Орио́н йолдызлыгы (шулай ук Көянтә йолдызлыгы; лат. Orion) — күк йөзенең экватор йолдызлыгы.
Бу йолдызылыкта 0 нчы дәрәҗә зурлыктагы ике йолдыз, 2 нче дәрәҗә — 5 йолдыз, 3 нче дәрәҗә — 4 йолдыз бар, өстәвенә кайберләре үзгәрмә йолдызлар булып торалар.
Орион | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Orion (иял. к.: Orionis) |
Кыскартма | Ori |
Нигез | Орион |
Туры калкулык | 4сәг 37мин тан 6сәг 18мин кача |
Авышлык | −11° тан +22° 50′ кача |
Мәйдан | 594 кв. градус (26 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары |
|
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +79° тан −67° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — гыйнвар. | |
Орион α — Бителҗәүза (гарәп. ابط الجوزاء ибт әл-җәүза’ — «Бәйленең култык асты», монда «Бәйле» астында Орион күздә тотыла; рус. Бетельгейзе), ярымдөрес үзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы +0,2 дән +1,2 гә кадәр үзгәрә һәм уртача +0,7 тигез. Бу астрономларга мәгълүм булган иң зур йолдызлардан берсе йолдыз Җирдән 643 ± 146 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Бителҗәүза Кояштан якынча 140 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан якынча 1180 тапкыр зуррак.
Орион β — Риҗел (гарәп. رجل الجبار риҗл әл-җәббар — «Орионның аягы»; рус. Ригель), +0,18 йолдызча зурлыктагы аклы-күкле үтә зур йолдыз. Бу йолдыз якынча 773 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Риҗел Кояштан 85 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 78 тапкыр зуррак.
Орион γ — Беллатрикс (лат. Bellātrix — «сугышчы хатын»), +1,64 йолдызча зурлыктагы аклы-күкле үтә зур йолдыз. Беллатрикс Кояштан 4000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 5,7 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 21500 К тигез.
Орион δ — Минтака (гарәп. منطقة минтақа — «билбау»), катлаулы йолдыз, аның ялтыравы +2,26 дән +2,14 гә кадәр үзгәрә.
Орион ε — Әлнизам (гарәп. النظام ән-низам — «энҗе җебе»; рус. Альнилам), +1,69 йолдызча зурлыктагы күк үтә зур йолдыз. Минтака һәм Әлнитак йолдызлары белән «Орион Билбавыны» тәшкил итә.
Орион ζ — Әлнитак (гарәп. النطاق ән-нитақ — «кушак»; рус. Альнитак), +1,72 йолдызча зурлыктагы өчле йолдыз. Бу йолдыз якынча 817 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Орион κ — Сәеф (гарәп. سيف сәеф — «кылыч», Орионның кылычы күздә тотыла; рус. Саиф), +2,06 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Бу йолдыз якынча 720 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Сәеф Кояштан 57 500 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 11 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 26 000 К тигез.
Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. Ὠρίων исемене гарәп теленә «җәббар» һәм «җәүза» сүзләре белән тәрҗемә иткән. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Җәббар (иске тат. جبار) гарәп исеме да кулланды, әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Орион йолдызлыгы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.