«Тапшырылмаган хатлар» — Гадел Кутуйның 1935 елда язылган популяр «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча 2016 елда төшерелгән татарча тулы метражлы нәфис фильм.
«2014—2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында төшерелгән (программаның координаторы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы). Кинопроектны тормышка ашыручы — «Татмедиа» республика нәшрият һәм гаммәви элемтәләр агентлыгы.
Тапшырылмаган хатлар | |
---|---|
Фильмның постеры | |
Режиссёр | Рөстәм Рәшитов |
Продюсер | Илшат Әминов Фәрит Галиев Миләүшә Айтуганова |
Сценаричы | Дан Дамаскин |
Баш ролләрдә | Гүзәл Сибгатуллина Ришат Әхмәдуллин Айдар Сөләйманов Фирая Әкбәрова Фәнис Җиһаншин Люция Хәмитова Ләйсән Фәйзуллина |
Оператор | Денис Гусев Фәрит Галиев |
Көйязар | Эльмир Низамов |
Нәрсәгә нигезләнгән | Тапшырылмаган хатлар (Гадел Кутуй) |
Озынлык | 130 мин |
Бюджет | 3,1 млн сум |
Ил | Русия Татарстан |
Тел | татарча |
Дөнья күрү | 2017, |
Башта фильм, 4 сериядән торучы мини-сериал итеп, ТЯГ каналы өчен төшерелгән.
Нәфис фильмның премьерасы 2017 елның 30 мартында Казанның «Мир» кинотеатрында була.
Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 еллардагы вакыйгалар сурәтләнә. Фильмны исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшергәннәр.
Галиянең балачак кадрлары Арча районының Наласа, Биектау районындагы Олы Кавал авылларында, кайбер җәй күренешләре Кама Тамагы районында Идел буенда, шәһәр эпизодлары Казанда төшерелгән.
Актерларны (барысы 50) туплау өчен барлыгы 12 кастинг оештырылган. Анда 700 ләп кеше катнашкан.
Актёр | Роле |
---|---|
Гүзәл Сибгатуллина (Минакова) | район участок табибы | Галия
Ришат Әхмәдуллин | артист, Галиянең беренче ире | Искәндәр
Айдар Сөләйманов | табиб-нейрохирург, Галиянең икенче ире | Вәли
Фирая Әкбәрова | шәфкать туташы |
Фәнис Җиһаншин | Галиянең туганы |
Илсөяр Дамаскин | хат ташучы |
Рәмзия Закирҗанова | күрше хатыны |
Люция Хәмитова | |
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев | |
Ләйсән Фәйзуллина | |
Йосыф Бикчәнтәев |
|
Фильмга карата әйтелгән бәяләмәләр төрле.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тапшырылмаган хатлар (фильм), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.