Косатка (русча коса - толым сүзеннән), Үтерүче кит (инглизчә Killer whale) яки Орка (борынгы грек-латин атамасы orca) (Orcinus orca) — дельфиннар гаиләлегенә караган китсыманнар отрядыннан диңгез имезүче хайваны.
Оркалар ыругыннан бердәнбер төре.
Косатка | |
Кыскача исем | O. orca |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Orcinus orca L., 1758 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | Orcinus[d] |
Таксонның халык атамасы | Orca, Espadarte, Orca, Epaulard, Schwertwal, Großer Schwertwal, Killerwal, 虎鯨, orca, zwaardwalvis, orka, orque, killer whale, orka oceaniczna, 虎鲸, spekkhogger һәм orca |
Таксон синонимы | D. orca[d] һәм D. gladiator[d] |
Тәүге атамасы | D. orca[d] |
Йөклелек чоры | 16,5 ± 1 ay |
ХТСБ саклану статусы | данных недостаточно[d] |
Төс | кара һәм ак |
Яшәү тирәлеге | Дөнья океаны |
Wildlife Protection Act 1972 (India) schedule | Schedule I (Part I) of Wildlife Protection Act, 1972[d] |
CITES Appendix | Appendix II of CITES[d] |
Ареал таксона | Бразилия |
Ссылка на авторов таксона | (Linnaeus, 1758) |
Геном төзелеше URL-ы | dnazoo.org/assemblies/Orcinus_orca |
Косатка Викиҗыентыкта |
Орка (orca) латин атамасы Өлкән Плиний тарафыннан бирелгән (ὄρυξ). Инглиз телендә killer whale - үтерүче кит дип йөртелә, дөрес түгел тәрҗемә ителгән "asesina ballenas" - "китларны үтерүче" сүзтезмәсеннән чыккан. Рус атамасы косатка - коса (толым) сүзеннән чыкан, чөнки ата орка йөзгече толымга охшаш.
Еш кына хата итеп "касатка" дип йөртелә, ләкин касатка - карлыгачлар бер төренең атамасы.
Оркалар - иң зур дельфинсыманнар ерткыч җанварлары, үзенчәлекле ак-кара төстәге диңгез хайваны.
Ата орка озынлыгы 9-10 м, авырлыгы - 7,5 тоннага кадәр, арка йөзгече биеклеге 1,5 м, ана орка озынлыгы 7 м, авырлыгы - 4 тонна.
Оркалар - киң озынча түгәрәк ишкәк аяклы хайван. Тешләре массив, озынлыгы - 13 см җитә, зур хайваннарны ерта ала.
Орка бар Дөнья океанында таралган, гадәттә яр буеннан 800 м киңлегендә яши. Россиядә гадәттә Курил утраулары һәм Командор утраулары янында бар.
Оркалар төрле популяцияләре төрлечә тукланалар. Кайберләре, бер урында торучы - резидент косаткалары тик сельдь , тәрәч, тунец, сөләйман балыкларын ашый.
Бер урында тормаучы гизүче косаткалар (транзит оркалары) - даны чыккан "үтерүче китлар", алар дельфиннарга, китларга, каланнарга, диңгез арысланнарга, ишкәк аяклыларга аулый. Шулай ук болан һәм пошигә һөҗүмнәре билгеле.
Транзит оркалары хәттә кашалотлар, акулага һөҗүм итә. Косатка бик акыллы хайван, акулага каршы физиологик серләргә таянып бик хәйләкәр тактикасын куллана.
Орка су эте, пингвиннарга аулаганда ярга ташлана, шулай ук койрыгы белән зур боз кисәген сугып сындыра.
Бүтән хайваннар ишетмәс өчен гизүче оркалар резидент оркаларына караганда азрак сөйләшә.
Косатка көндә 50-150 кг ашый.
Оркалар үзара бик дусларча яшиләр, исән-сау косаткалар авырту һәм карт косаткалар турында кайгырталар.
Ана орка бер бала таба, йөклелек вакыты 16-17 ай.
Оркалар һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәт каршылыклы. Берничә очракта косатка кешене акуладан саклаган, хәттә батучы кешене су өслегенә күтәргән, ләкин бер видеода теркәлгән очракта косатка кешене тюлень белән бутап үтергән.
Оркалар югары фикерләү сәләтенә ия, ләкин косатка үз-үзеңнең тотышы кайбер очраклары аңлашылмаган калган, мисал өчен ярга массакүләм ташлану очраклары.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Косатка, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.