Шакти (Дэванагари: शक्ति, IAST: Śakti; .турыдан-туры мәгънәдә “куәт, мөмкинчелек, көч, сәләтлек, эшләп тырышу, энергия, эшли алу”), ул Һинд динендә һәм Шактизмда иң элек Галәм энергиясе һәм бөтен Галәмне хәрәкәтләндерүче динамик көчләрне чагылдыра..
Шакти | |
Илаһ карый | Шактизм |
---|---|
Шакти Викиҗыентыкта |
Шакти ул Һинд динендә кайчак "Бөек Изге Ана" исемен йөрткән илаһи хатын-кыз барлыкка китерүче куәтнең концепциясе. Ана буларак ул "Ади Шакти" яки "Ади Парашакти" буларак мәгълүм. Җир проекциясендә Шакти иң актив рәвештә хатын-кыз һәм барлыкка китерү/тудыру буларак чагылдырыла, гәрчә ул ирләрдә потенциаль, манифестланмаган формада да булса да. Һинд дине тарафдарлары ышанулары буенча Шакти барлыкка китерү һәм барлык үзгәрүләр өчен җаваплы. Шакти ул Галәм булуы һәм азат булу, аның иң әһәмиятле формасы серле психо-рухи көч - Кундалини Шакти.
Шактизмда Шактига Иң Олы Җанга буларак табыналар. Шакти Шиваның актив хатын-кыз энергиясенең чагылышы булып тора һәм синонимик рәвештә Трипура Сундари яки Парвати белән тәңгәл итеп китерелә.
Дэвид Кинсли искәрткәнчә Ходай Индраның "шакти"сы - Сачи (Индрани), бу куәт дигәнне аңлата. Индрани Матрикалар дип аталган җиде яки сигез хатын-кыз Алиһәләрнең төркеме (Брахмани, Вайшнави, Махешвари, Индрани, Кумари, Варахи һәм Чамунди яки Нарасимхи), алар төп Һинд дине Ходайларының (Брахма, Вишну, Шива, Индра, Картикея (Сканда), Вараха/Яма Радж (Һинд дине) һәм Нарасимха тәңгәл туры килгән рәвештә) шактилары булып таныла.
Шакти Алиһәсе Көньяк Һиндстанда шулай ук Амма (бу "ана" дигәнне аңлата) буларак мәгълүм, бигрәк тә Карнатака, Тамил Наду, Керала, Телангана һәм Андхра Прадеш штатларында. Көньяк Һиндстанның күпчелек авылларында Шакти Алиһәсенең төрле инкарнацияләренә багышланган күп гыйбадәтханәләр бар. Авыл кешеләре Шакти авылның сакчысы, явыз кешеләргә җәза салучы, авыруларны дәвалаучы һәм авылга муллык бирүче дип ышанганнар. Алар Шакти Джатараларны ел саен зур кызыксыну белән бәйрәм иткәннәр. Шакти инкарнацияләрнең кайбер мисаллары - Ганга, Ямуна, Камакши, Канакадурга, Махалакшми, Махасарасвати, Минакши, Манаса, Мариамман, Йеламма, Полерамма, Гангамма һәм Перанталамма.
Һиндстанда Алиһәнең өчпочмак формасындагы иң борынгы чагылышы - өчпочмак формасы. Сон Елгасы үзәнендә Палеолит контекстында табылган һәм безнең эрага кадәр 9000-8000 елларга караган Багхор ташы, янтраның иртә мисалы булып санала. Ташны чыгарган төркемнең катнашучысы Джонатан Марк Кенойер таш Шактига бәйле булуының бик тә мөмкин икәнен таныган.
Шактизм Дэвины (турыдан-туры мәгънәдә "Алиһәне") иң Олы Брахман дип карый, ә илаһилекнең барлык башка формалары бары тик аның төрле манифестацияләре булып тора. Аның фәлсәфәнең детальләрендә һәм практикасында Шактизм Шайвизмга охшаган. Шулай да, Шактизмны практикалаучылар "Шакталар" (Санскрит телендә: санскр. (IAST) Śakta, Калып:शक्त), төп концентрацияне Шактига ясыйлар, ул Иң Олы Илаһның динамик хатын-кыз аспекты булып тора. Илаһилекнең ир-ат аспекты трансцендент дип таныла, һәм Шивага табыну Шактига табынудан соң бара.
From Devi-Mahatmya:
By you this universe is borne, By you this world is created, Oh Devi, by you it is protected.
"Дэви-Махатмья"дан:
Сездән Галәм туган, Сез бу дөньяны барлыкка китерүче, Я Дэви, Сез аны саклап торасыз.
From Shaktisangama Tantra:
Woman is the creator of the universe, the universe is her form; woman is the foundation of the world, she is the true form of the body.
In woman is the form of all things, of all that lives and moves in the world. There is no jewel rarer than woman, no condition superior to that of a woman.[чыганагы?]
"Шактисангама Тантра"дан:
Хатын-кыз Галәмне барлыкка китерүче, Галәм аның формасы, Хатын-кыз дөньяның нигезе, ул тәннең чын формасы.
Хатын-кыз барлык әйберләрнең формасы, дөньяда яшәүче һәм хәрәкәтләнүче барчасының. Хатын-кыздан сирәгрәк асыл таш юк, Хатын-кыздан да өстен халәт юк.
Материаль манифестациясе Трипура Сундари булган Ади Парашакти бөтен Барлыкка китерелгәндә булган Иң Ахыргы Шакти яки Махашактиның, иң ахыргы көчнең Һинд дине концепциясе. Бу бигрәк тә Һинд динендә Шакта деноминациясендә превалент, анда Дэви Алиһәсенә аның барлык манифестацияләрендә табыналар. Аның кеше яки Шакти формасы, Парвати, Шивага кияүгә чыккан булган, ә белем формасы Сарасвати Ходай Брахмага кияүгә чыккан булган һәм аның муллык формасы Лакшми Ходай Вишнуның хатыны була.
Һинд диненең Смарта Адвайта тармагында Шакти Ади Шанкара яклаган Ходайның панчадэва системасында биш тәңгәл bona fide формаларның берсе дип таныла.
Кайбер мәктәпләр тәгълиматы буенча Көньяк Азиядә Ади Шакти Пита һәм 51 Шакти табыну урнашкан (дүрт Ади Шакти Питхалар шулай ук 51 Шакти питхаларның өлеше, әмма алар Дэви Сати тәненең дүрт төп өлеше булып тора. Алар Һиндстанда, Шри Ланкада, Непалда, Бангладешта, Тибетта һәм Пакьстанда бар. Алар Шакти Питхалар дип атала. Урнашулар исемлеге төрлечә күрсәтелә. Шакти Питхаларның һәм аларның гыйбадәтханә комплексларының киң кабул ителгән комплексларына түбәндәгеләр керә:
Махараштрада башка урыннар:
Һинд дине һәм Сикх традициясендә Шактига күп тугърылыклы җырлар һәм дәртле гимннар бар. Санскрит мантраларын уку гадәттә Илаһи Ананы чакыру өчен кулланыла.
Кундалини-Шакти-Бхакти Мантра
Тәрҗемәсе:
"Маха Шакти эченә чум. Бу синең бәхетсезлекне бетерер өчен җитәрлек. Бу синнән хатын-кызны кисеп алачак. Хатын-кызга үзенең Шактисы кирәк, башка кеше моны эшләмәс... Хатын-кыз Кундалини Бхакти мантраны җырлагач, Ходай юлны чистарта. Бу дин түгел, бу чынлык. Хатын-кыз җәфа чигәр өчен тумаган, һәм хатын-кызга үз куәте кирәк."
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Шакти, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.