كفر) – исламга тулысынча яки өлешчә каршылыкны, иманның антиподын билгеләүче ислам термины. Көферлек – бөтен гөнаһларның тамыры, аны (тәүбә итмичә) кыла торган кеше кәфер дип атала. Көфернең бер төре - ширек.
Көфер |
Һәштәге | Kufr һәм Kafir |
«Көферлек» («Көфер») сүзенең тамыры: «К+Ф+Р» (ك+ف+ر), сүз «КәФәРа» (гарәп. كَفَرَ - 1)яшерү, каплау, томалау; 2) рәхмәтсез булу 3) ышанмау) фигыленнән ясалган.
Көферлек төрләре
Көферлек зур һәм кече көферлеккә бүленә. Зур көферлек белән кече көферлек арасында нигездә 4 аерма бар:
- Зур көферлек иманга, тәүхидкә тулысынча каршылык булып тора, ә кече көферлек - иманның тулылыгына.
- Зур көферлек бөтен яхшы гамәлләрне юк итә һәм кешене исламнан чыгара, ә кече көферлек исламнан чыгармый, зур гөнаһка тиңдәш.
- Зур көферлек, әгәр кеше тәүбә итмәсә, Аллаһ тарафыннан гафу ителми, ә кече көферлекне Ул гафу итәргә мөмкин.
- Зур көферлек кешене мәңгегә тәмугка илтә, ә кече көферлек каты җәзага сәбәп булып тора.
Имам ибн әл-Каййим зур көферлекне биш төргә бүлә:
- Куфр әт-тәкзиб (гарәп. كُفْرُ التَكْذِيب) - пәйгамбәрләрне ялганда гаепләү, аларны ялганчылар дип санау белән бәйле көферлек.
- Куфр әл-истикбар (гарәп. كُفْرُ الإِسْتِكْبَار) - тәкәбберлек белән бәйле көферлек; исламның хаклыгына инану, ләкин аны кабул итмәү.
- Куфр әл-иград (гарәп. كُفْرُ الإِعْرَاض) - исламны тулысынча игнорлау, исәпкә алмауга нигезләнгән көферлек; пәйгамбәрдән (салләллаһу галәйһи үәссәләм) тулысынча читкә борылу (аның миссиясе турында хак дип тә, ялган дип тә әйтмәү).
- Куфр әш-шәкк (гарәп. كُفْرُ الشَّكّ) - исламның хаклыгында шикләнүгә нигезләнгән көферлек.
- Куфр ән-нифак (гарәп. كُفْرُ النِفَاق) - икейөзлелек-нифакка нигезләнгән көферлек; тыштан мөселман булу, ләкин эчтән исламга көферлек күрсәтү.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук кара
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Көфер, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.