Фәрит Габдрәхим (Фәрит Ибраһим улы Габдрәхимов) — Башкортстанда яшәүче татар шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре .
Фәрит Габдрәхим | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәрит Ибраһим улы |
Туган | 8 гыйнвар 1933 (91 яшь) Арслан (Бүздәк районы) |
Милләт | татар |
Һөнәре | шагыйрь |
Бүләк һәм премияләре | Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре |
1933 елның 8 гыйнварында Башкортстанның Бүздәк районы Арслан авылында туа. Октябрьский нефть техникумын, Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген тәмамлый. Әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап аяк баса. Хезмәт юлын колхозда башлый, төзелештә эшли, мәктәптә укыта. Әдәби иҗатка тартылу аны 1965 елда Туймазы шәһәр газетасы редакциясенә алып килә. Шигырьләре алтмышынчы еллар башында газета-журнал битләрендә, Уфада чыккан «Яшь көчләр» альманахында басылып чыга.
Фәрит Габдрәхим 1969 елдан 1994 елга чаклы, ягъни лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, «Кызыл таң» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
Шагыйрьнең лирик герое — бай рухлы, көчле, горур шәхес. Ә соңгы елларда ул төп игътибарын милли әсәрләр иҗат итүгә юнәлтә. Аның күп кенә шигырь-поэмалары дәһшәтле чорларны кичкән халкыбызның ачы язмышын ачуга, рухи ныклыгын гәүдәләндерүгә, бүгенге аяныч хәле һәм киләчәге турында тирән уйлануларга багышлана.
Ул — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982). 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фәрит Габдрәхим, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.