Елизавета Ясько

Елизавета Алексеевна Ясько (укр. Єлизавета Олексіївна Ясько; 1990 елның 17 октябре, Киев, Украин ССР, ССРБ) — Украинаның халык депутаты, Украин политологы.

«Кырым: Россиянең пычрак сере» фильмы продюсеры. Yellow Blue Strategy инициативасына нигез салучы. Younk блокчейн-стартапта һәм музыкаль лейбле вице-президент.

Елизавета Ясько
Елизавета Ясько
Туган телдә исем укр. Єлизавета Олексіївна Ясько
Туган 17 октябрь 1990(1990-10-17) (33 яшь)
Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы Елизавета Ясько Украина
Әлма-матер Оксфорд университеты, философский факультет Киевского национального университета имени Тараса Шевченко[d], Мәскәү дәүләт университеты һәм Blavatnik School of Government[d]
Һөнәре сәясәт белгече, сәясәтче
Сәяси фирка Слуга народа[d]

Елизавета Ясько Елизавета Ясько Викиҗыентыкта

IX чакырылыш Украинаның халык депутаты.

Тормыш юлы

2008—2012 елларда Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университетының(рус.) философия факультетында укый. 2013—2014 елларда Киев милли университеты белән алмашу программасы буенча М .В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында укый.

Оксфорд университетының Блаватника дәүләт идарәсе мәктәбен тәмамлаган беренче украин кызы. Оксфордта укыган вакытта Оксфорд университетының Украина җәмгыяте президенты була. «Yellow Blue Strategy» инициативасына нигез салучы. «Европа йөзлеге» сәяси платформасы әгъзасы. Украина католик университеты лекторы.

Бөекбританияның цифрлаштыру, мәдәният, медиа һәм спорт бүлегендә эшләгән. CFC Consulting, Украина кризис медиа-үзәгендә, Украина Президенты Администрациясе стратегик коммуникацияләр командасында эшләгән. «Шаһит» музыкаль кампаниясенең башкарма директоры булган, Нидерландтагы «Hop Nederland Hop» һәм «UN Hundred» мультимедиа проектын координацияләгән.

Сәяси эшчәнлек

2019 елгы парламент сайлауларында «Халык хезмәтчесе» партиясеннән халык депутатларына кандидат, исемлектә №15. Сайлаулар вакытында: физик зат-эшмәкәр, партиясез. Киевта яши.

Тышкы сәясәт һәм парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Югары Рада Комитеты әгъзасы, парламентара хезмәттәшлек, ике яклы һәм күп яклы мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча комитет рәисе.

Европа Советы Парламент ассамблеясендә (ПАСЕ) даими делегация рәисе.

2020 елның 7 декабрендә Россия хөкүмәте тарафыннан санкцияләр салынган украин шәхесләре исемлегенә кертелә.

Украина Югары Радасының хисап комиссиясе әгъзасы.

Япония, АКШ, Бөекбритания, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Швейцария, Франция, Төркия белән парламентара багланышлар буенча төркем әгъзасы.

Түбәндәге закон проекты авторы: Санкция сәясәте нигезләре турында (5191); Украина Җинаять процессуаль (5192) һәм Җинаять кодексларына үзгәрешләр (5193); Кабул итмәү сзясзе турында (5165) һәм Украина Җинаять кодексына үзгәрешләр (5166); Демократик булмаган илләрдәге кешеләргә ярдәм турында Закон (5194) һәм НКУда үзгәрешләр (5195).

2019 елның 17 сентябрендә Елизавета Ясько Европа Советы Парламент ассамблеясендә Украина Югары Радасының даими делегациясе рәисе итеп сайлана.

2021 елның 11 гыйнварында ПАСЕда Украина делегациясе башлыгы вазыйфасыннан алына, әмма ул делегация әгъзасы булып кала.

2021 елның гыйнварында Ясько ПАСЕ мониторинг комитетының даими әгъзасы була.

2021 елның 4 февралендә Украинаның расизм һәм түземсезлеккә каршы Европа комиссиясендә даими вәкиле итеп сайлана.

Искәрмәләр

  • Ясько Єлизавета Олексіївна. 3 декабря 2019 тикшерелгән.
  • Кто проходит в Раду от "Слуги народа": список. Зеркало недели (21 июля 2019). 3 декабря 2019 тикшерелгән.
  • Вместо Яременко: Ясько возглавила комитет Рады по вопросам внешней политики (2 декабря 2019). 3 декабря 2019 тикшерелгән.
  • Список депутатів від партії «Cлуга Народу». Слуга народа. әлеге чыганактан 2019-08-08 архивланды. 3 декабря 2019 тикшерелгән.
  • Партия "Слуга народа" обновила список кандидатов. РБК-Украина (13.06.2019). 3 декабря 2019 тикшерелгән.
  • Відомості про кандидата в народні депутати України. ЦИК Украины. 3 декабря 2019 тикшерелгән.
  • Рада утвердила руководство и состав комитетов (список членов). КиевВласть (30 августа 2019). 3 декабря 2019 тикшерелгән.
  • Ясько Єлизавета Олексіївна. Верховна Рада України. әлеге чыганактан 2021-04-26 архивланды. 3 декабря 2019 тикшерелгән.
  • Депутат от Слуги народа возглавила украинскую делегацию в ПАСЕ. Новое время (20 сентября 2019). 3 декабря 2019 тикшерелгән.
  • О внесении изменений в постановление Правительства Российской Федерации от 1 ноября 2018 г. No 1300 (рус.), government.ru (2020-12-07). 16 декабрь 2020 тикшерелде.
  • Сылтамалар

    Tags:

    Елизавета Ясько Тормыш юлыЕлизавета Ясько Сәяси эшчәнлекЕлизавета Ясько ИскәрмәләрЕлизавета Ясько СылтамаларЕлизавета Ясько17 октябрь1990 елКиевКырымСовет Социалистик Республикалар БерлегеУкраин Совет Социалистик РеспубликасыУкраин теле

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    12 мартNKAPЧехия14 мартБоготаАвгуст ВейсманAlfred HiçkokСоветлар Берлеге коммунистик фиркасеРөстәм АбязовНахуатль телеИспанияМордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеТатар милли киемнәреEmmanuel MakronСтроберри (Аризона)Керәшен татарларыДомар-ан-ПонтьеЗур пандаЙоичиро НамбуСибгат ХәкимТуфракDor ŞabaşevitsГүзәл Гафарова (1992)NGC 2608Инглиз ВикипедиясеГөмбәләрЧуаш дәүләт академия җыр һәм бию ансамблеСовет Социалистик Республикалар БерлегеDevon LarrattӘзербайҗаннарCDC42Бот арасыE (сан)АбаранВильям Һовард СтайнАлтатаКүзәнәк26 мартБерлесон (округ, Техас)Танк боҗрасы (Казан)РоссияБәкара сүрәсеВакыйф НуриевФинляндияМәрзия ФәйзуллинаФранцуз ВикипедиясеАфрика БерлегеTatar isemnäreФазыл ТуйкинЗөлфәт ХәкимИсраилГарәп телеИстанбулПуэбла-дель-БрольонАлбанияAltın baylığıКече УкмасМәнгүтимерDonetsk Xalıq RespublikasıТитан (иярчен)КолакчыннарЦикониРезидә ШәрәфиеваТатар дәүләт «Әкият» курчак театрыКруасси-Бобур🡆 More