Лилия Хәмитова ― популяр эстрада җырчысы.
Лилия Хәмитова | |
Тулы исеме | Лилия Вәгыйз кызы Хәмитова |
---|---|
Туу көне | 2 август 1970 (53 яшь) |
Туу урыны | СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Арча районы, Арча штб |
Эшчәнлек еллары | 1999 ― х. в. |
Дәүләт | СССР |
Һөнәрләр | җырчы |
Жанрлар | эстрада |
Бүләкләр | Татар җыры фестивале лауреаты |
Хәмитова Лилия Вәгыйз кызы 1970 елның 2 августында Арча эшчеләр поселогында туа.
Арча педагогика көллиятен һәм читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Лилия ике ел Шәмәрдән мәктәбендә, ярты ел Яңа Кенәрдә укытучы булып эшли.
1999 елда Оскар Усманов музыкасына «Буран дулый» җырын яздырып, музыка сөяючеләр арасында таныла башлый. 2000 елда “Татар җыры” фестивалендә “Ялгышканмын” җыры белән беренче “Алтын барсын” ала. “Татар җыры-2001” фестивалендә “Мәхәббәт шушыдыр” җыры белән, ә “Татар җыры-2002” фестивалендә “Хәерле юл тели һәйкәлләр” җыры белән лауреат исеменә лаек була, такы ике “Алтын барс” премиясе хуҗасы була.
Лилия Хәмитованың “Мәхәббәт шушыдыр” (2000), “Сынатмасын йөрәгем” (2002), “Күз тимәсен” (2006), “Күз тимәсен сөю хисенә” исемле дүрт альбомы дөнья күрде. “Барс-медиа” студиясендә Лилиянең “Ашытбаш җыры”, “Ялгышканмын”, “Хәерле юл тели һәйкәлләр”, “Сынатмасын йөрәгем” җырларына клиплар төшерелде.
Иреннән аерылган, Әмир исемле малай үстерә.
2023 елда эстрада җырчысы Винарис Ильегет (1978 елда Пермьдә туган) белән туй ясаган.
Хоббие: машина йөртү.
Бу мәкаләдә рәсемнәр юк. Сез аларны өстәп проектка ярдәм итә аласыз. Рәсемнәрне эзләү ысуллары:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Лилия Хәмитова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.