Галимҗан Латыйп: татар шагыйре, тәрҗемәче

Галимҗан Шакирҗан улы Латыйпов — татар шагыйре, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1951 елдан).

Галимҗан Латыйп
Галимҗан Латыйп: татар шагыйре, тәрҗемәче
Туу датасы: 20 гыйнвар 1912(1912-01-20)
Туу урыны: Яңа Дөмәй авылы, Чакмагыш районы, Башкортстан
Үлем датасы: 4 ноябрь 1986(1986-11-04) (74 яшь)
Үлем урыны: Казан, Татарстан
Эшчәнлек төре: шагыйрь, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 19321986
Жанр: лирика, балладалар, әкиятләр, поэмалар
Иҗат итү теле: татар

Шагыйрь 1912 елның 20 гыйнварында Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Дөмәй авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башлашып мәктәпне тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлый: авылда кызыл почмак мөдире, китапханәче, соңра налог җыючы, заем таратучы булып эшли, комсомол активисты буларак, яшьләр арасында кичәләр оештыру спектакльләр кую кебек җәмәгать эшләрендә катнаша. 1931 елда районның комсомол оешмасы, яшь егетнең иҗтимагый активлыгын искә алып, аны Бәләбәй шәһәренә укытучылар әзерләү курсларына җибәрә. Анда укып кайткач, Галимҗан бер ел үз районнарындагы Каран авылында башлангыч мәктәптә укыта, ә 1932 елда, ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты рекомендациясе белән Казанга килеп, Урман техникасы институты рабфагына укырга керә. Аны тәмамлагач, 19351939 елларда Казан финанс-икътисад институтында укый. 19391940 елларда Совет хәрби диңгез, флотында хезмәт итеп кайтканнан соң, берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында мөхәррир, 1941 елдан 1951 елга кадәр Татарстан республика контроль органнарында дәүләт инспекторы-ревизоры, ә 19511960 елларда татар балалар журналы «Пионер» («Ялкын») редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

Галимҗан Латыйп каләмне авылда укыганда ук тибрәтә башлый: авыл сәхнәсе өчен такмаклар, инсценировкалар, скетчлар яза. Матбугатта беренче шигыре 1932 елда Башкортстан республика органы «Коммуна» (хәзерге «Кызыл таң») газетасында басыла, ә «Юл буйлап» исемле тәүге шигъри китабы 1939 елда Казанда дөнья күрә. Үзе исән чагында аның егерме өч шигырь китабы басыла.

Галимҗан Латыйп зурлар өчен дә, балалар өчен дә яза. Шигърияттә аның шагыйрь буларак хис һәм фикер игътибарын даими биләп торган үз темалары бар. Болар — бөек юлбашчы образы, Октябрь, Туган ил, хезмәт, халыклар дуслыгы, тынычлык.

Галимҗан Латыйп поэзиянең төрле жанрларында яза. Аның иҗат багажында лирик шигырьләр белән беррәттән балладалар, әкиятләр, поэмалар, кыска шигырьләр, җыр текстлары да бар. Аның «Беренче тау», «Тургайлар килде», «Бомбалар кирәкми», «Тәгәрмәчләр», «Безнең яшьлек», «Чайкала иген кырлары», «Акбүз атым», «Бөтен гомергә», «Россиям» кебек татар композиторлары тарафыннан музыкага салынган шигырьләре (озак еллар буе) концерт репертуарларыннан төшмичә җырланып киләләр.

Шагыйрь шулай ук тәрҗемә өлкәсендә эшли. Ул Егор Исаевның «Суд памяти» («Хәтер хөкем итә») поэмасын, Демьян Бедный, Сергей Михалков, Самуил Маршак, Александр Прокофьев, Александр Твардовский, Пабло Неруда, Никола Вапцаров һәм башка рус һәм чит ил шагыйрьләренең поэтик әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте.

Галимҗан Латыйп Татарстан Язучылар союзында берничә ел балалар әдәбияти секциясенә җитәкчелек итте, профком председателе булып эшләде, «Ялкын» һәм «Совет мәктәбе» журналлары редакцияләрендә партоешма секретаре ярдәмчесе, Казан шәһәренең Бауман районы судында берничә тапкыр утырышчысы булып сайланды.

Шагыйрь 1986 елның 4 ноябрендә Казанда вафат була.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  • Әдипләребез — 2нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  • Татар язучылары порталы(үле сылтама)

Tags:

1951 елТатарстан Язучылар берлеге

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

837 елКуликово сугышыЧәчәкләрҖәүдәт ХантимеровГабделфәттах әс-СисиМаҗар ВикипедиясеАлман ВикипедиясеМарат ЯруллинВинарис ИльегетГабдулла ТукайИлсур ҺадиуллинВикипедияләр исемлегеҖанибәкИске имләFizikaСаф табышГрецияГайсә пәйгамбәрЛе Море (Рим)Эмпайр (Колорадо)Edit PiafВладимир ПутинФлюра АбдуллинаТөньяк диңгезИван ЗолоТаиланд2004Аллаһның 99 исемеФахишәлекДомар-ан-ПонтьеБеренче бөтендөнья сугышыМалавиХалыкара театр көнеТаркау склерозЗөлфәт ХәкимТакетаБри (Сомма)Сынык сызыкÄfğänstan suğışı (1979-1989)Төрек ВикипедиясеMumbai14 сентябрьӘс-СәмигъСабынGoogle ChromeСәнгаШаһкәрәм (Кәлбәҗәр)Ашен (Ньевр)Lüdovik XIVБеренче театр (спектакль)Венера Думаева-ВәлиеваШигърият(709) ФрингиллаРусларФән ВәлиәхмәтовМондидье (Сомма)Wikipediälär isemlegeВикиҗыентыкRSSТандер-БейBöyekbritaniäneñ Cämğiät pulatı1957 елКүзәнәкГарәп ВикипедиясеФатих Кәрим🡆 More