Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (рус. Заслу́женный рабо́тник культу́ры Росси́йской Федера́ции) — Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре системасына керүче мактаулы исем.
Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре | |
---|---|
Ил | Россия |
Төр | мактаулы исем |
Кем бирә | Россия Федерациясе Президенты |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 1996 ел |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
«Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме мәдәният, сәнгать, мәгариф, полиграфия, нәшрият, кинематография, радио һәм телевидение өлкәсендә эшләүче оешмаларда хезмәт куючы югары һөнәри осталыкка ия хезмәткәрләргә һәм үзешчән иҗатта катнашучыларга, шулай ук җәмәгать башлангычында мәдәният һәм сәнгать оешмалары эшендә катнашучыларга, мәдәниятне үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертүчеләргә бирелә:
«Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме, кагыйдә буларак, һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыра башлаганнан 20 ел һәм аннан да күбрәк вакыт эшләүчеләргә һәм бүләкләүгә тәкъдим ителгән федераль дәүләт хакимияте органының яки Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарының тармак бүләкләре (мактаулы исеме) булганда бирелә.
Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре Россия Федерациясе Президенты указлары белән бүләкләү турындагы үтенечнамәне һәм Дәүләт бүләкләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең тәкъдимнәрен карау нәтиҗәләре буенча аңа кертелгән тәкъдимнәр нигезендә бирелә.
«Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме, СССРда гамәлдә булган «РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме үрнәге буенча, Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясенең мактаулы исемнәрен билгеләү, Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре турында нигезләмәләрне раслау һәм Россия Федерациясенең мактаулы исемнәренә күкрәк билгесе тасвирламасын раслау турында» 1995 елның 30 декабрендәге 1341 номерлы Указы белән билгеләнә. Шул ук ук указ белән мактаулы исем турында башлангыч Нигезләмә раслана, анда түбәндәге сүзләр була:
«Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме мәдәният, сәнгать, мәгариф, полиграфия, матбугат, радио һәм телевидение учреждениеләре, оешма, учреждение һәм мәдәният органнарының югары квалификацияле хезмәткәрләренә, җәмәгать башлангычларында оешма, учреждение һәм мәдәният органнары эшендә катнашучыларга, мәдәният өлкәсендә 15 һәм аннан да күбрәк ел эшләүчеләргә бирелә
.
Мактаулы исем турындагы яңа Нигезләмә Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләү системасын камилләштерү чаралары турында» 2010 елның 7 сентябрендәге 1099 номерлы Указы белән расланган.
Күкрәк билгесе Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре өчен бердәм формада була һәм көмештән әзерләнә. Ул 40 мм биеклектә һәм 30 мм киңлегендә лавр һәм имән ботакларыннан барлыкка килә торган овал тәкыя формасына ия.
Ботакларның аста кисешкән очлары тасма белән бәйләнгән. Тәкыяның өске өлешендә Россия Федерациясе Дәүләт гербы урнашкан. Ал (уң) якта, үзәк өлештә, тәкыяга мактаулы исем атамасы язылган картуш урнаштырылган. Арт (сул) якта күкрәк билгесен киемгә беркетү өчен булавка бар. Күкрәк билгесе күкрәкнең уң ягында беркетелеп йөртелә.
Россиядә Россия Федерациясе Президентының 1995 елның 30 декабрендәге 1341 номерлы Указы кабул ителгәнчегә кадәр РСФСР мактаулы исемнәрен билгеләү турында хокукый актлар гамәлдә булган. Дәүләт исеме «Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы»ннан «Россия Федерациясе» итеп үзгәртелгәннән соң, (кара: 1991 елның 25 декабрендәге 2094-I номерлы РСФСР Законы) барлык мактаулы исемнәрнең атамаларында «РСФСР» исеме «Россия Федерациясе» сүзләренә алмаштырыла, шулай итеп, 1992 елдан 1996 елның 30 мартына кадәр 1964 елдан бирле яшәп килгән, хәзерге исемгә тиңдәш булган РСФСР мактаулы исеме бирелеп килә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.