Биек аю көпшәсе, йә аю көпшәсе, йә аю табаны (лат. Acónitum excelsum) — Аю табаны ыругларның бер төре казаякчалар гаиләлегеннән (Ranunculaceae) күпъеллык, агулы үләнчел үсемлек.
Ашарга ярамый, аның б/н сарык һәм кәҗәләр еш агулана.
Биек аю көпшәсе | |
Кыскача исем | A. lycoctonum |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Aconitum lycoctonum L., 1753 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | Аю көпшәсе |
Таксонның халык атамасы | Gelber Eisenhut, oměj vlčí mor һәм hukanukonhattu |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=401434 |
Биек аю көпшәсе Викиҗыентыкта |
Аю көпшәсе дигән исемен Татар теле сүзлекләрендә теркәлгән. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аю көпшәсе ботаник термин буларак кабул ителгән: Бала-чага да аю көпшәсен кисеп насос ясый да су сибешә, нәниләр күбәләк куа И.Рәмиев.
Эре, куе яшел яфраклы юан һәм озын көпшәле үсемлек. Салкынга чыдам, туфракка таләпчән түгел. 100-200 см озынлыктагы үсемлек. Тамыры бүлбесыман, төерле. Сабагы туры, ботаклы. Яфраклары эре, бармаксыман бүленмәле яисә телмәле. Чәчәкләре – соргылт-тонык миләүшә төсле, сирәк кенә ак, сабак очындагы куе чукка җыелган. Җимешләре – өч кырлы күп орлыклы табакча. Май-июнь айларында чәчәк ата. Күбесенчә орлыктан үрчи.
300 гә якын Аю табанының Биек аю көпшәсе дигән төре генә Татарстанда очрый. Ул урман аланнарында, куак араларында, елга буйларында үсә.
Халык медицинасында аны дару үләне буларак беләләр һәм файдаланалар. Тамырларында һәм шулай ук җир өстендәге өлешләрендә шактый микъдарда алкалоидлар бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Биек аю көпшәсе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.