Астана (каз.
Шәһәрнең халык исәбе 1 350 228 кеше тәшкил итә (2022), халык саны буенча Казакъстанның икенче шәһәре (Алматыдан соң). 2017 елның июнендә Астана миллионер-шәһәр статыcына җитә.
Астана | |
---|---|
Ил | Казакъстан |
Регион | Акмола өлкәсе |
Координатлар | 51°8'тн, 71°26'кнч |
Башлык | Женис Махмудович Касымбек[d] |
Нигезләнгән | 1830 |
Беренче телгә алу | 1832 |
Элеккеге исемнәр | 1961 елга кадәр — Акмолинск, 1992 елга кадәр — Целиноград, 1998 елга кадәр — Акмола, 2019 — 2022 Нур-Солтан |
Мәйдан | 797,33 км² |
Халык саны | 1 350 228 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+6 |
Телефон коды | +7 7172 |
Рәсми сайт | astana.gov.kz/ru//ru/ |
Кардәш шәһәрләр | Әнкара, Мәскәү, Питтсбург, Киев, Санкт-Петербург, Амман, Сараево, Рига, Гданьск, Варшау, Тбилиси, Hanoy, Сеул, Bangkok, Казан, Манила, Пекин, Маргейт, Бишкәк, Дөбәй, Җакарта, Ушак, Трухильо, Вилнүс һәм Ереван |
Илнең төньягында урнашкан, шәһәр 4 районга бүленгән.
Шәһәрнең мәйданы 722 км² тәшкил итә. Шәһәр даладагы тигезлектә урнашкан. Нур-Солтан шәһәре Ишем елгасы ике ярында тора.
1830 елда Акмола шәһәре (русча Акмолинск) рус казаклары форпосты буларак нигезләнә. Форпост тирәсендәге торак урынына Бородино бәрелешендә катнашкан пaлкаyник Федор Кузьма улы Шубин нигез сала.
1854-1868 елларда Акмола Себер Кыргызлары Өлкәсендә керә.
1868 елда Акмола өлкәсе нигезләнә.
1961 елда төньяк Казакъстанда чирәмне үзләштерү бөтенсоюз үзәге буларак Целиноград дигән яңа атама бирелә.
1979 елда Төньяк Казакъстанда алман автономиясен булдыруга каршы чыгулар уза, нәтиҗәдә проект тормышка ашмый.
1992 елда шәһәргә беренче тарихи исем Акмола кире кайтарыла, Акмола татарча Ак кабер дип тәрҗемә ителә, чөнки шәһәрдән 20 км ераклыкта урнашкан Тайтүбә үрендә Абылай-ханның тарафдары танылган җирле кыпчак Нияз-би күмелгән. Акмола - Аккабер тәрҗемәсе булганга күрә 1998 елда шәһәргә Астана (тәрҗемәсе башкала) исеме бирелә.
1994 елда РК Югары Шурасы, ә 1997 елда Нурсолтан Назарбаев Алматыдан Астанага башкаланы күчерү турында ахыргы карар кабул итә.
1998 елда Астанага аерым икътисади зона статыcы бирелә, бөтен илдән шәһәрне төзүгә бик күп акча сарыф ителә.
2017 елда Астанада Expo 2017 халыкара күргәзмәсе уздырыла.
2019 елның 20 мартында Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан киткәннән соң Казакъстан парламенты, президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Касыйм-Юмарт Тукаев (каз. Қасым-Жомарт Тоқаев) тәкъдимен хуплап, шәһәргә Нур-Солтан исемен бирү турында канунны кабул итә,
2022 елның 17 сентябреннән шәһәргә кире Астана атамасы кайтарыла. Казакъста Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев Конституциягә төзәтмәләр кертү (шул исәптән, башкалага элеккеге Астана исемен кире кайтару, дәүләт башлыгы вәкаләтләре вакытын җиде еллык чор белән чикләү һәм яңадан сайлану хокукы бирелмәү) турындагы законга имза куйган.
Шәһәр | Ел | Ил |
---|---|---|
Анкара | - | Төркия |
Стамбул | - | Төркия |
Измир | - | Төркия |
Мәскәү | - | Россия |
Питырбyр | - | Россия |
Казан | 2004 | Татарстан, РФ |
Амман | - | Үрдүн |
Рига | - | Латвия |
Ташкәнт | - | Үзбәкстан |
Гданьск | 1996 | Πүᴫшə |
Варшава | 2002 | Πүᴫшə |
Киев | 1998 | Украина |
Сеул | 2004 | Көньяк Корея |
Дөбәй | - | БГӘ |
Пекин | - | Кытай |
Манила | - | Филипин |
Тбилиси | 2005 | Гөрҗистан |
Бишкәк | 2011 | Кыргызстан |
Ханой | - | Вьетнам |
Ницца | 2013 | Фpанcа |
Оулу | 2013 | Фиʜләʜдия |
Белград | 2016 | Сербия |
Ɵфә | 2017 | РФ |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Астана, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.