Муса Җәлил Биографиясе

Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була.

« Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
»

Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.

Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.

Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен үзенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.

Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый.

Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.

Мәскәүдә чыгучы «Комммунист» гәзитендә әдәбият һәм сәнгать бүлеген алып бара. Редакция эшләре белән Уралга һәм Сарытау өлкәсенә иҗади сәфәрләргә чыга. 1933 елның җәендә Дергачи районында татарча газета оештыра.

1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган:

«Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 енең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, улгән шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.

    1943, декабрь».

Бу дәфтәрне 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шарипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны Нигъмәт Терегулов дигән кешегә тапшыра. 1946 елны Н. Терегулов дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә китереп бирә.

Икенче дәфтәрне Муса Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 нче елда аларны безнең илебезгә җибәрә.

Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әле ул табылмады, аны эзләү дәвам итә.

« Муса Җәлилнең барлык шигырьләре дә халыкка билгеле түгел. Аның «Моабит дәфтәре» циклында ике китабында 117 шигыре халыкка билгеле. Муса Җәлил 125 шигырь иҗат итүе хакында сөйли. Кытайның Синҗан өлкәсендә туган һәм ул вакытта Төркиядә яшәүче Касыйм Миршан Плетцензее төрмәсенә Муса Җәлил янына килеп йөри. Касыйм Миршан соңгы тапкыр 1944 елның ноябрендә төрмәгә килә, әмма татарларның август аенда җәзалап үтерелүен әйтәләр һәм, аларныкы дип, тугыз дәфтәр тапшыралар. 1946 елда Касыйм Миршан дәфтәрләрне Рим илчелегенә тапшыра. Татарча латин графикасында язуны укучы булмау сәбәпле, китаплар Мәскәүгә җибәрелә. Эчке эшләр министрлыгында да шигырьләрне укый алучы булмый. Шунлыктан, ул Эчке эшләр халык комиссарлыгының баш идарәсенә бирелә. Баш идарәдән Подольск шәһәрендә урнашкан ябык архивка озатыла. Хзерге көндә Муса Җәлилнең Подольск ябык архивында халыкка билгеле булмаган тугыз дәфтәре саклана.
Нурфия Йосыпова, КФУ профессоры
»

1944 елның 25 августында фашистлар М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар. Җәлилчеләр соңгы сәгатьләрендә дөнья белән кулларына мөселманнарның изге китабы – Коръән тотып хушлашалар.

Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

                              Җырлап үттем данлы көрәш кырын,                                Җырлап килдем тормыш языма.                                Соңгы җырым палач балтасына                               Башны тоткан килеш языла. 

Аның исемен татар халкы мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.

Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.

Искәрмәләр

Tags:

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

РусларИшле (Авыргазы районы)Мәгариф (журнал)48-нче мәктәпБәйрутВикенбергГадел КутуйБукмезонАсылъярТаһир ШәмсуаровБашкортстан татарлары1979 елÇeçen İçkeriä CömhüriäteКометаЛиванИрланд телеÖremçeРумын Википедиясе1742 елЧьяпасИлсур Һадиуллин19 февральРоссияНидерланд ВикипедиясеСоветлар Берлеге коммунистик фиркасеЭдуард БагировАглоблишкиМәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр ОешмасыСендехас-де-ла-ТорреАмманВадим Захаров (1986)Шәүкәт ГалиевМөхәммәт пәйгамбәр20 гыйнварFizikaWikiEdit PiafСабынВенесуэлаPolivinilxloridЗур пандаФранцуз ВикипедиясеАликеNina Dögg FilippusdottirФурбара (Рим)Илдус ДиндаровБерлесон (округ, Техас)Бөек Ватан сугышыКүмерсуларСәнгаВадим Дулат-АлиевСветлана АлексиевичКенияАпрель23 декабрь(243) ИдаLüdovik XIVЕвропа БерлегеАбдулла АлишЮнан ВикипедиясеВикикитапИсмәгыйль ГаспринскийДилев (Мазовия воеводалыгы)УЕФА Чемпионнар лигасыГөлнур АйзатЧыгару җайланмасыАльховкаМәрзия ФәйзуллинаСолтан Рахманкулов🡆 More