Тәрҗемәи хәле
Николь Кидман, 2004 Том Круз, беренче ире, 1989 1967 елның 20 июнендә АКШның Гавайлар штаты башкаласы Һонолулу шәһәрендә туган. 1971 елда (чыгышлары белән ирланд һәм шотланд булган ) әти-әнисе белән Гавайлардан үз ватаннарына — Австралиягә кайта. Кече яшьтән балет белән шөгыльләнә. Австралиянең Яшьләр театрында, соңрак Филипп Стрит театрында чыгыш ясый.
Беренче мәртәбә экранга 15 яшендә «Урмандагы Раштуа» фильмына ясалган ремейкта чыга. 1980 елларда төшкән «BMX Bandits» (тат. Велосипедка атланган бандитлар , режиссер Брайан Тренчард-Смит, 1983 ) картинасындагы Җуди роле, «Watch the Shadows Dance» (тат. Биюче күләгәләр төне , 1987 ) фильмы, «Windrider» (тат. Җилне буйсындырган , режиссер Винсент Монтон, 1986 ) мелодрамасындагы Җейд роле аңа танылу китерә.
«Bangkok Hilton» (тат. Баңкок Һилтон ) һәм «Dead Calm» (тат. Үле штиль ) фильмнарында уйнау аны бөтен дөньяга атаклы актриса итеп таныта.
2003 елда уйнаган «The Hours» (тат. Сәгать ) фильмындагы Вирджиния Вулф роле өчен Оскар премиясенә лаек була.
Фильмография
1983 — Велосипедка атланган бандитлар — BMX Bandits — Җуди 1983 — Урмандагы раштуа — Bush Christmas — Элен 1985 — Үтә күренмәле дөнья — Wills & Burke — Җулия Мэтьюс 1986 — Җилне буйсындырган — Windrider — Җейд 1987 — Биюче күләгәләр төне — Watch The Shadows Dance (Nightmaster) — Эми Гэбриэл 1987 — Кечкенә өлеш — The Bit Part — Мэри 1988 — Зөбәрҗәт шәһәр — Emerald City — Һелен 1989 — Үле штиль — Dead Calm — Рэй Ингрэм 1990 — Күк күкрәү көннәре — Days of Thunder — табиб Клэр Левицки 1991 — Флирт — Flirting — Никола Рэдклифф 1991 — Билли Батгейт — Billy Bathgate — Дрю Престон 1992 — Ерак-еракта — Far and Away — Шэннон Кристи 1993 — Барысына да әзер — Malice — Трэйси Кеннсингер 1993 — Минем тормыш — My Life — Гэйл Җоунз 1995 — Нәрсә өчен үләргә мөмкин — To Die for — Сюзан Стоун Маретто 1995 — Бэтмен яшәсен — Batman Forever — табиб Чэйз Меридиэн 1996 — Леди портреты — The Portrait of a Lady — Изабель Арчер 1996 — Лидер — The Leading Man — актриса 1997 — Тынычлык урнаштыручы — The Peacemaker — табиб Җулия Келли 1998 — Гамәли магия — Practical Magic — Җиллиан Оуэнс 1999 — Ачык ябык күзләр белән — Eyes Wide Shut — Элис Һэрфорд 2001 — Мулен Руж! — Moulin Rouge! — Сатин 2001 — Башкалар — The Others — Грейс Стюарт 2001 — Бүген туган — Birthday Girl — Надя / Софи 2001 — Шом бүлмәсе — Panic Room 2002 — Сәгать — The Hours — Вирджиния Вулф 2003 — Догвилль — Dogville — Грэйс Маргарет Маллиган 2003 — Тапланган репутация — The Human Stain — Фауни Фарли 2003 — Салкын тау — Cold Mountain — Ада Монро 2004 — Степфорд хатыннары — The Stepford Wives — Җоанна Эберһарт 2004 — Туу — Birt — Анна 2005 — Тәрҗемәче — The Interpreter — Сильвия Брум 2005 — Сихерче — Bewitched — Изабель Бигелоу 2006 — Тире — Fur — Диана Арбус 2006 — Яхшы чакта, ычкын — Happy Feet — Норма Җин 2007 — Бәреп керү — The Invasion — Кэрол Беннелл 2007 — Марго туйда — Margot at the Wedding — Марго Зеллер 2007 — Алтын компас — His Dark Materials: The Golden Compass — Мариса Колтер 2008 — Австралия — Australia — леди Сара Эшли 2009 — Тугыз — Nine — Клаудия Нарди 2010 — Кролик өне — Rabbit Hole — Бекка Корбетт 2011 — Хатыным булып кылан — Just Go with It — Девлин Адамс 2011 — Ялган артында нәрсә — Trespass — Сара Миллер 2012 — Газетачы — The Paperboy — Шарлотта Блесс 2013 — Бозык уеннар — Stoker — Эвелин Стокер 2013 — Үч — The Railway Man — Патриция «Пэтти» Ломакс 2013 — Монако шаһбикәсе — Grace Of Monaco — Грейс Келли 2014 — Мин йоклаганчы — Before I Go to Sleep — Кристин Лукас 2014 — Паддингтон маҗаралары — Paddington — Миллисент 2015 — Чүл кыйралбикәсе — Queen of the Desert — Гертруда Белл 2015 — Алар өчен сер — The Secret In Their Eyes — Ирен 2015 — Ят ил — Strangerland — Кэтрин Паркер 2015 — Фэнг гаиләсе — The Family Fang — Энни Фэнг 2016 — Даһи — Genius — Энни Бернштайн Гаилә хәле
Беренче ире (1989 - 2001 елларда ) — киноактер Том Круз (1962). Тәрбиягә ике бала алганнар: кызлары Изабелла, уллары Коннор. Икенче ире (2006 елдан ) — гитарачы, җырчы Кит Урбан (1967). Балалары: кызлары Сандэй-Роуз, Фэйт Маргарет. Әдәбият
Июньдә кабынган йолдызлар. Николь Кидман. «Сөембикә », 2017 ел, июнь, 63нче бит. Сылтамалар
Искәрмәләр
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Николь Кидман , which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0") ; additional terms may apply (view authors ). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses. ®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.