Скарлатина

Скарлатина — кискен йогышлы авыру.

Ул тамак алдында ан­ гина авыруы вакытындагы кебек үзгәрешләр, вак нокталар кебек тимгелләр барлыкка килү һәм организмның гомуми агулану күренешләре белән характерлана. Скарлатинаны китереп чыгаручы микроорганизм бүген дә ахырга кадәр төгәл ачыкланмаган. Бу мәсьәлә буенча ике теория яши: берсе авыруны стрептококк, ә икенчесе вирус китереп чыгара дип исәпли.

Скарлатина
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d] һәм педиатрия[d]
Симптомнар strawberry tongue[d], бизгәк[d], Эч авыртулары, рвота[d], тимгел, Ангина, лимфаденопатия, больное горло[d], ring of paleness around the mouth[d], Pastia's lines[d] һәм Тахикардия
Диагностика юллары физикальное обследование[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Пенициллин, Макролиды[d], Цефалоспорины[d], Ванкомицин[d], Клиндамицин[d] һәм антигистаминный препарат[d]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы droplet transmission[d]
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы 2 тәүлек
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы 5 тәүлек
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/scarlet_fever_2
ICD-9-CM 034 һәм 034.1
Скарлатина Скарлатина Викиҗыентыкта

Стрептококк чыгара дигән теория күбрәк таралган, чөнки скарлатина белән авыручыларның тамак төбендә стрептококк табыла. Бу скарлатинаның стрептококклы ангина белән бәйләнеше. Теориянең җитешмәгән ягы — скарлатина стрептококкларының башка микроблардан аерылып тормавы.

Вируслы теорияне яклаучы галимнәр азрак һәм скарлатинаны вируслар китереп чыгару буенча күренеп торган дәлилләр дә юк.

Йогышлы авыру бактерияләрен йөртүче кеше (тышкы яктан сәламәт дип исәпләнсә дә) һәм авыру кеше инфекциянең чыганагы булып тора.

Авыруга китерүче инфекция тамак өстенең лайлалы тышчасында булганлыктан, сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, микроорганизмнар селәгәй тамчылары белән тирә-юньгә оча һәм сулыш алганда сәламәт балага эләгә. Шулай итеп авыру — һава, тамчылар аша икенче балага күчә. Инфекция турыдан-туры контакт булганда да күчәргә мөмкин.

Авыруның әйберләре, савыт-сабасы, кулъяулыклары, уенчыклар һәм ; башкалар чир чыганагы булып тора. Сирәк кенә инфекциянең авырган балаларны тәрбияләүче персонал аркылы йогуы да билгеле. Авырулары яшерен формада узучылар да башкалар өчен чирне таратучы булып тора.

Скарлатина ешрак 3-10 яшьтәге балаларда күзәтелә. Бу инфекция белән зуррак яшьтәге балалар һәм олылар сирәгрәк авырый һәм аларның чирләре күп вакытта яшерен төстә һәм тимгелләр чыкмый уза. Авыру күбрәк көзге- кышкы сезонда очрый, җәй көннәрендә сирәгрәк була. Тропик, субтропик илләрдә бөтенләй очрамый дип әйтергә мөмкин.

Скарлатинаның инкубация периоды — 2-7 көн. Авыру кисәк кенә баш­ ланып китә, бу вакытта тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтә­ релергә мөмкин. Косасы килә, баш бик авырта, гомуми халәтнең начар­ лануы күзәтелә. Температура күтәрелгәч, йотканда тамак төбендә авырту барлыкка килә. Тамакны караганда, ангина булганлыгы күренә: бугазның лайлалы тышчасы кып-кызыл төстә («янып торучы тамак»), кече телдә нокталы кан сауган урыннар — тимгелләр сизелә. Кайвакыт бизләр пычрак соры төстәге кунык белән каплана.

Муендагы югары лимфа төеннәре кабарып чыга. Авырып китүнең беренче яки икенче көнендә муен тирәсендә, күкрәктә, җилкәдә тирегә вак ноктасыман тимгелләр чыга башлый. Тора-бара тимгелләр бар гәүдәне , каплап алырга мөмкин. Кайбер очракта зуррак тимгелләр артсанга, очлыкларга чыга, анда аз гына экссудат та булырга мөмкин. Скарлатина белән авыручының йөзе дә бик үзенчәлекле була ала, бу очракта тигез кызыл яңаклардан ак ияк кискен рәвештә аерылып тора. Тимгелләр еш кына кычытып та интектерә. Санап киткән симптомнарның күбесе узган гасыр урталарында, сугыш елларында еш күзәтелгән, хәзер авыру җиңелрәк уза. 3 Кешенең организмына карап, 3-5 нче көнгә сырхауның халәте авырая. Авыру көчле барганда сырхау ярсырга, саташырга, вакыты белән аңын да югалтырга мөмкин. Пульс 140-180 гә кадәр арта, температурасы булса да, авыру тирләми. Эчәклек функциясе нормаль кала, 4-5 нче көнгә тел куныктан чистара башлый, ул кура җиләге төсен ала.

Авыруның иммун системасының куәтенә бәйле рәвештә, симптомнар 3-6 көннән артка чигенә башлый, температура төшә, тимгелләр югала, авыруның хәле яхшыру ягына китә. Беренче яки икенче атна ахырында тире кубалаклана, авыру җиңел формада узганда кубалаклану булмаска ' да мөмкин. Мондый кубалаклану тимгелләр булган урыннарда гына түгел, аяк тиресенең каты катлавында да күзәтелә ала.

Авыру симптомнары көчсезләнгәч, икенче период башлана. Бу периодта үзенчәлекле йөрәк-кан тамырлары синдромы (гадәттә, инфекцияле яки скарлатиналы йөрәк дип атыйлар) булырга мөмкин. Синдром йөрәк эшчәнлегендә аритмия күзәтелү, пульсның тигез булмавы, кан басымы төшүе белән характерлана, ләкин ул авыруның гомуми халәтенә бик начар тәэсир ясамый. Скарлатинаны өч формага аералар: җиңел, уртача, авыр. Җиңел - формада булганда, организмның агулануы көчле сизелми, температура — 38-38,5 градус тирәсе. Гомуми халәт бик киеренке түгел, бер-ике тапкыр костырырга мөмкин. Тимгелләр чыгу һәм ангина көчле булмый. Бизгәк тоту, калган симптомнар, гадәттә, 4-5 көннән югалалар. Катлауланулар бик сирәк була. Уртача формада барлык симптомнар ачык сизелә һәм авыру төрле өзлегүләргә дучар булырга мөмкин. Авыр формасы—тамак алдында некрозлы ангина барлыкка килеп, муендагы лимфа төеннәрендә көчле ялкынсыну башланырга, флегмона, отит, синусит, мастоидит, пневмония кебек авырулар белән катлауланырга мөмкин.

Болардан башка авыруның типик булмаган формалары да билгеле: шулар арасында скарлатинаның яшерен формасын искә алырга була. Күбрәк өлкәннәрдә очраганга, скарлатинаның мондый формасы белән авыручыларга диагноз кую кыен, кайчак ул беленмичә кала һәм тирә-юньдәге балаларга, зурларга йога. 1 Скарлатинаны дәвалаганда табиблар антибиотиклар куллана, үлекле катлаулану булса, берьюлы берничә антибиотик, аллергия булганда антигистамин, ялкынсынуга каршы препаратлар билгелиләр. Иммунитетны күтәрүгә юнәлтелгән терапия уздырыла.

Профилактика уздыру, балаларны йогышлы авырудан саклау йөзеннән, 3-9 яшьлек авыру балаларны 22 көн буе балалар коллективына кертмиләр. .

Балалар бакчасында, башлангыч сыйныфларда укучылар авырып китсә, анда 7 көнгә карантин игълан ителә. Әгәр авырган бала амбулатор дәва 5 алганда, аның белән контактта булган бала булса, аны 17 көн буе балалар коллективына кертмиләр. Балаларны чыныктыру эше алып барылырга тиеш. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, режим саклауга игътибар кирәк.

Гадәттә, скарлатина авыруы гомерлек иммунитет калдыра. Балалар кабаттан скарлатина белән бик сирәк авырыйлар. Авыруның беренче көннәрендә интоксикация аркасында һәм йотканда авырту сизелгәнгә, баланың аппетиты бик яхшы булмый. Аны көчләп ашатырга киңәш ителми, чөнки бу аны костырырга һәм кәефен җибәрергә мөмкин. Эчәсе килгәндә лимон, мүк җиләге, алма белән чәй эчертергә кирәк. Яшенә карата баланы көненә 4-5 мәртәбә ашату зарур. Беренче көннәрдә, тамак төбендә авырту булганга, яшелчәле-сөтле продуктлардан пешерелгән сыек ашлар бирү файдалы. Шулай ук пешерелгән балык бирергә була. 7-9 көннән авыруның туклануы сәламәт балаларныкыннан аерылырга тиеш түгел. Ләкин рационнан әче соусларны, тәмләткечләрне чыгарып тору зарур, чөнки бөерләргә авырлык килүе бар. Витаминнарга ё- бай яшелчә, җиләк-җимешләр, сокларга өстенлек бирергә кирәк.

Искәрмәләр

  • https://www.medicalrecords.com/health-a-to-z/scarlet-fever-definition/
  • 3,0 3,1 Disease Ontology — 2016.
  • 4,0 4,1 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.
  • Tags:

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Eva ElfieХәния ФәрхиИнформатикаСемберИталияИдел КыямовБернадетт СельСентябрьЭстон телеИбраһим СәләховТаиландГаззәХакас телеГумусAirbus A350 XWBГаризаКилеш1907 елТвиттерИбраһим ТерегуловМәдинә МаликоваНасыйровИбраһим НуруллинДалласШри-ЛанкаУфа дәүләт «Нур» татар театрыКыйссаи Йосыф (китап)Илсур Сафин (1966)Миңгол ГалиевСанскритFISBAMOB4Япон телеВикипедияләр исемлегеҖәлилчеләрБаш битҖенси якынлыкЧәчәкләрРишат ИсмәгыйлевМәгълүматКытай телеТүбән ЧерекүлМайтһилиСөембикә манарасыВенесуэлаТатар фольклорыИсраилÄli XameneiКүвәйтРаиль Арсланов.seЛәбиб ЛеронКеша СкирневскийНигерияКаз өмәсеГыйнварКөньяк КореяЭджворт (Пенсильвания)Андромеда ТоманлыгыБеренче бөтендөнья сугышыРазин ФатыйховПаскаль (программалау теле)Ганирә ПашаеваTatar teleИнтернетГалимҗан ИбраһимовГизгечКорбан бәйрәме🡆 More