Мозамбик, рәсми рәвештә Мозамбик Республикасы Африка континентының көньяк-көнчыгышында урнашкан, көнчыгышта Һинд Океаны тарафыннан юыла торган һәм төньякта Танзания белән, төньяк-көнчыгышта Малави һәм Замбия белән, көнбатышта Зимбабве белән һәм көньяк-көнбатышта Эсватини һәм Көньяк Африка Җөмһүрияте белән чиктәш дәүләт.
Илнең башкаласы һәм иң зур шәһәре - Мапуту. Мозамбикның рәсми теле булып португал теле тора, ул икенче тел буларак халыкның якынча яртысы тарафыннан сөйләшелә. Иң күп сөйләшелә торган асаба телләр арасында макуа, тсонга һәм сена телләре.
Байрак | |
Шигарь | Come to where it all started |
---|---|
Халык саны | 29 668 834 (2017) |
Нигезләнгән | 25 июнь 1975 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Рәсми тел | португал теле |
География | |
Мәйдан | 801,590 км² |
Координатлар | 19°S 35°E |
Сәясәт | |
Икътисад | |
ТЭП | 15 777 миллион US$ (2021), 17 851 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Мозамбик метикалы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 23% (2014) |
Туу күрсәткече | 5.359 (2014) |
КПҮИ | 0.446 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 58.311 ел (2016) |
Джини коэффициенты | 54 (2014) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +258 |
ISO 3166-1 коды | MZ |
ХОК коды | MOZ |
Интернет домены | .mz |
Мозамбик - аграр дәүләт. Мамык, шикәр камышы, һинд чикләвеге пальмасы, тәмәке, кофе, кукуруз, маниок, арахис, сорго һ.б. үстерелә. Хайван үрчетү. Балык тоту. Күмер, бокситлар, бакыр, тантал һәм тимер рудалары чыгару.Авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү буенча предприятиеләр. Урман кисү. Экспорт: кешью чикләвекләре, мамык, шикәр, агач. Океан яр буенда пляжлар булганга күрә туризм бар. Акча берәмлеге - метисаль.
2007 елгы халык санын алу күрсәткәнчә, христианнар Мозамбик халкының 59,2 % ын, мөселманнар ― 17―18,9 % ын, анимизмга ышанучылар ― 7,3 % ын тәшкил иткән. 13,9 % ы дини карашларга ия булмаган. Шулай ук Мозамбикта Һинд дине тарафдарлары бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мозамбик, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.