Исмагыйль Мостафа улы Гаспралы (Гаспринский) (кыр.-тат.
İsmail Mustafa oğlu Gaspıralı (Gasprinskiy); 8 (20) март, 1851 — 11 (24) сентябрь 1914) — интеллектуал, мәгърифәтче, нәшир, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, әдип.
Исмәгыйль Гаспралы | |
---|---|
Туган телдә исем | Исмәгыйль Гаспралы |
Туган | 8 (20) март 1851 Олы Сала, Кырым |
Үлгән | 11 (24) сентябрь 1914 (63 яшь) Бакчасарай, Акмәсҗит өязе[d], Таврия губернасы, Россия империясе |
Күмү урыны | Zıncırlı mädräsäse |
Яшәгән урын | Бакчасарай Салачык[d] |
Милләт | Кырым татары |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Париж үнивирситите[d] һәм Симферопольская мужская казённая гимназия[d] |
Һөнәре | сәясәтче, нәшир, мәгърифәтче, җәмагать эшлеклесе |
Сәяси фирка | Иттифак әл-Мөслимин |
Җефет | I Самур Хәсән II Зөһрә Акчурина (1862-1903) |
Балалар | Хәдичә (1нче никахыннан), Шәфика, Нигәр, Рифат, Мансур, Хәйдәр |
Ата-ана |
|
Сайт | http://ismailgaspirali.org/ |
Исмәгыйль Гаспринский 1851 елның 8 мартында Кырымдагы Олы Сала авылында (бүгенге исеме Синапное) патша прапорщигы Мостафа Гаспринский (Гаспралы) белән Фатыйма-Солтан Тимер-Гази-кызы (Кантакузова) гаиләсендә туа. Бабасы Гаспра авылында туганы өчен үзенә Гаспринский фамилиясен алган. Башлангыч белемне Бакчасарайда мәдрәсәдә ала, Aкмәчеттә рус гимназиясендә укый. Атасының зур тырышлыгы нәтиҗәсендә, Мәскәүнең хәрби гимназиясенә укырга керә. Биредә ул нәшир Михаил Катковның улы белән дуслаша, еш кына аларның өендә була. Исмәгыйль рус мәдәниятен өйрәнә, Катковның славянофил карашлары белән таныша. Әмма ул бу уй-фикерләрне “киресенчә” кабул итә: төркиләрне берләштерү нияте белән яши башлый.
И. Гаспринский бөтен төрки дөньясына мәшһүр мәгърифәтче булып таныла. Ул татар-төрки мәктәпләре өчен дәреслекләр яза, уку-укыту программалары төзи. Аның бу программасы “Ысулы җәдит” дип атала һәм бераздан җәдитчелек хәрәкәте бөтен төрки-татар дөньясына тарала. Җәдит мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә дини һәм дөньяви фәннәр бергә укытыла.
Бер үк вакытта Гаспралы китап нәшер итү белән дә шөгыльләнә.
Гаспралы эшчәнлегенең йөзек кашы, әлбәттә, ул чыгарган “Тәрҗеман” гәҗите (1883-1918). Бу гәҗит бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный.
Гаспралы – мөселман “Иттифак” партиясенең Бөтенроссия съездын оештыручыларның берсе. Аның Россия мөселманнары турында язган китаплары да бар. 1887 елда И. Гаспралының беренче әдәби әсәре - «Франкистан мәктүпләре» романы басыла. «Франкистан мәктүпләре», «Дар-әл-Рәхәт мөселманнары», «Африка мәктүпләре», «Хатыннар өлкәсе» әсәрләрен берләштергән «Мулла-Габбас» роман-эпопеясы бар.
1905 елда «Көн туды» романы басыла.
1910 елда,сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген һәм мәдәният, мәгърифәт өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләп, "Revue du monde musulman" («Мөселман дөньясына күзәтү») журналы (Франция) И. Гаспралыны Нобель премиясенә тәкъдим итә.
И. Гаспралы 1914 елның 11 (24) сентябрендә вафат була.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Исмәгыйль Гаспринский, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.