Сифилис

Сифилис кузгатучысы спирохета Treponema pallidum санала — ул юка сырма сыман формалы бактерия, шуңа күрә ул штопорсыман хәрәкәтләр башкара ала.

Сифилис
Сурәт
Кайда өйрәнелә syphilidology[d]
Саклык белгечлеге инфектология[d] һәм тиребелем[d]
Диагностика юллары Venereal Disease Research Laboratory test[d], Rapid plasma reagin[d], Реакция Вассермана[d], риф абс[d], оптический микроскоп[d], иммунофлуоресцентный анализ[d] һәм полимеразная цепная реакция[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Бензатина бензилпенициллин[d], Азитромицин[d], Клиндамицин[d], цефтриаксон[d] һәм Доксициклин[d]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы Венерик авырулар[d]
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы 9 тәүлек
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы 90 тәүлек
Бремя болезни 7 038 641 ± 1 годы жизни, скорректированные по нетрудоспособности
Харита сурәте
Сифилис Сифилис Викиҗыентыкта

Бактерия тирә-якта тотрыклы түгел, ясалма мохитларда үрчетелми һәм киптергәндә һәм югары температурада тиз үлә. Өлкәннәрдә җенси юл өстен була, бу очракта трепонема тире яки лайланың микрозарарланулары аша үтеп керә. Сирәк очракта йоктыру үбешү, кан тапшырганда яки яралы тире өслегеннән була. Трансплацентар тапшыру юлы ананың йөклелеге вакытында яки аның алдыннан йоктырганда мөмкин. Чир башыннан ук системалы була, тик аның күренешләре минималь яки гел булмаска мөмкин. Чирнең табигый барышы төрле һәм яшерен була ала, тик төрле мизгелдә инфекциянең ачык билгеләре барлыкка килә ала.

XV гасырда Европа континентында сифилис авыруы белән миллионлаган кешенең авырганлыгы билгеле. Пандемия Европага һәм Азиягә таралган.

Бу авыру шактый халыкның үлеменә сәбәп булган. Моннан соңгы гасырларда ситуация үзгәреп, бу чирдән үлем-китем сизелерлек азайган.

Ләкин хәзерге көннәрдә дә сифилис явыз гамәлен ташламый әле.

Төрле чорларда аны йә итальян, йә француз авыруы дип йөрткәннәр.

Табиблар бу чирне «люэс» — йогышлы авыру (зараза) дип билгелиләр.

Авыру, дөрестән дә, йогышлы. Сифилис авыруына китерүче микроорганизм , төссез трепонема (спирохета бледная) дип йөртелә. Ул күбесенчә җенси якынлык вакытында күчә, шуңа күрә аны венерик авырулар рәтенә кертәләр дә. Бу чир үбешкәндә дә, авыру кулланган көнкүреш предметлары аркылы (теш щеткасы, кашык, стакан, ирен иннеге һ.б.) да йогарга мөмкин.

Сифилис корбаннары арасында яшь (15-34 яшькә кадәр) кешеләр күп.

Аерым очракларда 60-70 яшьтәге кешеләрдә дә сифилис табыла. Бу авыруны йоктыру куркынычы тәртипсез җенси тормыш алып барган кешеләргә яный. Галимнәр исәпләп караган: кеше никадәр еш тәртипсез җенси тормыш алып барса, андыйлар арасында авыручылар шулкадәр күбрәк очрый икән.

Авыру үзен сиздергәнче 3-6 атна вакыт уза. Иң әүвәл төссез трепонема кер­ гән урында (гадәттә җенси органнарның лайлалы тышчасында) каты шанкр— нигезен яссы тыгызлык тәшкил иткән җәрәхәт (тиренең өске өлешендә) барлыкка килә. Бу — беренчел сифилис — авыруның башлангыч стадиясе.

Соңрак, икенчел сифилис булганда, тире өстенә төрле тимгеләр чыга, бу стадиядә эчке органнар да зарарланырга мөмкин. Әгәр сифилис дәваланмаса, 3-4 елдан ул өченче стадиягә күчә. Бу стадиядә йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы, сөякләр зарарлана. Хәзерге заманда андый озак дәвалан- мый торган авырулар сирәк күзәтелә.

Бәхеткә каршы, соңгы елларда тумыштан булган сифилиснең авыр формасы сирәк очрый башлады. Сифилис тумыштан булганда, сифилис чыганагы — төссез трепонема әнисеннән яралгыга күчеп, аны зарарлый, нәтиҗәдә бала зәгыйфь булып туа һәм гомергә гарип булып кала.

XX гасыр башында галимнәр мондый авыруларга диагноз кую ысулын эзләп тапты һәм ул хәзерге көндә дә кулланыла әле. Авыруны дәвалау өчен көчле антибиотиклар билгеләнә.

Фәннең көннән-көн алга баруына, аның төрле казанышларына карамастан, сифилис бүген дә табиблар өчен җитди проблема булып кала. Еш кына, кеше оялу-кыенсыну аркасында табибларга вакытында мөрәҗәгать итми. Андый кешенең, авырганын белә торып, тәртипсез җенси тормыш алып баруы, башкаларга йоктырып йөрүе җәмгыять өчен дә бик яман күренеш. Ә сифилиска шул гына кирәк тә...

Стадияләре

1.    Беренчел сифилис инкубация чорыннан соң (гадәттә 2-4 атна) кузгаткыч үтеп кергән урында авыртусыз җәрәхәт (шанкр) ясалу белән билгеләнә. Ир-атларда гадәти урнашуы — пенис (рәс. 24.24a), хатын-кызларда — вульва, гомосексуалларда — аналь өлкә. Бу очракта хәрәкәтчән каты сыгылмалы консистенцияле зурайган касык лимфа төерләре билгеләнә. Дәвалау булмаганда шанкр 2-6 атна дәвамында атрофияле җөй ясалып төзәлә.

2.    Икенчел сифилис гадәттә шанкр барлыкка килгәч 6-8 атнадан соң үсеш ала. Бу стадиягә түбәндәге күренешләр хас.

•      Таралган лимфаденопатия, гомуми симптомнар аз чагылган яки юк.

•      Гәүдә (рәс. 24.24б), учлар һәм табанда тәңгәл макулопапулез тимгел.

•      Анус өлкәсендә киң кондиломалар.

•      Авыз куышлыгы, йоткылык һәм гениталийлар лайласында аксыл-соры төстәге авыртусыз түгәрәк эрозияләрдән («әкәм-төкәм эзләре» кебек җәрәхәтләрдән) торган таплар.

•      Минингит, нефрит һәм гепатит мөмкин.

3.    Яшерен сифилис икенчел сифилис билгеләре юкка чыкканнан соң була. Бу чор берничә ел дәвамында була ала һәм серология тикшерүендә генә ачыклана.

4.    Өченчел сифилис дәвалау булмаганда якынча 40% очракта барлыкка килә һәм түбәндәге билгеләр белән билгеләнә.

•     Йөрәк-тамыр системасы зарарлануы — аневризма ясалу белән аортит һәм аорталь каплавычның җитешсезлеге.

•     Нейросифилис — арка миенең корып кибүе, Шарко буыннары һәм психик какшаулар.

•     Сөякләр, эчке әгъзаларның гуммоз инфильтрациясе. Телнең гуммоз инфильтрациясе лейкоплакиягә китерә ала, бу яман шеш үсеше куркынычлыгын арттыра (рәс. 24.24в).

Тикшерүләр

1.     Серология ысуллары кардиолипинга үзенчәлекле булмаган һәм трепонемаларга үзенчәлекле антитәнчекләр ачыклауга нигезләнгән.

2.     Тире һәм лайладагы ясалулар бүлендегенең караңгы кырда микроскопиясе уңай нәтиҗәдә диагнозның ышанычлы раславы санала.

Дәвалау

Дәвалау өчен бензилпенициллин прокаин кулланалар (10 көн — беренчел һәм икенчел сифилиста; 4 атна — өченчел сифилиста); пенициллинга аллергия белән авыруларга альтернатива доксициклин, тетрациклин һәм эритромицин була.

Тумыштагы сифилис

Карын эчендә йоктыру үле тууга, тумыштагы сифилис билгеләренә китерә ала яки клиник күренешләрсез була ала.

1.     Башлангыч күренешләре

•      Торпидлы ринит. •   Макулопапулез тимгел, аеруча утракса һәм ботларда, лайлаларда җәрәхәтләр. •      Ирен, борын тишеге һәм анус тирәли ярылу. •     Пневмония, гепатоспленомегалия, лимфаденопатия һәм сары. 2.   Соңлаган күренешләре

•     Нейросенсорлы колакка катылык.

•     Тумыштагы сифилис билгеләре: иярсыман борын (рәс. 24.25а), «кылыч сыман» балтырлар (рәс. 24.25б), кискеч тешләренең (Һатчинсон тешләре — рәс. 24.25в) һәм беренче молярларның үсеш аномалиясе (бөре сыман тешләр).

3.   Офтальмологик күренешләре

а) еш: башлангыч стадияләрдә алгы увеит һәм стромаль кератит;

б) еш булмаган: соңгы стадияләрдә тутлы ретинопатия.

Офтальмологик күренешләре

Увеит, стромаль кератит, мадароз, күрү нервы невриты, Аргайл Робертсон бәбәкләре, күз йөртүче нервларның парезы.Сифилис — җенси юл белән йогучы һәм Treponema pallidum спирохетасы китереп чыгарган чир (24 нче бүлекне кара). Күз зарарлану сирәк очрый һәм аерым билгеләре юк. Күрү әгъзасы җәлеп ителү гадәттә икенчел яки өченчел сифилис стадиясендә була, әмма сирәк очракта беренчел сифилиста да очрый ала, шуңа сифилис турында стандарт терапиягә тотрыклы һәр увеит очрагында шикләнергә кирәк.

Сифилислы увеитның күп төрле күренешләрен исәпкә алып серология тикшерүләрен тикшеренү кирәк булган һәр авыруга үткәрергә кирәк. Серология сынаулары үзенчәлекле булмаган антитәнчекләр (кардиолипин) яки үзенчәлекле трепонема антитәнчекләрен билгеләүгә нигезләнгән.

Алгы увеит

Иридоциклит икенчел сифилис белән якынча 4% авыруда очрый һәм 50% очракта ике яклы була. Ялкынсыну гадәттә кискен, ләкин туры килгән дәвалау булмаганда хроникка әйләнә. Кайвакыт иритның беренче күренеше төсле катлау капиллярлары (алсу тап) киңәю санала (рәс. 14.48), ул төер формасына, ә аннары эре саргылт төергә әйләнә ала. Нәтиҗәдә төрле ялкынсынудан соң төсле катлау атрофиясе кала ала.

Арткы увеит

Сифилислы увеитның үзенчәлекле билгеләре булмау һәм аның күзнең төрле башка ялкынсынулы чирләргә охшашлыгы ялгыш диагностика һәм дәвалау тоткарлануына китерә.

1. Хориоретинит

• Мультифокаль зарарлану еш ике яклы була (рәс. 14.49а).

• Арткы кискен плакоидлы хориоретинит аксыл-сары төстәге ике яклы эре ялгыз плакоидлы субретиналь чыганаклар булу белән сыйфатлана (рәс. 14.49б).

2. Дәвалау булмаганда нейроретинит күрү нервының икенчел атрофиясенә һәм ретиналь тамырлар ак арканнар белән алмашуга китерә.

3. Перифлебит окклюзив була ала.

КИВ-инфекция белән авыруларда сифилис

КИВ-инфекцияле авыруларда увеит сифилис өчен сирәк була. КИВ-инфекция белән авыруларда сифилислы увеитның һөҗүмчән барышын һәм гади дәвалау нәтиҗәлеге кимрәк булуын исәпкә алып, күз сифилисы белән һәр авыруны КИВ-инфекциягә тикшерергә кирәк һәм киресенчә.

Дәвалау

Пенициллинның гади дозасы җитәрлек түгел; дәвалау тәртибе — нейросифилиста кебек, аны люмбаль пункция ярдәмендә төшереп калдырырга кирәк. Түбәндәге дәвалау тәртибенең берсен билгелиләр.

1. Пенициллин G сулы эремәсен вена эченә 12-24 МЕ дозасында көн саен 10-15 көн дәвамында.

2. Прокаин-пенициллин мускул эченә 2,4 МЕ дозасында көн саен эчкә (2г/тәү) пробеницид белән бергә 10-15 көн дәвамында.

3. Амоксициллин эчкә 3 г дозасында 2 тапкыр көнгә 28 көн дәвамында.

NB Пенициллинга аллергия белән авыруларга эчкә тетрациклин яки эритромицин 500 мг дозасында 4 тапкыр көнгә 30 көн дәвамында билгеләргә була.

Чыганаклар

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.

Tags:

Сифилис СтадияләреСифилис ТикшерүләрСифилис ДәвалауСифилис Тумыштагы сифилисСифилис Офтальмологик күренешләреСифилис Алгы увеитСифилис Арткы увеитСифилис КИВ-инфекция белән авыруларда сифилисСифилис ДәвалауСифилис ЧыганакларСифилис

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

1985 елРуслан Айсин (1980)Киождянка (коммуна)ДублинРаяз ФасиховБәләбәй өязеШүрәлеФирзәр МортазинНиколай ЮтИзүРавил ФәйзуллинЧиләбеАк чәчәкләр (әсәр)20 гыйнварИндонезияTendenceБашкорт телеФаил ШәфигуллинКатарАвстралияФизикаГөрҗистанТатар милли киемнәреИзге Елена утравыОдессаҮрдүнMedSoftҖылысыешлыкБөтендөнья пәрәвезе(10166) TakarajimaӘбү ХәнифәМордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеГерманияАлия Карачурина1978 елның 31 августы вакыйгасыДәүфит ХәмәдишинҖаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьМөхәммәт СабировШимбәСанлы объект таныклыгыТатарстан тарихыИрек БаһмановДжулвез (коммуна)«Мунча ташы» театрыКиев операциясе (1917—1918)Гарәп телеРим ГыйлфановНикотин әчелегеБаланитӘфганстанИлһам КашаповБулат БәйрәмовБизнесEndi WarholXXX гасыр (б. э. к.)Сергей Антипов (1949)Татар сәнгатеНаталья ГундареваАлинә КәримоваБорынгы юнан телеКаты дискӘзери телеҖәйничелекСибгат ХәкимYouTubeРадик Галиәкбәров🡆 More