника университетын тәмамлаган (1996). 2000 елда «Геолого-технологические условия применения микробиологических методов увеличения нефтеотдачи на примере месторождений северо-запада Башкортостана» темасына кандидатлык, 2009 елда «Геотехнологические основы регулирования разработки нефтяных месторождений с трудноизвлекаемыми запасами» темасына докторлык (фәнни консультанты техник фәннәр докторы, профессор Вадим Евгеньевич Андреев) диссертацияләре яклаган.

1999 елдан Уфа дәүләт нефть техника университетында (УДНТУ) эшли: Геология һәм нефть һәм газ ятмаларын разведкалау (Геология) кафедрасында укытучы (1999―2002), доцент (2002―2013), профессор (2014 елдан), кафедра мөдире урынбасары. УДНТУ технологияләр трансферы инновацион фәнни-белем бирү үзәге җитәкчесе (2011―2016); Башкортстан Фәннәр академиясенең (БР ФА) Нефть бирүне арттыру ысулларын куллануның геологик-технологик нигезләмәсе лабораториясе фәнни хезмәткәре (1996―2003), БР ФА нефть химиясе механикасы үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре (2004―2009), БР ФА нефть-газ технологияләре һәм яңа материаллар институты лабораториясе мөдире (2009―2015), БР стратегик тикшеренүләр институтының нефть-газ технологияләре һәм яңа материаллар үзәгенең нефть-газ чыгару процессын модельләштерү лабораториясе мөдире (2016 елдан).

2015 елдан Уфа дәүләт нефть техника университеты каршындагы диссертация советының гыйльми секретаре. УДНТУның Гыйльми советы һәм «Нефть һәм газ геологиясе» белгечлеге буенча ДАК әгъзасы.

Фәнни юнәлешләре

Нефть-газ ятмаларын эшкәртүне геологик-технологик нигезләү, фаразлау һәм мониторинглау. Фәнни һәм педагогик эшчәнлеге югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә, фән, мәгариф һәм җитештерүне интеграцияләүгә юнәлдерелгән.

Нефть-газ һәм нефть промыселы геологиясе, нефть запасларын җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруның эксперименталь һәм теоретик нигезләмәсе өлкәсендә белгеч. 140тан артык фәнни басма авторы. Бастырылган хезмәтләре Башкортстан, Татарстан, Пермь крае һәм Көнбатыш Себер нефть ятмаларын эшкәртү үзенчәлекләренә багышланган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2003 – Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт республика яшьләр премиясе[d]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

1974 Шамил Солтанов Тәрҗемәи хәле1974 Шамил Солтанов Фәнни юнәлешләре1974 Шамил Солтанов Бүләкләре, мактаулы исемнәре1974 Шамил Солтанов Искәрмәләр1974 Шамил Солтанов Сылтамалар1974 Шамил СолтановГеологияМәскәүТарихУфаШамил Солтанов (1952)

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ПрагаДжозефсон эффектыИҗтимагый фәннәрХайваннарСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеFGFBP3IC 789Европа БерлегеНугайларГренадаВирусларШәмсия ҖиһангироваКазан ханлыгыРәсим БаксиковҺөнәрМускулларMacOSPOTEJТатар электрон китабы тупланмасыNGC 1106Татарстан яшьләре (газета)АварларМөхәммәт МәһдиевАйдар АганинВали-ди-КамбраТатьяна Воропаева«Мунча ташы» театрыФәнил ГыйләҗевИван ЗолоНәҗип Җиһановның музей-фатиры (Казан)GarikoСак-Сок (бәет)АквакультураПатшалык (биология)Электр каршылыгыЗәрә боткасыРоза ХафизоваАмерика Кушма ШтатларыБакый УрманчеТаһир ШәмсуаровПрограммистлар көнеКубаСанкт-ПетербургАлынмаРезидә ШәрәфиеваСафа-ГәрәйАдвокатXökümätКалька (лексика)Әнвәр ГалимовБеренче бөтендөнья сугышыТуңдырмаИбупрофенГариф АхуновКуберГалимҗан ГыйльмановРоссия шәһәрләре исемлегеАрмандо ДиамантэИбраһим Сәләхов«Унбиш җитәкче хаты»Даими фаза элементыXWeyn Runi🡆 More