Виктор Соболев

Виктор Викторович Соболев (1915 елның 20 августы (2 сентябре), Петроград, Россия империясе — 1915 елның 7 гыйнвары, Санкт-Петербург, Россия Федерациясе) — Россия һәм совет астрономы, астрофизик, Ленинград астрофизика мәктәбенә нигез салучы, ССРБ Фәннәр академиясе академигы (1981) (ССРБ Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты (1958 елдан башлап).

Социалистик Хезмәт Каһарманы (1985).

Виктор Соболев
Туган 20 август (2 сентябрь) 1915
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 7 гыйнвар 1999(1999-01-07) (83 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Күмү урыны Комарово бистә зираты[d]
Ватандашлыгы Виктор Соболев СССР
Виктор Соболев Россия
Әлма-матер Питырбур дәүләт университетының математика-механика институты[d]
Һөнәре физик, йолдызбелгеч, астрофизик, тарихчы, университет профессоры
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Виктор Соболев Виктор Соболев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

Виктор Соболев Петроградта туган. Балачакта әти-әнисе белән Кострома губернасында яши. Әти-әнисе крестьян хуҗалыгын алып барган. Соңрак гаилә Петроградка кайта.

1933—1938 елларда Виктор Соболев Ленинград дәүләт университетының математика-механика факультетында укый. Профессор В. А. Амбарцумян йогынтысында теоретик астрофизика белән шөгыльләнә. 1938 елда В. А. Амбарцумянга аспирантурага укырга керә.

1941 елда ЛДУда педагогик эшен башлый.

Виктор Соболев сугыш елларын Алабугада үткәрә, анда университетның кайбер бүлекчәләре эвакуацияләнә. Монда ул В. А. Фок, В. И. Смирнов, В. А. Амбарцумян һәм башкалар белән бергә фундаменталь фән проблемалары, шулай ук гамәли оборона, аерым алганда, светомаскировка белән бәйле булган мәсьәләләрен хәл итү өстендә эшли.

1946 елда Виктор Соболев хәрәкәтләнүче мохиттә сызыклар барлыкка килү теориясенә багышланган докторлык диссертациясен яклый. Диссертация нигезендә нәшер ителгән «Хәрәкәт итүче йолдызларның тышчалары» монографиясе (1947 ел) 1960 елда инглиз теленә тәрҗемә ителә.

1948 елда, профессор буларак, В. В. Соболев астрофизика кафедрасы мөдире була. Соболев бу вазыйфада 40 елдан артык, 1989 елга кадәр эшли, гомеренең ахырына кадәр ул университетның астрономия бүлеге профессоры булып кала.

1956 елда В. В. Соболевның «Йолдызлар һәм планеталар атмосферасында нурлы энергия күчерү» икенче монографиясе чыга.

Виктор Соболев 1999 елның 7 гыйнварында вафат була. Ленинград өлкәсендә Комарово бистәсенең мемориаль зиратында җирләнгән.

Фәнни эшчәнлек

Виктор Соболевның төп хезмәтләре астрофизик мохиттә нурланышны күчерү теориясенә һәм газ томанлыклары физикасына һәм йолдызларның тышкы катламнарына карый. Тарала торган мохитләрдә спектраль сызыкларның барлыкка килү теориясен шактый камилләштерә — сызыклы йолдызлар спектрларының хәзерге теориясе нигезе булган «ешлыклар буенча тулы бүленеш»нең якынаюын кертә.

Бүләкләр

Искәрмәләр

Басмалар

  • Соболев В. В. Движущиеся оболочки звезд. Л.: Издательство ЛГУ, 1947. 113 с.
  • Соболев В. В. Перенос лучистой энергии в атмосферах звезд и планет. М., Гостехиздат, 1956. 391 с.
  • Соболев В. В. Рассеяние света в атмосферах планет., М., Физматгиз, 1972. 325 с.
  • Соболев В. В. Курс теоретической астрофизики. М., Физматгиз, 1967. 528 с.

Әдәбият

  • Труды Астрономической обсерватории ЛГУ. 1941, т. 12.
  • Звёздный путь академика Соболева // Санкт-Петербургский университет, № 5 (3501), март 8, 1999.
  • Академик Соболев В. В. (1915—1999). Жизнь и деятельность. Сборник статей. СПб., 2000.

Сылтамалар

Tags:

Виктор Соболев Тормыш юлыВиктор Соболев Фәнни эшчәнлекВиктор Соболев БүләкләрВиктор Соболев ИскәрмәләрВиктор Соболев БасмаларВиктор Соболев ӘдәбиятВиктор Соболев СылтамаларВиктор Соболев1915 ел2 сентябрь7 гыйнварАстрономияРоссияРоссия империясеСанкт-ПетербургСоциалистик Хезмәт Каһарманы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Äfğänstan suğışı (1979-1989)Грантсвилл (Мэриленд)ОкеанлыкГлобаль тынычлык индексыБакстер (округ, Арканзас)Canluici BuffonБөтендөнья тартылу кануныГарри Поттер турындагы романнар сериясеКлод СимоңКисивадаПочта индексыСингапурКаприЧилиСаба районыБиохимияБрянскПлейнфилд (Вермонт)МәдәниятКәлимулла ЯкуповЯпония милли футбол җыелмасыДамир ГарифуллинПермь краеФлин-ле-РашРамбуеКрасноярск краеИнза (шәһәр)ГавайларНина ПоповаВильям МөрнерАппер-Марлборо (Мэриленд)Николай ЕжовАлмаз ГәрәевСу (округ, Небраска)1764 елФранцуз телеИваново өлкәсеАгафангел (Соловьёв)Жасмин (җырчы)GIF (ген)СкиоNSFВан-Алстин (Техас)ИнтернетШәһәрГордон (Небраска)Ульяновск өлкәсеКлермонт (Калифорния)Barbarossa operatsiäseСергей КнязевФирүзә ҖамалетдиноваТула өлкәсеИкътисадМөхәммәт пәйгамбәрМурманск өлкәсеБайкал арты краеМилли ИдарәМихаил ГорбачёвМоңсСидзёнаватеРеҗҗо-ди-КалабрияНикарагуаРиччонеСахалин өлкәсеНовосибирск өлкәсеТөркияАлбуфейраХокон (округ, Көньяк Дакота)Америка Кушма ШтатларыВикиҗыентыкДостало, не хочу!!!Андрей КоваленкоТатарларМелани ГриффитИдзуми (Осака)🡆 More