Хөсәйн Нуршарг: фарсы классик җырчысы

Хөсәйн Ибраһим улы Нуршарг (фар.

Хөсәйн Нуршарг
Хөсәйн Нуршарг: Тәрҗемәи хәле, Иҗаты, Сылтамалар
Эшчәнлек еллары

Дәүләтләр

Хөсәйн Нуршарг: Тәрҗемәи хәле, Иҗаты, Сылтамалар Иран
Хөсәйн Нуршарг: Тәрҗемәи хәле, Иҗаты, Сылтамалар Россия

Һөнәрләр

җырчы

Тәрҗемәи хәле

Иранның Боруҗан шәһәрендә дөньяга килә. Хөсәен Нуршарг балачагыннан ук атасыннан Ибраһим Мөхәммәдтән аваз (җыр) осталыгына өйрәнә. Ә атасы, үз чиратында, үзенең бабасыннан, шагыйрь һәм җырчыдан, дин әһеле Али Әсгар Вәсалдан бу осталыкка өйрәнә. Хөсәен Нуршарг шулай ук Исфәһан остасы Мәлек Мәсуди һәм аның абыйсы Мәсүдтән тар музыка уен коралында да уйнарга өйрәнә.

Хосейн Нуршаргның югары юридик белеме - Россия Халыклар дуслыгы университетының бакалаврлык (2009) һәм магистрлык дипломы (2011) бар. Соңрак 2014 елда ул Мәскәү дәүләт мәдәният институты аспирантурасын тәмамлый, аваз теориясе буенча «Һинд-Европа халыклары мәдәнияте феномены буларак җырлау тавышы: фарсы музыка традицияләре материалында системалы-типологик тикшеренүләр тәҗрибәсе» рус. Певческий голос как феномен культуры индоевропейских народов: опыт системно-типологического исследования на материале музыкальных традиций Ирана) диссертациясен яклый.

Иҗаты

2008 елдан башлап Мәскәү консерваториясенә Иранның музыкаль традицияләрен өйрәнүдә һәм Россия белән Иран арасында мәдәни хезмәттәшлекне үстерүдә актив ярдәм итә. 2014 елдан башлап, фарсы мәдәнияте мәсьәләләре буенча фәнни консультант вазифаларын үтәп, Мәскәү консерваториясендә эшли.

2008-2016 еллар дәвамында Хөсәен Нуршарг белән Мәскәү консерваториясендә 30 дан артык иран классик музыкасы концертлары урын ала. Әлеге концертта түбәндәге танылган фарсы композиторлары һәм башкаручылары катнаша: Гали Гәмсари(фарсыча) (тар, диван), Шәһрияр Назари (бәрмә музыка кораллары), Мәҗит Дәрахшани(ингл.) һәм Көйван Сәкет(ингл.) (тар, сетар), Мөхәммәд Мөтәмәди(ингл.), Нәгыймә Голами, Мәэдә Табатабаи, Һәлә Сәйфизадә(фарсыча) (җырчылар) һәм "Солых", "Фиракъ", «Гамар», «Кәрван» музыкаль төркемнәре.

Россиянең Мәскәү, Екатеринбур, Казан, Смоленск, Петербург, Ярыслау шәһәрләрендә, шулай ук кайбер Австрия, Беларусия, Колумбия, Япония шәһәрләрендәге концертларда чыгыш ясый.

2020 елда Таҗлы вирус сәбәпле Мәскәүдә оештырылган "Мәскәү — мәдәниятләр чаты" интернет проектында катнаша. Әлеге проектның беренче "Мәскәү — Тәһран. Җырчы Хөсәен Нуршарг" чыгарылышында 2013-2019 елларда урын алган Хөсәен Нуршарг классик фарсы музыкасы концертларының видеоязмалары кулланыла.

Сылтамалар

Хөсәйн Нуршарг: Тәрҗемәи хәле, Иҗаты, Сылтамалар  Тышкы видеофайллар
Хөсәйн Нуршарг: Тәрҗемәи хәле, Иҗаты, Сылтамалар  "Мәскәү — мәдәниятләр чаты". Халыкара интернет-проект. Мәскәү - Тәһран. Хөсәен Нуршарг

Чыганаклар

Tags:

Хөсәйн Нуршарг Тәрҗемәи хәлеХөсәйн Нуршарг ИҗатыХөсәйн Нуршарг СылтамаларХөсәйн Нуршарг ЧыганакларХөсәйн НуршаргМәскәү консерваториясеФарсы теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ФәлистыйнАлюминийӘбри ХәбриевМөдәррис Әгъләмов2007ТокиоПитер ҺиггсРоза ХафизоваМәсләкОперацион системаСергей СкрябинТвиттерЭлектрон китап (җайланма)Эдуард БагировБаш бит972 елҮзбилгеләү1724 ел1923 ел1966 ел1903 елБөек Ватан сугышыАссианизмЙөклелекÄli Xamenei1997 елБодайYouTubeЯңа елERCC8ISO 3166ИндонезияSGCGАвстралияДөньяTatarstanРавил ГариповХимияВладимир (Ужинский)Пакистан Ислам Җөмһүрияте«Телсез Күке» спектаклеСынык сызыкҮлем җәзасыГолита (Калифорния)ЧаллыГамбияКызыл армияРэпФинляндияЛениза ВәлиеваРоссияКамал театрыRAD51CКүзаллауГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеВольфрамRedyard KiplingТигезләмәАкан телеКапитализмRusiäneñ Qara diñgez flotı🡆 More