Вадим Кайбышев (16 июль 1960 ел) — галим-хәрби табиб, югары мәктәп укытучысы.
Медицина хезмәте полковнигы (2000). Медицина фәннәре докторы (2007), профессор. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2000).
Вадим Кайбышев | |
---|---|
Туган | 16 июль 1960 (63 яшь) Өрьяды, Мишкә районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия Башкортстан |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | галим, табиб, мөгаллим |
Хәрби дәрәҗә | полковник |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] һәм профессор |
Кайбышев Вадим Тимерҗан улы 1960 елның 16 июлендә Башкорт АССРның Мишкә районы Өръяды авылында туган. 1984 елда Куйбышев медицина институтының хәрби-медицина факультетын дәвалау-профилактика эше белгечлеге буенча тәмамлый.
Диплом алганнан соң, 1984-2009 елларда Кораллы көчләр сафында хезмәт итә: ГДР‐да Совет гаскәрләре төркемендә полк медицина пункты һәм медицина хезмәте начальнигы, 1989 елдан Идел буе хәрби округының санитария‐эпидемиология отрядлары начальнигы булып эшли. Запастагы медицина хезмәте полковнигы.
1992 елдан Башкорт дәүләт медицина институты һәм Башкорт дәүләт медицина университетында укыта, 1997 елдан уку буенча кафедра начальнигы, 2010 елдан сәламәтлек саклауның мобилизацион әзерләү һәм һәлакәтләр медицинасы кафедрасы мөдире. «Стратегия и принципы управления психосоциальный факторами профессионального риска врачей» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Кайбышев Вадим Тимерҗан улының фәнни эшчәнлеге Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри авыруларын, тормыш сыйфатын, сәламәтлек хәләтен, хезмәтнең психосоциаль факторларын өйрәнүгә багышланган. Ул 80‑нән артык фәнни хезмәт һәм 1 уйлап табу авторы.
Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2000);
«ССРБ-ның кораллы көчләренә 70 ел» медале;
1,2,3 дәрәҗә «Хәрби хезмәттә казанышлары өчен» медальләре.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Вадим Кайбышев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.