Рокыя Ибраһимова, Рокыя Габдерәхим кызы Ибраһимова (1913 елның 20 гыйнвары, Казан — 1998 елның 28 апреле, Казан) — татар хатын-кызларыннан сәхнәгә чыккан беренче баянчы, аккомпаниатор, җырлар авторы, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1982).
1913 елның 20 гыйнварында Казанда күп балалы эшче гаиләсендә унберенче бала булып туган. Әтисе Габдерәхим, әнисе Сәхипҗамал чыгышлары белән Питрәч районы Шәле авылыннан. Гармунда уйнарга 5 яшендә өйрәнә. Күршесе Галимулла гармунчыдан яхшы хәтерле, сәләтле кыз шактый көйләрне отып-өйрәнеп ала. 1927 елның маенда Казанда үткән гармунчылар ярышында (жюри рәисе Фәйзулла Туишев) «Саратовский» һәм «Венский» гармуннарында уйнап, беренче урынны ала. Рәсемен «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарында бастыралар. Әлеге газеталарны һәм 1нче дәрәҗә конкурс дипломын кулына тотып, Көнчыгыш музыка техникумына укырга керә. Солтан Габәшидә укый башлый. Татар дәүләт академия театрында «Эшче», «Сания», «Наёмщик» операларында (музыкаль драмаларында) хорда җырлый. Үзенең пианиносы булмау сәбәпле, техникумда укуын өзәргә мәҗбүр була. 1931 елда А.В. Луначарский исемендәге ФЗӨ мәктәбен бетереп, хәреф җыючы булып эшли башлый.
Ире Мөхтәр Әхмәдиев.
Уллары Камил, КАИ тәмамлаган, Марат, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рокыя Ибраһимова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.