Инфляция (инфеләсә) - җитештерү, акча әйләнеше һәм дәүләт финанслары өлкәсендә гамәлдә булган сәбәпләр аркасында кәгазь акчаларының бәһалары, кыйммәте кими бару.
Инфляция бөтен әйберләргә, хезмәт күрсәтүләргә бәяләрнең гомуми һәм тигезсез рәвештә үсә баруында, шуның нәтиҗәсе буларак, реаль хезмәт хакының түбәнәюендә, тормыш дәрәҗәсенең начарлануында чагыла; бу исә җәмгыятьтәге икътисади һәм иҗтимагый каршылыкларның кискенләшүенә китерә. Инфляциянең гадәттән тыш югары дәрәҗәдә күтәрелүе (200 проценттан артык) җитештерүнең бик нык кимүенә һәм гадәти хуҗалык элемтәләренең бозылуына сәбәп була; һәм ул гиперинфляция дип бәяләнә.
Инфляция | |
Кайда өйрәнелә | макроэкономика[d] һәм финансовая экономика[d] |
---|---|
Моның каршысы | дефляция[d] |
Инфляция Викиҗыентыкта |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Инфляция, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.